Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сагынырсың – мин булмам (1)

12 Декабрь 2018 1455
(шул исемдәге әсәрдән өзек)
...Бу ике көн үтмичә җанга тиде, әллә никадәр эш эшләделәр, тик көннәр генә бик әкрен узды. Шимбә үтеп, якшәмбе җиткәч, китәр вакытны санап сәгать үтте, Булатның тизрәк Сөмбелне күреп, шикләренә ачыклык кертәсе килде. Ул әле бала гына, берни аңламый, әгәр әнисе белсә, бетте баш, йә өйләндереп, йә утыртып куяр...

Булат тулай торакка килеп җитү белән Сөмбел бүлмәсенә кереп чыкты, тик кыз килмәгән иде. Сөмбелнең авылдашы Мансур очрап:

– Сәлам, килдең дәме?! Кара әле, синең кечкенә курчагың вокзал эскәмиясендә утырып калды, әллә чирли инде, йөзе ап-ак, килгәндә дә ишек төбендә генә басып килде. Элек бертуктаусыз сыерчык кебек сайрап-көлеп тора иде, ә хәзер эндәшми дә, чирли ахры ул, – дип үтеп китте.

Булат, Мансурны тыңлап та бетермичә, тиз генә вокзалга йөгерде. Вокзал тулай торактан ерак түгел, аны каеннар гына кап­лап тора. Каенны кочак­лап торган Сөмбелне ул ерактан ук күреп алды.

– Сөмбел, ни булды? Хәлең ничек?

– Юк, карама миңа, әллә ни булды. Бертуктамый косасым килә, башым әйләнә, көч-хәл белән генә килеп җиттем. Әллә нинди чир эләкте, үлмәсәм инде.

– Кара әле миңа, Сөмбел, кайчан башланды бу чирең, хәтерлисеңме?

– Әллә, бер айлап бар бугай инде. Әни иртәгә больницага ашказанын тикшертергә барырга кушты, бик ябыккансың, ди.

Димәк, Булатның шиге дөрес булды: “Дааа, иштең ишәк чумарын, хәзер ничек аңлатырга инде бу балага... Их, бетте башларыбыз”.

– Әйдә, менә монда утырыйк әле.

Алар ерак түгел бер эскәмиягә барып утырдылар.

– Мин синең чиреңнең сәбәбен беләм бугай... Әйтсәм куркырсың инде, хәер, мин үзем дә куркам... Син бит хатын-кыз, үзең дә аңларга тиешсең.

Сөмбел, аптырап, аңа карап утыра бирде. Ә Булат, ничек сүз башларга белмичә, тирләп-пеште, ике кулына урын таба алмады.

– Ни булды? Битеңә тир бәреп чыкты, миндә берәр начар, йогышлы чирме, әллә мин үләмме? Син каян беләсең миндә нинди чир икәнен?

– И сабыем минем, бигрәк баласың шул әле син. Юк, үлмисең. Син авырга узгансың, бу чир түгел, аннан үлмиләр, йә бала табалар, йә вакытыннан алда алдырып котылалар.

Гаҗәпләнүдән Сөмбелнең күзләре түгәрәкләнде:

– Ничек? Кайдан? Син бит берни булмый, дидең...

Ул торып басты, аннары кинәт камыр кебек бөгелеп төште. Булат аны тотып өлгерде, ипләп кенә алдына утыртты.

– Курыкма, берәр нәрсә уйлап табарбыз.

Сөмбел ни шатланырга, ни кайгырырга белмәде.

– Булат, җаным, мин чирлим дип курыккан идем, балага узу – үзе бер бәхет бит ул. Безгә беленә башлаганчы өйләнешергә кирәк, тукта, кайчан булды соң, син хәтерләмисеңме? Йә Ходай, башым да эшләми, балага шулай тиз узалар микәнни, башка сыймый торган хәл. Ә ул кайчан туачак, малаймы, кызмы икән?! Булат дим, Булат, ник дәшмисең?

– Тыңла әле, Сөмбел, мин болай булуын теләмәгән идем, аңлыйсыңмы, теләмәгән идем. Беләм, мин гаепле синең алда, тик син дә мине аңларга тырыш, мин сиңа өйләнә алмыйм. Мин башканы яратам... Минем ярәшкән, яраткан кешем бар. Аңлыйсыңмы, мин сиңа өйләнә алмыйм, булдыра алсаң, гафу ит, кичер мине. Кирәкми миңа ул бала. Без ялгыштык, икебез дә ялгыштык. Әле соң түгел, тыңла мине...

Ул, Сөмбелнең таш кебек катып калган ап-ак йөзен күреп, туктап калды. Кызның кыска чәчләрен көзге җил тузгытты, ләкин йөзендә бер үзгәреш сизелмәде, арттан пычак тыгып, җанын алгандай селкенмичә тик утыра бирде.

Ул, Сөмбелнең кычкырып елап җибәрүеннән куркыпмы, үзе дә аңламыйча, ике кулы белән колагын каплады, кызны ничек юатырга да белмәде, күзеннән кайнар яшь тамчылары бәреп чыкты... Шул халәттә күпме утыргандыр, өши башлады.

