Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сагышлы газап икән

28 Февраль 2019 706
Безгә ул ва­кыт­ларда 16-17 яшь­ләр иде. Ничек килеп чыккандыр, Гөлзинә белән икебезнең дә Марат исемле бер егеткә күзебез төште. Кара бөдрә чәчле, чем-кара күзле бу егет каядыр механизаторлар курсында укый иде. Өздереп баянда уйный, йөзеннән елмаю китми. Озатып йөргән кызы да күренми, югыйсә, ул вакытта авылда кызлар буа буарлык иде.
Ә минем укып бетерүгә шәһәргә, укырга таярга исәп. Тик паспорт кына бирмәделәр. “Әнә, китапханә буш тора, хезмәтеңне күрсәт, аннан күз күрер”, – диде авыл советы рәисе Фәезхан абый. Ялгыз калабыз, дип Гөлзинәне дә әти-әнисе беркая җибәрмәде.

Ә кара күзле егетебез китапханәгә килеп баянда өздерә, егетләр белән шахмат уйный. Гөлзинә дә гел минем янда. “Сөйләш әле шул егет белән минем турыда, миңа борылып та карамый, гел синең белән сөйләшә”, – дип аптырата.
Аптыраш бит! Ул егеткә үзем дә үлеп гашыйк. Нишләргә инде? Гөлзинә дә кызганыч.

Бер кичне Марат бертуктамыйча баянын тартты. Үзәкләрне өзә инде менә! Китапханәне япканчы шунда булды. Аннан “мөмкиндер бит” дип миңа ияреп китте. “Дуслашыйк, син ничектер, ә мин сине бик нык ошатам”, – ди. Ә мин укырга китәргә җыенуымны сәбәп итеп, очрашулардан баш тарттым, миннән башка да кызлар күплеген әйттем, Гөлзинәне дә телгә алдым. Ә ул: “Алар син түгел”, – дип йөрәгемә ут салды. Клубка чыгулар бетте. Китәргә әзерләнәм...

Киткәндә Маратлар капка кырыеннан агач ботагы сындырып алган идем. Аны “Психология” китабы арасына бик кадерләп салып куйдым.

...Озак кайтылмады. Кайтып ишек ачуга, дөбер-шатыр Гөлзинә килеп керде. Авылда фаҗига була язган. Марат, тагын берничә кеше урманнан бүрәнә сөйрәп кайтканда суга егылып төшкәннәр. Бәрелеп беткәннәр, карлы-бозлы суда озак маташканнар... Кичә генә булган бу хәл. Исән калганнар үзе.

Шулай бервакыт Мараттан хат алдым. “Ике яклап үпкәләр шеште. Чак үлемнән калдым. Син күз алдымда торганга гына исән калганмындыр инде. И, сагындым да инде үзеңне”, – дигән. Түзмәдем, күчтәнәчләр алып юлга чыктым. Хастаханәдәге Марат икенче Марат иде. Ябык, сары йөзле, моңсу күз карашлы. Мине күргәч, ике күзендә яшь ялтырады. Битеннән сөеп, үбеп алдым. Ул да булмый, Гөлзинә килеп керде. Кочаклашып күрештек. Үзе туктаусыз сөйләнде, Маратның мине төшендә күрүен әйтте, аннан, мине читкәрәк утыртып, Марат янына елышты, аның кулларын сыпырды, юрганын рәтләде.

Торып киткәнче ул миннән күзен алмады. Чыгып киткәндә Марат озак кына ике кулымны кысып торды. Учыма нидер кыстырды.

Озата чыккан Гөлзинәнең сөйлә­гәннәре укшытырлык иде: “Абыйлар Марат терелгәнен генә көтә. Мин дә “бәлки туебыз да булыр” дип өмет итәм. Ул үзе гел сине сөйли. Сине күбрәк ярата, ахры. Өйләнешеп куйсак, ни әйтерсең?” Мин тизрәк китү ягын карадым.

Шактый киткәч, учымны ачып карасам, алтын кырыйлы, бик матур, кечкенә генә чәч тарагы һәм кәгазь кисәге. Анда: “Мин сине бик-бик яратам”, – дип язылган. Өйгә кадәр күз яшьләремә буылып кайттым.

Дөньясы кырыкка ярылса ярылды, янган йөрәккә хуҗа булмаса булмады, Искәндәр исемле чибәр генә зәңгәр күзле физика укытучысына кияүгә чыктым да куйдым. Авылдан да хәбәрләр килеп торды. Борчуларны күтәрә алмаган ахры, Маратның әнисе вафат булган (әтисе юк иде аның). “Гөлзинә Марат белән яши башлаган”, – дигән хәбәрне ишеткәч, “Шулай әйбәтрәк булыр, бәлки”, – дип уйлап куйдым.

