Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Салкында җылынам дип тәмугта янасым юк әле!”

15 Декабрь 2016 1586
Авылымның картларын искә төшереп утырам. Болар бар да мәрхүмнәр инде, тик шулай да кайберләренең исемнәрен үзгәртәм. Балалары, оныклары бар дигәндәй...
Бик дини Кыям абзый бар иде безнең авылда. Йөзгә кадәр яшәде ул. Чын мәгънәсендә иманлы карт иде дип сөйлиләр өлкәннәр. Сугыштан соңгы елларның ачы бер көзендә авыл хатыннары белән кырдагы эскерттән салам алып кайтырга җибәргәннәр моны. Җиккәннәре – үгез. Урамда яңгыр, җил купкач, бу кирерәк хайван авылга таба кайтудан кискен баш тарткан. Салам эскертенә башын төртеп тик тора икән. Салам төяргә килгән Кыям абзый да, аның белән килгән ике хатын да бик туңганнар (ул чорда өс-баш киеменең нинди сәләмә икәнен әйтәсе дә юк). Бик аптырагач, өшегәч, саламның корырак җирен табып, шуңа күмелеп ятарга булганнар. Шунда хатыннарның берсе әйтә икән: “Соң, Кыям абзый, ичмасам, арабызга кереп ят, аркаларны гына терәп ятарбыз, өшеп чирләп бетәбез бит”. “Юк, – дигән Кыям абзый. – Салкында җылынам дип кенә тәмуг утларында янасым юк әле”. Җил бераз тынып, кире үгезне кузгатканчы, тәки җил үтәли йөри торган шул бишмәтенә төренеп, читтәрәк чүгәләп утырды, яныбызга килмәде, дип сөйләгән сугышта ирләре үлеп калган авыл хатыннары.

Шул ук Кыям абзый, авыл зира­тының таш коймасына сөялеп, зират эчен карап тора икән. Карашы бик моңсу. Югары очтан яшьтәше Хамаҗан төшеп килә моның.

– Нәрсә уйга калдың, Кыям, берәр кайгың бармы әллә?

– Юк та, Хамаҗан, менә, уйланып торам әле. Мин әйтәм, бу җирдә кылган гөнаһларыбыз өчен теге дөньяда ничекләр җавап биреп бетерербез икән, ә?!

– Кара әле, Кыям, – дигән тегесе. – Синең шушы яшькә җитеп, тегендә җавап бирә алмыйча кире кайткан берәр кешене күргәнең бармы? Менә минем юк, шуңа күрә кайгырма...

Хамаҗанның бу сүзләренә Кыям абзый нык үпкәләгән, озак еллар сөйләшмәделәр, дип сөйли иде өлкәннәр.

Кыям абзыйны, алдап, гомерендә бер генә тапкыр бер йотым аракы эчергәннәр, дигән сүз дә йөри иде авылда. Бәлки, дөрес тә булгандыр ул. Яхшы хәтерлим әле ул бабайны. Матур гына сакаллы, озын буйлы, төз гәүдәле карт иде. “Кыям намазны да җиде кат укый”, – дип тә шаяргалыйлар иде. Тик менә шул бабайның сәвит елларында да, аннан соң да (ул әле үзгәртеп кору дигән афәтләрне күрде) кемне дә булса дингә өндәгәнен яки “дин фәлән ул, дин төгән ул”, дип сөйләнеп йөргәнен хәтерләмим. Бабайны балалары алып киткәч, аның караучысыз калган өеннән алынган ике “җавапнамә” саклана миндә. Абзый тегендә ничекләр җавап бирәчәге турында җитди уйланган, күрәсең. Урыны оҗмахта булсын!
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Илфак Шиһапов

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1485
ӨСКӘ