– Йә, ярый, әйдә, кайтыйк.

Ул борылганда, янында беркем дә юк, бары Сөмбелнең сумкасы гына утырып калган иде. Егет як-ягына каранды, һичкем күренмәде. Караңгы да төшеп килә.
Булат, тулай торакка кайтып, өс киемнәрен алыштырды да, Сөмбелнең сумкасын бирергә бишенче катка менеп китте, тик ишек ачучы булмады. “Кирәк булса, үзе кереп алыр”, – дип, бүлмәсенә төшеп, йокларга ятты. Иртән торганда да сумка урынында тора иде. “Ярар, кич эштән соң кертермен әле”, – дип, эшкә китте. Кич күнеккән гадәт буенча Сөмбелләр бүлмәсенә күтәрелде. Ишекне Сөмбелнең бүлмәдәш кызлары ачты.

– Ооо, җизни килгән, апа гына нишләптер җомгадан бирле күренми, әллә авылыңа алып киттеңме?

Булат аптырап калды.

– Ничек юк? Авылдан кичә килде бит ул.

– Без күрмәдек, килмәде. Кичә дә, бүген дә юк. Эшендә булдымы икән соң?

Булат ни әйтергә белми торды да:

– Кайтса, безгә керсен әле, – дип пошаманга калып төшеп китте.

Әмма кич буе Сөмбелне көтсә дә, бушка булды, кыз күренмәде. Булат атна буе һәр кич алар бүлмәсенә кереп йөрде, Сөмбел кайтмады. Ул ни уйларга белмәде, үзе белән берәр хәл кылмасын дип курка калды, теге күргән төше башыннан чыкмады. Бәлки барысын да аңлагандыр, акылсыз түгел бит, дип, үзен-үзе юатты.
Тагын җомга җитте. Вокзалга алданрак килде, энесе дә килеп җитте.

– Нәрсә, абый, курчагың кайда бүген? Әллә кертеп утыртырга да өлгердеңме? – дип сорап куйды. Булат дәшмәде.

Алар Сөмбелләр авылына кайтучы автобусны икәүләшеп күзәтә башладылар, тик кыз килмәде дә, күренмәде дә. Байрасның күңеле кителеп калды, ул аның елмаеп, кул болгап озатып калуын ярата, хәтта абыйсыннан көнләшә иде. Кирәк бит, аз гына соңга калды, ул йолдызга абыйсы үрелгән, ә абыйга аркылы төшеп булмый; чит кеше булса, әллә кайчан төбе-тамыры белән йолкып аткан булыр иде. Юк шул, ярамый, абый бит...

Сөмбел Булат яныннан ничек кузгалып киткәнен, кая таба барганын да аңламады. Берничә минут, берничә сүз йөрәкне телгәләп учка тоттырды. Аның бөтен җире таш булып катты.

Урамда салкын көз, урыны-урыны белән бозлавык, салкын ачы җил, тик ул аларны сизмәде, барды да барды, шәһәр буйлап йөрде дә йөрде... Бер кичтә бөтен дөнья үзгәрде, ничаклы вакыйга булды, ул йөкле, бала көтә, ә ул бала... Ул беркемгә дә кирәкми, аны яратмаганнар да... Менә хәзер беркемгә дә кирәкмәгән ике бәхетсез җан салкын көздә буш шәһәр урамында адашып йөри. Әле кичә генә барысы да башкача иде, ул мәхәббәте белән бик бәхетле, дөнья матур, якты, бернинди борчу-кайгысы юк иде. Авылына кайтса, өе, әнисе шатланып каршы ала, монда килсә эше, сөеклесе көтеп тора иде. Ә хәзер? Ә хәзер әнисе кайгысыннан үләр, аны өйгә дә кертмәс, хурлыгы ни тора бит... Ирсез бала тапкан, тегенең уйнаштан туган баласы, дип, бармак төртеп сөйләячәкләр...

Ул шулай урам буйлап барды да барды, шәһәр читенә ничек килеп җиткәнен дә, тимер юл буйлап баруын да сизмәде, уйлары аны ераккарак алып киткән иде шул... Өстенә каяндыр якты ут якынлаша башлады, ул аңа каршы китте, ник каршы барганын үзе аңламады. Ут туктады, тик сүнмәде, каршысында зур бер абый пәйда булды.

– Нишлисең монда? Шушы яшеңнән яшәүдән туйдыңмы? Бар, өеңә кайт, – дип орыша-орыша, Сөмбелне читкә чыгарып бастырды. – Әнә, шәһәргә кайта торган юл, ә бу юл комбинатка бара. Бәхетең, пассажирлар йөртүче булса, таптап та киткән булыр иде. Син бит бала гына, син үлсәң, әти-әниең кайгыдан үләчәк, ә мине кеше таптаган өчен төрмәгә утыртырлар иде, минем балаларымны кем үстерер иде? Бар, өшеп беткәнсең бит. Әллә телсез инде мескен, – диде дә борылып китеп барды.
Сөмбел кая барырга белмичә туктап калды, шәһәргә кайтыйм дип бара торгач, үзе эшли торган балалар бакчасына килеп төртелде. Ишек шакыганда, аның инде теше-тешкә тими иде. Каравылда торучы ялгыз карчык аны күргәч:

– Сөмбел, нәрсә булды? Нишләп йөрисең? Нишләттеләр сине? – дип кочаклап алды. – Хәзер кайнар чәй эчерәм, кил монда, сал киемнәреңне, – дип, ул аны тартып-йолкып чишендерде дә җылы одеялга төреп утыртты. – Хәзер чәй китерәм, җылынырсың.

