Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сагынырсың – мин булмам (3)

12 Декабрь 2018 2242
(шул исемдәге әсәрдән өзек)
Болар турында Байрас үзе дә уйлый. Абыйсы да уйлыйдыр, аңа да бик авырдыр. Бу атнада Фәридәгә яучы җибәрергә тиеш иде, ул хакта сүз дә кузгатмады, яучы да җибәрмәде. Нәрсә булып бетәр хәлләр?

Сөмбелнең больницага кергәненә бер ай булды. Ял көнне әнисе килгәч:

– Әни, өйгә кайтасым, мунча керәсем килә. Син мине алып чык моннан, – дип үтенде.

Әнисе дә:

– Ярый, балам, табиб чыгарса, иртәгә күрше абыең белән сөйләшәм дә машина белән килеп алырбыз. Бик озак яттың шул, балам, бәлки өйдә тизрәк терелерсең, саф һавада йөрерсең. Битеңдә кан әсәре юк, өйдә яхшырак булыр, – дип, шатланып, кызы белән ризалашты. Бераздан табиб белән сөйләшеп тә килде.

– Чыгарам, ләкин бер атнадан кабат күренергә килергә тиеш, диде табибың. Ярый, кызым, син әзерләнә тор, иртәгә килеп алам, – дип, әнисе кайтып китте.
Икенче көнне әнисе Сөмбелне күрше абыйсы белән килеп алды. Өйгә кайту шатлыгыннан кызның күңеле тулды. Туган авылын, өен шундый сагынган икән ул!
Сөмбел үзенең яраткан урыны – тәрәзә төбенә килеп утырды. Тышта матур итеп, салмак кына кар ява. Бер ай вакыт эчендә бөтен дөнья үзгәрде. Элекке Сөмбел булса, уйнап-сикереп, урамга чыгып йөгерер, ак карга әллә нинди эзләр төшереп, эче катып көләр иде. Ә бүген ул яуган карда да бары ниндидер сагыш, моңсулык күрә.

...Җомга җитте, һәрвакыттагыча, яшьләр бүген дә вокзалга җыелды, һәрвакыттагыча, автобуска шыплап халык кереп тулды. Авылга кайтып җиткәнче, халык җылына, кызарына-бүртенә, аннан-моннан шаян сүзләр чыга башлый, егетләр кызларны үрти, тегеләре дә җавапсыз калмый.

Автобус кайтып җитеп, ишекләрен ачу белән, бөркелеп пар чыга, кызарып-пешеп халык агыла, утырып түгел, автобус артыннан йөгереп кайтканнар, диярсең.
Булат белән Байрас, сөйләшә-сөйләшә, өйләренә таба юл алдылар. Байрас никадәр генә җилбәзәк күренсә дә, соңгы вакытта ул уйчанланып, җитдиләнеп китте, ә Булат бөтенләй югалып калгандай, иләс-миләс йөри.

– Абый, әйдә, өйгә кергәнче нык­лап сөйләшик әле бер. Син ни уйлап йөрисең? Сөмбел бит һәрвакыт больницада ятмас, кайткач, әнисе, туганнары беләчәк, тавыш чыгачак. Бала белән кая барыр ул? Өйлән, дип, монда килсәләр, син өйләнмим, дисәң, ул вакытта аңа асылынырга гына кала...

– Өйлән дияргә җиңел. Мине инде ике атна Фәридә көтә. Яучы җибәрәм, дигән идем. Аннары ул җилбәзәк Сөмбелдән нинди хатын чыксын, ничек аның белән дөнья көтәргә кирәк? Көн уйлыйм, төн уйлыйм, ни уйлап табарга гына белмим. Минем бөтен хыялым – Фәридә, мин аңа гына өйләнергә телим.

Алар, капка төбенә кайтып җитсәләр дә, өйгә керергә ашыкмадылар. Булат кабат сүз башлады:

– Аңлыйм, Сөмбел кызганыч. Теге көнне больницада күргәч, бөтен җаным тетрәнде, мин аны алай ук сынар дип уйламаган идем. Ул бит мине үзе кире какты, сөйләшергә дип баргач әйләнеп ятты, борылып та карамады. Бик жәлләсәң, үзең өйлән, кешегә киңәш бирү җиңел ул. Үз башыңа төшсә, нишләр идең икән?!

