Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Самокатка атланып эшкә барабыз

6 Август 2020 393
Гироскутер, электрлы самокат, тагын әллә ниләр бар бүген. Элек аяк белән этеп йөртелә торган балалар уенчыгы хәзер кайбер өлкән ке шеләрнең хәрәкәт итү чарасына әверелде. Төнгә “зәрәдкә” куеп калдырасың да, икенче көнне самокатка басып кына эшкә барасың, эштән кайтасың.
Чаллыда да күренә андый кешеләр. Мисал өчен, безнең өйдәш, Санкт-Петербургтан яшәргә күчеп килгән, кыяфәте белән бик тә укымышлы кешегә охшаган абзый һәр көнне шуңа атланып чаба. Озындыр буе, ә үзе ярты метрлы самокатта йөри. Сәер күренә. Моның акылы үз яшеннән күпкә артта калгандыр, дип тә сөйләнә кайберәүләр. Тик бу хәзер гадәти күренеш. Һаваны пычратмый, бензин өчен түлисе-нитәсе юк. Физик көч таләп итми, арымыйсың. Тагын ни кирәк?

Ләкин соңгы арада ЮХИДИ мон дыйларның иминлеге өчен борчыла башлаган. Прокатка бирүчеләр самокатларның бәләкәйләргә генә түгел, олылар өчен дә куркыныч булуын аңлап бетерми икән. Халык моны уенчык буларак кына кабул итә. Әмма ул, чынлыкта, бер дә уенчык түгел. Самокатта йөрүчеләр катнашында инде юл һәлакәтләре дә шактый булган. Чабып барган җир ләреннән тиз генә туктый алмыйлар чөнки. Шуңа күрә юл иминлеге сакчылары андый техникада махсус паркларда гына йөрергә киңәш итә. Зур юлларга чыга күрмәгез, диләр.

Хәтерләсәгез, берара велосипедларда йөрү өчен дә махсус таныклык алырга кирәк булачак дигән сүзләр йөри башлаган иде. Алга таба электр белән эшли торган скутерлар өчен дә шундый тәкъдимнәр булыр кебек күңел сизә. Йөри белмәсәң, җәяү йөргәндә дә абынасың инде ул. Кагыйдә бозарга яраткан машина йөртүчеләрдән дә берни саклый алмый. Шулай да, электрлы самокат, скутер белән урамга чыгарга җыенсак, кушканнарны үтик: шлем киик, терсәк һәм тезне саклый торган җайланмаларны тагыйк инде. Юл иминлеге сагы хезмәткәрләре начар киңәш бирмәс.

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 3 октябрь 2019 № 39.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Ноябрь 2020 10:35 2151
16 Ноябрь 2020 09:59 1550
19 Ноябрь 2020 10:02 1478
9 Ноябрь 2020 11:10 1364
ӨСКӘ