Сөмбел шушы балалар бакчасында няня булып эшли, балаларны да, эшен дә бик ярата. Унынчы сыйныфны бетергәч, укырга кермәде, монда эшкә урнашты. Бу әбине баба Вера дип йөртәләр, ул төнге каравылда гына тора. Вера түти йөгерә-йөгерә кайнар чәй китерде.

– Мә, кояшым, эч. Ни булды сиңа, кем рәнҗетте, йөзеңдә кан әсәре калмаган бит? Син ела, оялма, карт булсам да, мин барысын аңлыйм. Болай катарга ярамый, йөрәгең күтәрмәс, еларга кирәк, еларга. Син салкын тидергәнсең, ахры, ят әле, – сөйли-сөйли Сөмбелне әллә ничә одеял белән төрде. – Мин аңлыйм, дело молодое, бар нәрсәгә мәхәббәт гаепле, бер син генә түгел, бөтен кеше кичерә аны. Син эчеңне бушат, сөйлә, ела, көрәш, болай ярамый, кояшым. Мин күпне күрдем, мин сугышны үттем, сугышта әллә ниләр күрергә туры килде. Кеше җиңә алмаган кайгы-хәсрәт юк, кояшым, Ходай кешегә күтәрә алмаслык кайгы бирми. Ике иңбашыңда ике фәрештәң утыра, алар сиңа бар авырлыкны күтәрешә, бары вакыт, бары сабырлык кирәк. Сугыш белән ачлыктан кала барысына да түзәргә була. Яшәргә кирәк, кояшым, яшәргә кирәк. – Вера әби бик озак Сөмбелнең башыннан сыйпап утырды.

Бу төндә кызның маңгаена беренче озын сыр сузылып ятты.

Баба Вера иртән кызның температурасын үлчәгәч, кырыкка якын икәнен күреп, курка калды, ашыгыч ярдәм чакыртты. Сөмбелне шунда ук алып киттеләр, ул аңында түгел иде инде.

Сөмбел өч көннән соң гына аңына килеп, кеше танырлык булды. Яшәү белән үлем арасында тартышу аның барлык көчен, йөзендәге нурын алды. Ул аңына килгәндә, янында һаман шул Вера әби утыра иде.

– Кояшым, көн-төн Ходайдан синең терелүеңне сорадым. Болай булгач, барысы да артта калды, яшәрсең, Алла боерса. Син бит өч көн аңсыз ятасың, – дип, үзе сөйләнде, үзе аның кара янып ярылып беткән иреннәрен чылатты.

Шунда ук табиблар кереп җитте. Олы яшьтәгесе бар яклап тыңлап карагач:
– Үскәнем, сез бик нык салкын тидергәнсез. Үзегезнең йөкле икәнегезне белә идегезме, анализлар шулай күрсәтә. Сезгә бик озак дәваланырга туры киләчәк, бөтен ышаныч үзегездә. Без сезгә булышырбыз. Туачак сабыегыз турында да онытмагыз. Барлык даруларны эчәргә, бик яхшылап ашарга һәм мөмкин кадәр тизрәк депрессиядән чыгарга кирәк. Әбиең, сине саклап, өч көн ашамый-эчми монда утыра, – дип, капельница куйды.

Баба Вера, чиста киемнәр дә алып килермен, дип кайтып китте.

Сөмбелне аерым палатада тагын бер атна яткырдылар да аннары гомуми палатага күчерделәр. Вера әбисе ашарга китереп, аның хәлен белеп торды.

– Баба Вера, әни белсә, мине өйгә кертмәячәк, мин дә, бала да беркемгә дә кирәкми. Минем барыр урыным да юк.

– Син башта терел, аннары сөй­ләшербез. Мин бит берьялгызым яшим, миңа кайтырсың, икәү күңеллерәк тә булыр. Кайгырма, кояшым. Син миңа Верочка дип дәш, алай мин үземне яшьрәк хис итәм.

– Ярар. Верочка, сиңа бер үтенечем бар. Безнең авылга кайтып килмәссеңме икән, әниләр мине югалткандыр инде, мин бит атна саен кайта идем. Бала турында берни дә әйтмә, кирәкми, үтенеп сорыйм.

– Ярый, кояшым, ярый...