– Минме, абый... Миннән генә торса, ул риза булса, бүген үк өйләнер идем. Әйе, әгәр синеке түгел, башка кешенеке булса, өйләнер идем, кем баласы икәнен эт тә белмәс иде әле, чукынып китсен дөньясы. Син ашыктың, ә мин соңга калдым. Бөтен бәла шунда, абый: мин аны яратам, ул – сине, ә син – Фәридәне. Туачак гөнаһсыз сабыйны кем яратыр? Ул бит безнең кан, ул бит безгә охшаячак. И абый, абый, менә кайда ул өчпочмак!

Булатның башына күсәк белән китереп суккандай булды, ни әйтергә белмәде. Ул энесеннән мондый сүзләр ишетермен дип уйламаган иде. Җилкуар энесе кемне дә булса ярата дип башына да китермәде. Менә авыртмаган башка тимер таяк! Димәк, Сөмбелгә генә түгел, энесенең дә юлына аркылы төшкән, аның алдында да гаепле булып чыкты. Ул бераз дәшми утыргач:

– Хәзер нишлибез инде? – диде, авыр сулап.

– Әниләргә үзең аңлат, тик минем Сөмбелне бала күтәртеп, урамда йөртәсем килми. Мин аны монда алып кайтам, бала туганчы булса да монда яшәсен, ичмасам, ирсез бала тапкан исемен күтәрмәс. Ә син туеңны бераз соңракка күчерергә тырыш, бала туганчы ашыкма. Әтиләр белән дә сөйләшергә кирәк, без капчыкта ятмый ул, барыбер тишеп чыга, әзер торсыннар.

Үз йомышы белән ишегалдына чыккан Әлфис, кешеләр сөйләшкәнен ишетеп, капка төбенә килеп басты. Абыйлары кайткан икән, кызык, монда качып ни сөйләшәләр икән дип, колагын ярыкка куйды. Бераз тыңлагач, әһә, болай икән дип, өйгә йөгерде.

– Әти, әти, бәләкәй абый балалы хатын алып кайта.

– Ни сөйлисең син, кем әйтте?

– Абыйлар капка төбендә сөйләшеп утыралар. Байрас абый олы абыйга: “Син теләсә нишлә, мин аны өйгә алып кайтам”, – диде.

– Ә баласы каян чыккан?

– Белмим, “урамда йөри баласы белән”, диде, ахры, салкын бит, озак тыңлап тора алмадым.

Әнисе белән әтисе бер-берсенә карашып, аптырап калдылар.

– Чукынчык малай, кермәгән тишегең юк, чыбыксыз радио, – дип, әтисе ачуланып алды.

Әнисе үзалдына:

– Балалы хатын алмаса, кызлар беткәнме, йөри торгач килеп капкан икән инде, – дип сукранып алды.

Әтиләре – әле илле яшен тутырмаган, зур гәүдәле, бик күркәм, сабыр холыклы, аз сүзле, һәрбер сүзен үлчәп кенә сөйләшә торган сөйкемле бер ир. Шушы яшенә җитеп, матур тигез ак тешләрен саклаган, елмайса, дөнья яктыргандай тоела. Уллары үзенә охшаган, ул аларга ышана, һәрвакыт яманнан ерак булыгыз, дип өйрәтә. Бигрәк тә Булатны төпле, акыллы дип саный, аның өчен борчыласы юк, дип уйлый. Ә менә Байрас бәйдән ычкынган эт белән бер, бөтен капкага тамга салып чыкты. Кемгә охшап шулай җилкуардыр.


“Өйләнәм дисә, анысын да тизрәк өйләндерергә кирәк, бәла-казасыннан баш-аяк”.
Әтиләре Шәүкәт абый шулай уйлады. Уллары урамнан кергәч, барысы турында да утырып сөйләшергә кирәк.

– Бар, улым, син кереп ят инде, – диде ул Әлфискә. – Иртәгә иртәрәк уянырсың, сугым суябыз, үгез егарга көчле кешеләр кирәк, син койрыгын борып торырсың.

– Иртә бит әле, абыйлар да кермәде.

– Алайса, китер сумкаңны, көндәлегеңне тикшерик, ниләр төяп кайттың икән?
Әлфис шым гына үз бүл­мәсенә кереп китте. Хәзер инде улының чыкмасын әтисе яхшы белә.

Булат белән Байрас ишектә күренүгә, әти-әниләре сораулы караш белән аларга текәлде.

– Нишләп бик озак, аш суынып бетте бит. Әйдә, утырыгыз.

