Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сайлаулар гадел уздымы?

23 Сентябрь 2016 1181
Дәүләт думасының яңа составында Татарстаннан 16 депутат булачак. Якшәмбе көнне респуб­ликада узган сайлауларның төп нәтиҗәсе шул. Татарстанда 85 % тавыш белән “Бердәм Россия” партиясе җиңү яулады. Бер мандатлы округларда җиңгән кандидатларның да барысы “Бердәм Россия”некеләр. Болар – Фатих Сибагатуллин, Илдар Гыйльметдинов, Айрат Хәйруллин, Әлфия Когогина, Ринат Хәйров һәм Иршат Минкин.
80 ПРОЦЕНТ  – АЗ ТҮГЕЛ!

Быелгы сайлауларда Татарстан халкының 80 %ы катнашкан. Россия буенча бу иң зур күрсәткеч. Иң күп тавыш бирүчеләр әлеге дә баягы район җирлекләрендә (лидерлар – Әтнә һәм Кайбыч), ә шәһәрләрдә участок­ларга халыкның яртысы килгән. Иң кызыгы һәм кызганычы: сайлауларда катнашкан башка бер генә партия дә 5 %лы барьерны уза алмады. КПРФның күрсәткече – 3,96 %, “Россия коммунистлары”ныкы – 3,05 %, ЛДПР – 2,16%, “Гадел Россия” – 2,16 %. Калган фиркаләрнең 1 проценты да юк.

Сайлаулар ни дәрәҗәдә чиста узды соң? Татарстанның сайлау участокларында бу юлы барлыгы 12 мең 500 күзәтүче эшләде. Һәм алар бу юлы да закон бозу очракларын теркәмә­­де түгел...

“БЕРДӘМ РОССИЯ”  АДМИНИСТРАТИВ РЕСУРС КУЛЛАНГАНМЫ?

Татарстанда “Бердәм Россия” партиясенең җиңәчәгенә шик булмаса да, моның төп сәбәбен сәясәтчеләр бу юлы Рөстәм Миңнеханов исеме белән бәйләп аңлата. Татарстан Президенты партия исемлеген үзе җитәкли. Халык аңа ышана. Нәтиҗәдә, узган якшәмбедә халыкның зур өлеше “Бердәм Россия” түгел, ә Рөстәм Миңнеханов һәм аның командасы өчен тавыш бирде. Әлбәттә, районнарда административ ресурс та кулланылгандыр, моны инкарь итеп булмый. Ни өчен дигәндә, һәр район башлыгы сайлау нәтиҗәләре турында Президент алдында хисап тота бит.

– Сайлау участокларында эшләгән күзәтүчеләребездән борчулы хәбәрләр килмәде, – ди “Бердәм Россия” партия­сенең Татарстандагы төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин. – Ләкин җитешсезлекләр булды. Әйтик, кайдадыр “Парнас” партиясенең исеме язылган автобус бер сайлау участогыннан икенчесенә йөри дип шалтыраттылар. Районын әйтмим. Без бу мәгълүматны тикшерергә куштык.

“ГАДЕЛ РОССИЯ” ӨЧЕН САЙЛАУЛАР ГАДЕЛ БУЛМАГАН
 
“Гадел Россия” партиясенең Татарстан бүлеге быелгы сайлаулар барышында өч закон бозу очрагын теркәгән. Алар хакында партиянең лидеры Рушания Бильгильдеева Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясенә җиткергән. Әлегә җавап юк. Хәер, көтәргәме икән ул җавапны? Эш узган бит инде...

– Сайлау участок­ларында безнең 2 меңгә якын күзә­түче һәм комиссия әгъзалары эш­лә­гән иде, – ди “Га­дел Россия” партия­сенең Татарстан бү­леге рәисе Рушания Бильгильдеева. – Республика район­нарында хокук бозу очраклары булмаса да, Казанда алар күп теркәлде. Әйтик, кайбер сайлау участокларында видеокамераларны шундый итеп куйганнар – алардан урналар күренми иде. “Онлайн”га керәбез, ә аннан урна урынына пәрдә, түшәм йә чәчәкләр генә күренә. Моны урнага күпләп бюллетеньнәр ыргыту өчен махсус эшләмәгәннәр микән дигән шигебез бар. Әлбәттә, камераларны алдан ук тикшерергә кирәк булган. Тик моны эшләве авыр иде. Хәзер, сайлау узгач инде бу хатаны төзәтеп булмый. Тагын бер закон бозу очрагы – Казандагы 414нче участокта бер урнаның пломбасы ачылган иде. Без моны ачыклагач, сайлау участогында “пломбаны сез ачкансыз!” диделәр. Без хәзер урнага пломба салу моментын видеокамерага төшергән язманы караячакбыз. Һәм тагын бер шикләндергән факт – сайлау участокларына берьюлы “открепительный удостоверение”лар белән күп халык килә. Студентларны, завод эшчеләрен автобуслар белән китерәләр һәм тавыш бирдерәләр. Ә бит бу кешеләр Казанда яши һәм үз участокларында сайлый ала иде...

ЛДПР ЛИДЕРЫ: “БЕЗГӘ КОМАЧАУЛАЧЫ БУЛМАДЫ!”

– Думага узмасак та, быелгы сайлауларда ниндидер закон бозу оч­рак­лары турында ишетмәдем, – ди ЛДПР партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге координаторы Марсель Габдрахманов. – Бердәнбер ямьсез хәбәрне Мәскәүдән шалтыратып әйттеләр. Кукмара районындагы сайлау участокларының берсендә “Парнас” партиясе вәкиле “Бердәм Россия” өчен дип имзаланган 80 бюллетень тапкан диделәр. Булганмы мондый факт, юкмы, моны Үзәк сайлау комиссиясе тикшерер дип уйлыйм. Без бу сайлауларга бик озак әзерләндек. Шул ук вакытта, оппозиция партиясе булсак та, Татарстанда безнең эшкә таяк тыкмадылар.

КОММУНИСТЛАР БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ДУМАГА УЗА АЛМАДЫ

Әлеге сайлау нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстанны Думада бер генә коммунист та тәкъдим итмәячәк. Бу – оппозицион партияләргә халыкның ышанычы кимү билгесеме, әллә инде коммунистларның ике партиягә бүленү нәтиҗәсеме? Ничек кенә булмасын, быел КПРФ та, “Коммунисты России” партиясе дә 5 %лы барьерны чыга алмады.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Февраль 2020 12:35 2530
3 Февраль 2020 13:02 1834
ӨСКӘ