Әнисе икенче көнне үк килеп җитте, кызын шундый хәлдә күреп телсез калды, беләгендә капельница, яргаланып беткән иреннәр... Верочка аны тынычландырырга тырышты:

– Сез борчылмагыз, аның үпкәсенә бик нык салкын тигән. Тиздән терелер, яшь организм үзе көрәшә ул, диләр врачлар. Барысы да яхшы булыр, еламагыз. Мин хәзер киләм, – дип чыгып китте.

Үзе тиз генә докторлар җыела торган бүлмәгә кереп, Сөмбелне дәвалаучы табиб Власовны тапты.

– Гафу итегез, доктор, Сөмбелнең әнисе килде. Бик елый, кызын шундый хәлдә күреп, бик курыкты. Сез берүк аның авырлы икәнен әйтә күрмәгез инде.

– Яхшы, әйтмәм, борчылмагыз.

– Рәхмәт, доктор, рәхмәт.

Доктор да Сөмбелнең әнисен ипләп кенә тынычландырып кайтарып җибәрде.
Сөмбелнең хәле шәптән түгел, ул төшенкелеккә бирелеп, катлаулы депрессия кичерә. Ә дөньядан ваз кичкән кешене дәвалау иләк белән су ташу гына. Аны бу хәлдән чыгару өчен ныклы таяныч булырлык якын кеше, мәхәббәт, яклау, аңлау кирәк...

Ике атна үтте. Сөмбел бер ноктага карап ятуын белде, беркем белән сөйләшмәде. Марҗа әбисе аның янында бөтерелде дә бөтерелде. Җитмәсә, көчле токсикоз башланды. Кыз бик ябыкты, хәлсезләнде.

Токсикозның көчле булуы бер яктан докторны куандыра, чөнки бу – карындагы баланың үсәргә, яшәргә тырышуын күрсәтүче билге иде. Ходай шулай язгандыр, алар шушы авыр хәлне җиңеп чыга алса, бер-берсенә сөенеп туймаячак әле. Ана булгач, ул барысын да онытачак, бәлки үзен шушы газапка салган кешесен дә кичерер.

Доктор кызга бик озак карап торды. Әллә бик ябыгудан, әллә эчтән яндырган хәсрәттән Сөмбелнең ирен читендә ике кечкенә сыр барлыкка килгән иде.
Тагын җомга җитте, тагын яшьләр шау-гөр килеп вокзалга җыелды. Октябрь бәйрәме якынлашкан чак иде, халык вокзалга агылды да агылды. Байрас, алдан килеп, абыйсы белән икесенә билет алды, бер яхшылык эшлим әле дип, абыйсының курчагына да билет алырга уйлады. Сөмбелне ул теге атнада күрмәде, аның көләч күзләрен, ничек шатланасын күз алдына китереп, үзалдына елмая-елмая, көч-хәл белән чиратны ерып чыкты да абыйсын эзли башлады. Абыйсының тимер юл кассасы янында торуын күргәч, аптырап янына килде.

– Нишләп торасың монда? Мин инде сиңа да, курчагыңа да билет алдым. Үзе кайда соң әле?

– Энем, мин авылга кайтмыйм, Златоустка кунакка китәм. Әниләргә әйтерсең, югалтмасыннар.

– Ә Сөмбел?

– Белмим, минем инде аны ике атна күргәнем юк, бүлмәсенә кайтмый, кая йөридер. Дөресен әйткәндә, мин аның белән араны өздем. Ярый, бар, соңга каласың, очратсаң, билетыңны бир.

Байрас урамга чыкты, “Байрамгул” автобусы янына килеп, Сөмбелне эзли башлады, тик ул халык арасында күренмәде.

...Байрас кайтып җитүгә, әтисе каршы чыкты.

– Бәй, улым, Булат абыең кайда?

– Китте.

– Кая китте?

– Күрше авылга, әй, Златоустка. Бәйрәмгә кайтмыйм, җиңгәң янына барам, диде.

– Ярар, алайса, өйләнә башласагыз да ярый, озакламый сугым суябыз, берсен сатарбыз, берсенә туй ясарга булыр.

– Ясарсыз, ясарсыз, – дисә дә, “Менә җиңгинең берсе кая югалды икән? Әллә соң берәр хәл булды микән?” – дигән уйлар Байрасның башыннан чыкмады.

Алар кичке ашка утыруга, дөньяның тоткасы, Ходайның кашка тәкәсе – Әлфис кайтып керде. Битләре кызарган, борын асты ялтырап тора, күзләре ут чәчә. Урамда кар ява ахры, беренче кар.

– Бу вакытка кадәр нишләп йөрисең, маңка капчыгы, төн бит, әллә кызлар озата башладың инде? – дип, абыйсы үрти башлаган иде, Әлфис кычкырып көлеп җибәрде.

– Абый, абый, Рамилләргә теге син озаткан кунак кызы тагын кайткан. – Әлфис өстен сала-сала үзенекен сөйли башлады. – Рамил әйтә, теге атнада синең Байрас абыең безгә кайткан кунак кызын озаткан булган, төнлә апа белән чырык-чырык сөйләшеп яттылар, тыңлап яттым, ди. Теге апа әйтә, ди, Байрас капкага китереп терәде, үләм диеп торам, ул шундый шәп үбешә, миңа ошады, киләсе атнага тагын кайтам дип әйтте, ди. Әнә, кайтып та җиткән, сине көтеп йөри..