Сизелеп тора – нидер булган. Әтиләре, тынычлап ашасыннар, бәлки үзләре сүз башлар дип, ашыктырмаска уйлады. Тыныч кына кичке ашны ашадылар, уллары сүз башларга ашыкмады. Шәүкәт абыйның сабырлыгы бетеп, ачулы карашын Байраска текәде:

– Шуннан, дөньяда ниләр бар? Бәлки сөйләрсез?

– Нигә миңа карыйсыз? Дөньяга ни булсын, дөнья үз урынында.

– Ә нинди хатын бала ияртеп урамда йөри?

Байрас белән Булат бер-берсенә карашып алды.

Шәүкәт абый, кыза баруын сизеп, үзен кулга алырга тырышты. Иләс-миләс бала сүзенә ышанып, каш ясыйм дип күз чыгарсын тагын.

– Улым, сизеп торам, нәрсәдер булган, икегез дә балтагыз суга төшкән кешеләр кебек утырасыз. Үткән кайтуыгызда да килде-китте йөрдегез. Читтән ишетелгәнче, үзегез сөйләгез. Йә, нәрсә кырдыгыз?

Әтиләре ике сөйләргә яратмый, уллары да аның бер карашыннан ни әйтергә теләвен аңлыйлар. Өйдә каршы сөйләү юк, малайлар балачактан шулай тәрбияләнгән. Әтиләрен хөрмәт итәләр, җиткән егет булсалар да, бераз шүрлиләр.
Малайлар, кем беренче башлый дигәндәй, бер-берсенә карап утыра бирделәр.

Әтиләре тагын бер кабат тамак кырды.

– Йә, кайсыгыз башлый?

– Әти, ничек әйтергә, шундый четерекле хәл килеп чыкты. Кыскасы, бер кыз бала көтә, аңа өйләнеп тә булмый, ташлап та, менә шул. Шуңа абый белән баш ватабыз, нишләргә дә белмибез, – диде Байрас каушап.

– Сезнең монда ни катнашыгыз бар?

– Соң, ул безнеке, дөресрәге, абыйныкы.

Әтисе Булатка карады, тегесе чиядәй кызарып, башын аска иде.

– Булат, аңлатып бир, – диде әтисе кырыс кына.

– Әти, ялгышлык белән булды, мин теләмәгән идем. Мин башка кызның кулын сорадым.

– Бала кемнеке? – диде әтисе коры гына.

– Минеке.

– Синеке булса, алып кайт та өйлән.

– Юк. Мин аны яратмыйм, мин икенче берәүне яратам. Без Яңа елга туй ясарга сөйләштек. Әти, мәҗбүр итмә.

Сүзгә әнисе дә кушылды.

– Ул да бит кеше баласы, яратмагач, ник харап иттең, улым? Әнисе килсә, ни диярбез? И балам, безне дә, үзеңне дә бөтен авылга хур итәсең бит...

Әтисе, авыр йодрыкларын өстәлгә салып, уйчан кырыс тавыш белән:

– Ә хәзер мине тыңлагыз, икегезгә дә кагыла, – дип сүзен дәвам итте. – Исән чагымда Арслановлар урамда ятим, уйнаштан туган бала исеме күтәреп йөрмәячәк. Мин синнән, улым, мондый хәл көтмәгән идем. Кылган эшеңә җавап та бирә бел, янына ятканчы уйларга идең. Өйгә алып кайт. Иртәгә үгез суябыз, Яңа елга туй ясарбыз.

Булат, әтисенең әйткән сүзләрен ишеткәч, бөтенләй югалып калды, башын аска иеп:

– Юк, әти, юк, – дип пышылдады.

– Ярый, өйләнмә, көчләп өйләндерә алмыйм. Ләкин ул баланы менә монда кайтарып куй, минем бер түгел, ун тамак туйдырырлык мөмкинлегем бар. Җепнең очына чыгып, хатаңны төзәт.

Менә шулай итеп, әтисе Булатның алдагы язмышына пичәт сукты.

Булат Фәридәгә: “Көтелмәгән хәлләр килеп чыкты, киләсе көзгә өйләнешербез”, – дип, гафу үтенеп хат язды. Ул әле өметен өзмәде.

