Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сакаллы егетләр бабайларны хәтерләтә?

2 Ноябрь 2015 1935
Сакал-мыек үстерү хәзер “модага" әйләнеп бара. Диндәме, түгелме – күп егетләр сакал җибәрә башлады. Русларда гына түгел, саный китсәң, үзебезнең яшь татар артистлары, алып баручылар арасында да күп андыйлар. Кемдер моны “брутальлек”, җитдилек билгесе буларак кабул итсә, икенчеләре сөннәт гамәл дип саный, өченчеләре исә кырынырга иренә.
Узган саннарның берсендә “Зарлы телефон”га Бөгелмәдә яшәүче Әкълимә апа Акбирова шалтыратып: “Яңа Гасыр” каналында алып баручылар барысы да сакал-мыекка баткан. Бабайларны хәтерләтәләр. Бер дә матур түгел инде”, – дип зарланды. Шунда ук берничә алып баручының исемен дә атап узган иде. Әлеге сорауны аларның үзләренә бирергә булдык.

P.S.  Бу уңайдан журналист Нәзилә Хуҗина "Яңа Гасыр" каналында эшләүчеләр белән элемтәгә керде. Шулай ук башка кешеләрнең фикерләре белән дә уртаклашты. Мәкаләнең тулы вариантын "Акчарлак" газетасының 5 ноябрь көнне чыгачак 45 нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