Байрас бер генә сикерде, тагын әллә ниләр ычкындырмасын дип, энесен күз ачып йомганчы эләктереп, олы якка кереп югалды.

– Син ни сөйлисең, әниләр алдында, бытбылдык? Иманыңны укытам бит.

– Рамил бит шулай ди.

– Дисә соң, син бит егет кеше. Андый сүзләрне әни белән әти алдында сөйләмиләр инде. Уф, пычаксыз суйдың, хәзер ничек чыгып күреним? Бирермен берне җилкә тамырыңа. Алып кайтырмын мин сиңа икенче юлы сагыз.

Абыйсы тузынды да тузынды:

– Үсеп җитәрсең әле, мин дә сине шулай әниләр алдында хур итәрмен.

– Йөрдем, ди, кеше капка төбендә кызлар авызы ялап, – диде дә, абыйсы эләктергәнче Әлфис чыгып та йөгерде.

– Ну, малай, эләктерсәмме?!

Байрас әниләре янына бүтән чыгып тормады, тиз-тиз генә киенде дә клубка чыгып тайды. Юл буе “чыбыксыз радио” дип энесен ачуланып барды.

Әнисе белән әтисе тавышсыз гына, күз яшьләре чыкканчы көлделәр. Әтисе төпчек улына ипләп кенә:

– Улым, алай ярамый, андый сүзләрне колакка гына әйтә­ләр, син бит ир кеше, бүтән алай итмә, яме, – дип аңлатты.

– Ярар, әйтмәм, болай да муенны сындыра язды, – дип, Әлфис тагын кычкырып көләргә тотынды, аңа әтисе белән әнисе дә кушылды.

– Нәрсәдән көләсең, улым?

– Иртәгә Рамил тагын сөйләр әле, классно, – диде дә сүзен әйтеп бетерми авызын япты. – Бүтән берни әйтмим, ашыйм да ятам, иртәгә кар күп итеп яуса, тау шуарга барабыз. Их, шәп булачак!

Әтисе төпчегенә карап елмайды, менә кемгә рәхәт ул дөньяда: Әлфис белән Мыраубикәгә.

Байрас клубка килеп кергәндә, яшьләр җыелган, клуб шыгрым тулы иде. “Бүген дә кызлар озата барсам, иртәгә тагын нинди сүзләр ишетермен икән”, – дип, башка егетләр янына почмакка басып, кунак кызларын күзли башлады. Егетләр белән күрешкән арада янына классташы Римма килеп басты, алар ерак кына туган да.

– Исәнме, Байрас, кунак кызларын күзлисеңме?

– Миңа кем дә ярый, күңелем киң, – дип көлде Байрас. Көлгәндә, аның ак тип-тигез тешләре ялтырый, ияк очлары чокыраеп китә, алар абыйсы белән бик охшашлар.
Римма аңа сокланып карады, бу асыл егет бик күпләрнең башын әйләндерә, ләкин яратып йөргән кешесе генә юк.

– Абыең никтер бер дә күренми, аның белән ныклап сөйләшәсе сүзем бар. Клубка да чыкмый, әллә кайтмыймы?

– Өйләнергә җыена, бик кирәкле сүз булса, үземә генә сөйлә.

– Кемгә өйләнә, теге Байрамгул кызынамы? Ул бит шуның белән йөри.

– Юк, ул түгел. Әллә кайда, Златоустта аның кызы. Әле дә аның янына китте.
Бу җавапны ишеткәч, Римма гаҗәп­ләнеп Байраска карады.

– Ник миңа алай карыйсың? Курыкма, мин өйләнмим әле.

– Ә Сөмбел ничек?

– Белмим, анысы әллә кая китеп югалган, ди, абый үзе дә белми.

Римма бераз уйланып торды да:

– Әйдә, урамга чыгыйк әле, монда кеше күп, сөйләшеп булмас, – дип, Байрасны урамга тартты.

– Йә, нәрсә бар, сөйлә.

– Беләсеңме, Байрас, мин бүген клубка абыең белән сөйләшер өчен генә чыккан идем, эшләр болай булгач, сиңа сөйлим инде. Син бит минем кайда эшләгәнне беләсең, өстәвенә, реанимация бүлегендә дә эшлим; аннары, без бит ерак булса да туганнар. Булат абый үз кеше дигәндәй...

– Йә, сузма инде, анда кунак кызларын бүлешеп бетерәләр, мин һаман монда.

– Кыскасы, шул, абыеңа әйт, Сөмбел бездә ике атна инде авыр хәлдә ята, баштагы өч көндә бөтенләй аңсыз ятты. Комадан чыга алмас, үләр, дигән идек, комадан чыкты, ләкин беркем белән сөйләшми, бер ноктага карап тик ята. Ике атна бер якка да үзгәреш юк. Күрсәң, шундый кызганыч ул.