Без капчыкта ятмый шул, барыбер тишелеп чыкты, тулай торакта инде барысы да белде. Сөмбел, бүлмәдәш кызлары эштә чакта, әйберләрен җыеп, үзе эшләгән балалар бакчасына килде. Ул тулай торакка кайтырга, анда күренергә теләмәде. Эштән соң монда кунып кала торган булды. Верочка бу хакта белгәч:

– Кояшым, иртәгә үк миңа күч, мин сине сагынып беттем. Әле тагын бер яңалык, сине бит Байрас эзли, больницага барган – син юк. Миңа килде, күп итеп күчтәнәч алып килгән, бөтен суыткычны тутырып китте, сиңа ашатырга кушты, – диде.

 Верочканың хәбәре күп җыелган иде, сөйләде дә сөйләде. Икенче көнне Сөмбелне үзенә алып кайтып китте.

Сөмбел үзенең авырлы булуын ничак­лы гына яшермәсен, Яңа ел алдыннан кайткач, әнисе турыдан-туры сорады.

– Ярый кайттың әле, төн чыкканчы үләм дип торам. Кичә Хәдичә апаң килгән иде, сине больницага бала төшерергә кергән, шуннан чак үлемнән калган, дип ишеткән. Ник кичә кайтмадың, син бит элек җомга кайта идең? Утсыз төтен булмый, әллә бер-бер хәл бармы?

Сөмбелнең йөзе агарып китте, куркудан теле әйләнмәде, күз алды караңгыланды, өй эче әйләнә башлады... Әнисенең:

– Кая, яның белән борыл әле. Әстәгъфирулла, бу ни? – дигән сүзләре ерактан ишетелгән кебек тоелды.

Сөмбелнең куркуы шулчаклы көчле булды, аңын югалтып егылды. Әнисе аны яңаклый-яңаклый аңына китерергә тырышты. Үзе елый, үзе кемнедер сүгә, мескен ана нишләргә белми өзгәләнде:

– Нишләдең син, юньсез бала? Адәм көлкесенә калдырдың бит, шул яшеңнән этлектә йөрмәсәң! Әтисез бала үстерү җиңел дип белдеңме әллә?

Әнисе Сөмбелне күтәреп торгызмакчы булды, ләкин кызның гәүдәсе камыр кебек йомшарган иде. Больницадан яңа гына чыккан, әле ныклап терелеп тә бетмәгән кызны кайгы-хәсрәт, иртәгәсе көннең билгесезлеге тәмам йончыткан. Ул күзләрен ачарга тырышты, торырга теләде, ләкин гәүдәсе никтер аны тыңламады, исерек кеше кебек идәндә аунап ятарга мәҗбүр булды. Йөзе ак кәгазь төсенә керде, һич кан әсәре калмады. Шулвакыт ишек шакыган тавыш ишетелде. Әнисе күрше кызы керә дип:

– Кызым, тизрәк ишекне ач, һава керсен, үлә бит, үлә, – дип елый-елый кычкырды.
Ишектән ике ир белән бер хатын-кыз килеп керде. Ул аларның кемнәр булулары белән дә кызыксынмады, “коткарыгыз, кызым үлә” дип елый бирде. Ирләрнең берсе Сөмбелне күтәреп урынына салды, тиз-тиз яңакларын, колакларын уа башлады. Теге хатын да кызу-кызу аякларын ышкырга тотынды.

– Сөмбел, ач күзеңне, бу мин, Байрас, аңыңа кил. Ач күзеңне, – дип каты селки торгач, Сөмбелнең битенә алсулык йөгерде. Ул авырлык белән күзен ачты, тагын бер мәртәбә үлемнән качты. Әкренләп аңына килә башлады, бу кадәр халыкны күреп, кая эләктем мин дип, аптырап калды, һәр кешене күз йөртеп карап чыкты, аяк очында басып торучы Булатны күреп, күзләрен зур ачып текәлде. Байрас читкәрәк китеп басты, аның янына таныш булмаган хатын килеп утырды.

– Исәнме, кызым. Мин Булатның әнисе булам. Менә сине алырга килдек, син курыкма, борчылма, барысы да яхшы булыр. Менә хәзер әниең белән чәй янында утырып сөйләшербез, аннары безгә китәрбез.

Сөмбелнең күзеннән яшь бәреп чыкты, әллә ничек рәхәт булып китте. Бу хатынның йомшак тавышы борчулы йөрәккә ял бирә иде.

Әнисе ашыга-ашыга өстәл әзерләде, бергә утырып чәй эчтеләр. Ике әни нидер сөйләште, киңәште. Аннары Сөмбелне киендереп, машинага чыгарып утырттылар да үзләренә алып киттеләр. Әллә өн, әллә төш булды...