Шатлык җимешебез, тупырдап торган улыбыз Булат дөньяга килде. Ямь өстенә ямь дигәндәй, дөньялар түгәрәкләнеп киткәндәй булды.

Көннәр, еллар үтте, сулар акты. Чәчләр агарды. Тик чем кара күзләр, бөдрә чәчләр генә күз алдыннан китмәде, матур елмаеп торуы йөрәкләрне тырмады. Гомергә онытылмаслык сагышлы газап икән ул мәхәббәт дигәннәре!

Озак та үтми, бездә дә борчулы көннәр башланды. Искәндәрнең бил, аяклары шешеп интектерде. Йөрәге бирешеп хастаханәгә юл салырга туры килде. Маратны да Түбән Кама хастаханәсенең неврология бүлегенә салганнар дип ишеттем...

Ятим калдык. Студентлары өчен җа­нын бирергә әзер физика-кибернетика укытучысы Искәндәр Идиятуллин дөнья куйды. Табибларга рәхмәт инде, нинди генә ысуллар кулланып карамадылар. Искәндәр кулларымны кысып тоткан килеш бәхилләшеп китеп барды. Язның җылы, моңсу көне иде бу. Явыз, кара үлем кайгыларга салып, тыныч төннәребезне, тәмле йокыларыбызны урлады. Ярый әле, әтисенең копиясе, бер тамчы судай охшаган, зәп-зәңгәр күзле олы улым Булатым бар!

Шактый вакыт узды. Беркөнне әнием: “Кызым, Гөлзинәнең хәлен белергә иде”, – дип куйды.

Шалтыраттым. Гөлзинәнекенә бө­тенләй дә охшамаган карлыккан тавыш. “Әле барып чыга алмам, дускаем, яңа ирем Семен белән сугышып, битләремне бозып бетерде, ничек күреним?” – ди бу. Марат хакында сораштым. Гөлзинә аны паралич сугуын әйтте. Бер талпындым, ике талпындым, өченчесендә аны үз күзләрем белән күрергә булдым.

Маратны танырлык түгел иде. Ул тере мәет кебек булган. Ләкин минем аның хакында болай уйлыйсым килмәде. Сөйләшә, торып утыра ала... Бер ягы исән-сау! Саубуллашып чыгып киткәч, бик озак уйланып тордым. Кырык төрле документлар тутырырга, күп кеше белән сөйләшергә, киңәшергә кирәк булды. Әнием белән улым да бар бит әле! Булат дәшмәде, елмаеп кына куйды. Ә әнием: “Үзең кара, кызым, сиңа ике имгәк булмасак ярый инде. Егет кызганыч, әлбәттә”, – диде.

Маратны өемә алып кайттым. Юр­ганы-ние белән алып кереп ятакка салдык. Күршеләр булышты. Өч көнләп күзендәге яшь кипмәде. Шатлык яшеме, билгесез киләчәк яшеме, белмим.

Булат аны гел урыныннан торгызырга маташа. Аннан, бергә утырып сөйләшеп алалар. Марат авыр сөйләшә, паралич дигәне сөйләменә дә тигән.

Бер көнне Булат зәп-зәңгәр күзләрен тутырып Маратка карап торды да: “Сезгә “әти” дип эндәшсәм каршы килмәссезме?” – диде. Өйдә тынлык урнашты. Аннан Маратның өзек-өзек, тотлыга-тотлыга әйткән сүзе ишетелде: “Ни дип әйтим соң, браток, бик яратам да инде үзеңне. Рәхмәттән башка сүз юк”, – диде. Барыбызның да күзләре яшьләнде.

Егеткә рәт керде, тәненә ит кунгандай булды. Бер аягына нык кына басып, икенчесен шудыра-шудыра йөри торгач, аксый-аксый булса да, йөрергә өйрәнде. Ә уң кул озак бирешмәде. Озак кына күнегүләр ясарга туры килде. Урамга чыгулар ешайды. Кырынып, чис­та киемнәрен кия дә, “чыгып әйләнеп керим әле” ди. Бер көнне каршына Гөлзинә килеп чыкмасынмы? Туктап калган, тагын киткән, тагын туктап калган. “Әллә танымады инде?” – дип сөйләде Марат соңыннан. Аннан: “Исерек иде бугай ул”, – дип өстәде.

Ә көн шундый матур иде...


Фәрдия Җиһаншина.
Казан.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1466
ӨСКӘ