– Тукта, ни сөйлисең син, ни булган аңа? Берни аңламыйм. Кайда? Нишләгән?

– Белмим, безгә аны аңсыз, температурасы кырык килеш китерделәр. Әллә урамда бик озак йөргән, әллә егылып яткан, анысын белмим, бик каты салкын тигән аңа. Врачлар, нәрсәдәндер бик каты тетрәнү кичергән, организмы көрәшә алмый, ди. Хәзер ул төшенкелеккә бирелгән.

Римма, башкасын әйтергәме дип бераз уйланып торды да, ни булса, шул булыр, үз кылганнары өчен үзләре җавап бирсеннәр дигәндәй, сүзен дәвам итте:

– Иң начары шул: ул авырлы, әгәр үлә калса, берьюлы ике гомер киселәчәк. Абыең өйләнгәнче уйласын. Бу гөнаһ белән ничек яшәр, ул бит аны бер ел курчак урынына җитәкләп йөрде, әнә хәзер барып карасын, таныр микән... Өйләнә икән, өйләнсен, җир йотар үзен, кабахәт җан. Менә шул... – Римма, башка әйтер сүзем юк дигәндәй, кырт кына борылды да клубка кереп тормыйча кайтып китте.

Байрасның башына күсәк белән суккандай булды, ишеткәннәрен рәткә салып аңларга тырышты. Башка сыймас хәл бу: Сөмбелне харап иткән бит абыйсы! Ул, үз уйларына чумып, урам уртасында бераз басып торгач, әкрен генә кайту ягына атлады. Кунак кызларын озату түгел, үзенең кайда икәнлеген дә онытты шикелле.
Урамда кар ява, кыш җитә. Кар бөртекләре яшь егетнең битенә куна да эреп агып төшә, әллә кар, әллә күз яшьләре... Сыкрап-сыкрап йөрәге авыртты. Аның әле моңа кадәр кызлар өчен йөрәге әрнегәне юк иде: үпте, кочты, җилгә очты. Менә хәзер әллә ни булды, әллә бер кичтә олыгайды инде, үзен бернигә яраксыз итеп тойды.
Өйләренә кайтты. Әкрен генә кереп ятты, күзенә йокы да кермәде, бу хәлдән чыгу җаен да тапмады. Таң алдыннан гына йоклап китә алды. Ул уянганда якты иде инде. Бәйрәм көн булгач, аерым эш тә юк. Ул, торып чәй эчкәч, авылның икенче очына, Риммаларга китте. Римманы урамга чакырып чыгарды.

– Сөмбел янына ничек керергә була? Мин аның фамилиясен дә белмим. Аңа нәрсәләр алып барырга ярый, нәрсә ашый? Миңа нишләргә, Римма?!
Римма аңа гаҗәпләнеп карап торды.

– Ә синең ни катнашың бар, абыең килсен, аның йөргән кызы ич.

– Абый бернәрсә дә белми. Аның кайчан кайтасы билгесез. Мин бүген китәм, янына кереп чыгармын дигән идем.

– Анда чит кешеләрне кертмиләр. Мин бүген уникедәге автобус белән китәм, теләсәң, бергә керербез.

– Ярар, алайса, сөйләштек. Нәрсәләр алыйм, нәрсә ашый?

– Ул берни ашамый, үзеңә кара.

Байрас ашыгып өйләренә кайтты да:

– Әни, каймак, бал, каен җиләге вареньесы әзерлә әле. Мин уникедәге автобус белән китәм, – диде.

– Бәй, балам, иртәгә ял бит.

– Бераз эшләрем бар, бәлки, кич кайтырмын.

...Римма Байраска халат, башмак кидереп, үзе белән больницага алып керде, постка җиткәч, дежур шәфкать туташына дәште:

– Исәнмесез, Валя апа, хәлләрегез ничек? Без менә тугызынчы палатага кереп чыкмакчы идек.

– Ә-ә-ә, теге кыз янынамы? – диде шәфкать туташы, Байрасны баштанаяк күздән кичереп. “Бик чибәр егет, шушы харап итмәде микән ул кыз баланы” дип уйлады. – Әле генә укол ясадым, йокы даруы. Власов та кереп чыкты. Ул да аптырый, без кулдан килгәннең барысын эшләдек, ди. Керегез, бәлки әле йокыга китмәгәндер.
Алар кергән палатада ниндидер куркыныч бер тынлык хөкем сөрә, бер генә караватта кеше ята иде.

– Әнә, – диде Римма ымлап.

Байрас әкрен генә авыру яткан койка янындагы урындыкка утырды. Ишетү бер, үз күзләрең белән күрү икенче икән шул...

Сөмбел әле йокламаган, тын гына карап ята иде. Аның карашлары берни аңлатмый, элек ут чәчеп торган күзләрдә бушлык, гүя алар сүнгән ике кара күмер. Иреннәре чатнап ярылган, йөзе көл төсенә кергән, үзе искиткеч ябык, куллары уколлардан тишелеп күгәреп беткән. Байрас бу күренешкә әзер түгел иде, аның күзләренә яшь тулды, әйтер сүз тапмады, телсез калып, тик утырды.

“Сөмбел, Сөмбел, ни булды сиңа? Нишләп бу хәлгә калдың? Йә Ходаем, үзең коткар, аның ни гаебе бар?” – Байрасның йөрәге әрнеде, кычкырып бер сүз әйтә алмады, тамак төбенә утырган төер зурайганнан-зурайды. Сөмбел әкрен генә күзләрен йомды, бер сүз дәшмәде. Үзенең моңсу күзләрен озын кара керфекләре астына яшерде. Сизелер-сизелмәс кенә кашлары тибрәлеп куйды. Ике атнага беренче тапкыр бер тамчы күз яше бәреп чыкты.

Байрас күпме утырса да, кыз күзен башка ачмады, дару үзенекен итте – йокыга китте. Римма, иелеп, аның ирененә ниндидер дару сөртте, кү­зендәге яшь тамчысын күреп:

– Кара әле, сине таныган бит, ә бәлки Булат дип уйлагандыр, әнә, беренче тапкыр күз яше чыкты. Әгәр еласа, йөрәге бушар, бу халәтеннән чыгар иде. Елый алмый, йөрәге каткан, ә аңа еларга, эчен бушатырга кирәк, шунсыз җиңеллек килмәячәк.
Байрас кыяр-кыймас кына Сөм­белнең кулын сыйпады:

– Мин иртәгә тагын киләм. Без сөйләшербез, мин болай җебеп төшмәм. Син терелерсең, теләсәң, мин һәрвакыт яныңда булырмын, тик терел генә, аннары күз күрер. Римма, мин иртәгә иртән килсәм ярыймы, иртәгә ял бит?

– Кил, иртәгә мин дежурда, бәлки, чынлап та файдага булыр.

Байрас үз бүлмәсенә кайтып ятты. Бүген күргән хәлләр аны тетрәндерде. Армия сафларында хезмәт итеп кайтса да, егетләр белән сугышканы булса да, ул җан тетрәткеч чынбарлык белән беренче тапкыр очрашты. Тормышның мондый мәрхәмәтсез яклары да бар икән бит!

Икенче көнне Байрас сәгать унда больницада иде инде. Римма аны каршы чыгып алды.

– Әйдә, анда Сөмбелне караучы әби дә килде. Син аның белән таныш, ул Сөмбелне, терелеп чыкса, үзенә алып кайтмакчы.

Егет, палатага кергәч, бермәлгә югалып калды. Аннары үзен кулга алып:

– Исәнмесез, мин Байрас – Сөм­белнең дусты, – диде.

– Бик яхшы, мин бик шатмын. Узыгыз менә монда, утырыгыз. Минем чыгып керәсем бар, – дип, юкны бар итеп, Верочка коридорга чыгып китте. Кичә Римма Байрасның килүен сөйләгәч, карчык моңа бик сөенде, аңарда яңа өметләр уянды.

– Сөмбел, – диде Байрас, кыз яны­на чүгәләп, йомшак кына итеп ябык бар­мак­ларына кагылды. – Урамда матур итеп кар ява, күрәсең киләме? Әйдә, күтәреп, тәрәзә янына алып барам. Капельницадагы дару тамып бетсен дә, мин сиңа урамны күрсәтермен. Син ачуланма, Сөмбел, без бит синең больницада икәнеңне белмәдек. “Үпкәләп чыгып китте, бүлмәсенә дә кайтмый”, – ди сине абый. Ул әле синең монда икәнеңне белми. Бүген килү белән синең янга килеп җитәр. Син терел генә, син терелгәч, барысын да хәл итәрбез, баш бетәрлек бернәрсә юк.

Сөмбелнең күзләренә яшь тулды, куе ике каш бергә килеп кушылды, озын керфекләр яшь тамчыларын күтәреп тора алмады, яшьләре елга булып ага башлады, тик ул эндәшмәде.

Байрас Сөмбелнең салкын кулларын учларына алып кысты.

– Ела, ела, эчең бушанганчы ела, үзеңә җиңел булып китәр, – диде.

Әкрен генә кергән Римманы алар күрмәде. Римма килеп, Сөмбелнең беләгендәге энәләрне алып атты да, туйганчы еласын дип, икесен калдырып чыгып китте.

Байрас Сөмбелне, одеялы белән төреп күтәреп, тәрәзә янына алып килде.

– Әнә, кара, тышта кар ява, озакламый кыш җитәр, аннары – Яңа ел...
Сөмбел, яшь баладай үкси-үкси, тәрәзәгә карады, тышта күз явын алырлык аклык. Ул бик озак елады. Байрас аны туктатмады, аның битеннән, чәчләреннән үпте, иреннәре белән аның күз яшьләрен чүпләде. Ул кызны әкрен генә урынына китереп салды.

– Бар да яхшы булачак, ышан миңа.

Сөмбел үкси-үкси йокыга китте.

Байрас, больницадан чыккач та, “инде килгәндер” дип, туп-туры абыйсы торган тулай торакка китте. Алар ишектән икесе бервакытта килеп керделәр.

– О, энем, сәлам! Бәйрәм белән! Нишләп иртә килдең әле, әллә кунак кызлары кайтмадымы?

Абыйсының кәефе бик шәп күренә, кызганыч, бозарга туры киләчәк.

– Ничек анда, җиңги урынындамы? Эшләр пештеме?

– Бар да шәп, абыеңны котлый аласың. Яңа елга өйләнәм, шулай сөйләштек, ул риза. Кайтып, әтиләр белән сөйләшергә дә киләсе атнага яучы җибәрергә исәп.

– Ашыкма әле, абый, ашыкма. Аңлыйм, син бүген бик бәхетле, тик мин сине котлый алмыйм. Миңа шуны аңлат: син Сөмбелнең авырлы икәнен белдеңме?

– Соң, белдеңме дип, белдем, шул турыда сөйләшкәч чыгып югалды бит инде.

– Ә син аңа нәрсә дидең?

– Нәрсә дим, башканы яратам, ул бала миңа кирәкми, мин сиңа өйләнмим, дидем, аңлагандыр.

– Әйе, аңлаган, син аңа бик яхшы аңлаткансың. Сөмбел ике атна реанимациядә үлем хәлендә ята, ә син өйләнергә йөрисең... Син бит, абый, һәрвакыт акыл белән уйлый идең, шундый проблемаларың була торып, аның кая югалганын да белмичә, ничек өйләнергә җыендың? Син аның белән атна буе аерылмый идең, беркемне якын җибәрмәдең, козгын кебек яныннан китмәдең. Янәшәңдә шундый матур курчак кебек кыз булганга, бик горурлана идең. Әнә хәзер барып кара: туачак балаң белән үлем хәлендә ята. Кирәкмәгәч, яратмагач, ник кагылдың аңа, ул бит үзе дә сабый гына.

Байрас, барысын әйтеп бетердем дигәндәй, башын тотып урындыкка килеп утырды. Абыйсы, яшен суккан кебек катып, тик торды, ахырда көчкә телгә килеп:

– Ни булган аңа, кешечә аңлат, мин берни аңламыйм, – дип, кызганыч тавыш белән сорап куйды.

– Аңларсың, әнә, больницага барып кара, аннары ни булганын мин синнән сорармын. Римма янына бар, бүген дежурда ул, сиңа барысын аңлатыр. Ярый, мин китим, арыдым, ике көн йоклаган юк.


...Доктор, Сөмбелне кереп карагач, боз кузгалды дигәндәй, елмаеп куйды. Ул хәзер яшәячәк, яшьлек үзенекен итми калмас, ул көрәшәчәк, ул җиңеп чыгарга тиеш. Күз яшьләре белән йөрәгендәге авыр таш төште, иркен суларга юл ачылды. Әнә, йөзенә сабый бала төсе керде, тыныч сулап йоклый хәзер.

– Әйдәгез, чыгыйк, йокласын. Верочка, сез дә кайтыгыз, бик арыдыгыз, ял итегез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, – дип, доктор елмаеп китеп барды.

...Булат, уңайсызланып кына, нәрсәдер язып утырган Римма янына килеп басты.

– Исәнме, Римма. Байрас мине синең яныңа җибәрде, килдем менә.

Римма, таныш тавыш ишетеп, башын күтәрде, аның каршында каушаган, аптыраган кыяфәттә Булат басып тора иде.

– Исәнме, Булат абый. Байрас җибәрмәсә, килмәс идеңме? Сине бит өйләнергә киткән, диделәр.

– Әйе, Яңа ел тирәсенә дигән идек тә... – диде Булат тотлыга язып. – Кайда ята ул, аны күрергә буламы?

– Ярый, әйдә, алып керәм, тик уята күрмә, йокласын.

Булат карават янына килеп басты. Ул, Сөмбелне мондый хәлдә күрермен дип уена да китермәгән иде. Римма аның хәлен аңлады, ахры, янына урындык куеп:

– Утыр, егылып китмә тагын, – диде әкрен генә, – бигрәк җебегән инде бу ир заты. Күр, таныйсыңмы? Ә бит алар икәү, икесе дә шундый хәлдә.

...Сөмбел болай сынар дип кем уйлаган? Булат аны кара карлыгачка тиңли иде. Чөнки Сөмбел һәрвакыт чыр-чыр килеп, юктан да кызык табып көләргә тора. Ул һәр җирдә үзенең чая, җор теле белән юк-бар сөйләп, кешеләрнең кәефен күтәрә, вакыйгаларның үзәгендә кайный, аның янында һәркемгә рәхәт, күңелле. Аның кебек челтерәтеп көлә белгән кешене очратканы булмады, ул бөтен кешене үз авызына каратып тора иде. Булат кайчакта, исе китеп, онытылып аны күзәтә: Сөмбел үзенең бакча балаларыннан әллә ни аерылмый да кебек.


"Акчарлак" газетасы архивыннан 2014 ел саннарыннан алынды. Дәвамы бар.
Рубрика: ПРОЗА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