Сөмбелнең Ахун авылына беренче тапкыр аяк басуы. Матур олы клуб, биек манаралы мәчет яныннан машина җилдереп кенә үтте.

Җиңел машина матур бизәп эшләнгән капка төбенә килеп туктады. Булатның әнисе:

– Әйдә, кызым, менә шушында яшибез инде, – дип, алдан атлады.

Байрас та:

– Курыкма, кер, әйдә, кер, – диде.

Булат кына гаепле кеше сыман берни дәшми торды, дөресрәге, ни әйтергә белмәде.

– Әйдә, – дип, Сөмбелне әкрен генә алга этте.

Капкадан керүгә, өйдән өстенә дә киенмәгән, зур гәүдәле, төсе-бите белән Булатка охшаган бер абзый чыкты.

– Әйдә, килен, төкле аягың белән. Мин синең каенатаң булам инде. Әйдә түргә уз, – диде ул.

Сөмбел каушавыннан каккан казык кебек тик торды, аннары егылып китмим, дигәндәй, кемнеңдер беләгенә ябышты. Әтисе һаман сөйләшүен белде.

– Әйдә, улым, яшь киленне өйгә алып кер. Ә син, кызым, курыкма, кыюрак бул.

Тавыш ишетеп, өйдән атылып чыккан Әлфис Сөмбелнең шундый кечкенә булуын күреп шаккатты. Абыйлары янында басып торган кыз бик кечкенә булып күренде. Булат абыйсы Сөмбелне җитәкләп дигәндәй өйгә алып кереп киткәч, Әлфис түзмәде, Байрасның җиңеннән тартты:

– Абый, шундый бәләкәй хатын буламыни?

– Сиңа уйнарга иптәш булыр, – диде абыйсы көлә-көлә.

Өйгә кергәч, каенанасы:

– Менә бу сезнең йокы бүлмәсе булыр, әйберләреңне шунда урнаштырырсың, хәзер ял ит. Мин аш әзерлим, – дип, аны ялгызын калдырып чыгып китте.

Сөмбел өйнең эчен күздән кичерде: зур, иркен, бөтен җирдә тәртип, һәрнәрсә урынында; бик зәвык белән җыештырылган, бөтен җиргә әбисе сөйләгәнчә кулдан сугылган матур-матур келәмнәр җәелгән. Икегә бүлеп эшләнгән бу бүлмәгә матур чаршау эленгән, диварга келәм кагылган, киң сәке ясалган, аның өстенә матур итеп чигүле мендәрләр өелгән. Алар ягына бер тәрәзә дә эләккән, тәрәзәдән бакча, алмагачлар күренә. Сөмбел бу почмакны бик ошатты, кеше күзеннән кереп качар өчен урын булды, дип шатланды.

Бу кичне алар Булат белән бер-берсенә ялгыш кына кагылып китүдән дә куркып, икесе ике якка карап, бер сүз дәшмичә уздырдылар. Зәңгәр нурларын сирпеп, тәрәзәдән ай карады. Ике арадагы бер кешелек бушлыкны ул да тутыра алмады. Башкалар арасында бәхет, мәхәббәт, шатлык, кайнар сулыш, тагын әллә ниләр күреп ай да оялыр иде, ә бүген ул уртадагы бушлыкны, авыр тынлыкны, икесе ике якка карап яткан бәхетсез җаннарны күрмәвең яхшырак дип, күрше тәрәзәгә күчте. Сөмбел яшь булса да, бу нәни почмакның аның өчен түгел, башка кыз өчен әзерләнгәнен, үзенең бу ояга ялгыш килеп кунган кош икәнен яхшы аңлады. Язын килгән кошлар көзен балаларын ияртеп кире китәләр, ул да баласы тугач, моннан китәрмен дигән уй белән таң алдыннан гына йокыга талды.


Менә шулай яңа тормыш башланды. Ялда алар авылга хәзер өчәү кайталар. Авыл халкы егетләрнең кайсысы туйсыз гына хатын алган дип, баш ватты.

Әниләре, кеше алдында яхшы түгел, туй ясыйк, дигәч, Сөмбел:

– Бернинди туй кирәкми, туйда мондый ямьсез кәләш булмый, – дип каршы төште.

– Ярый алайса, мулла чакырып, никах укытыйк. Никахсыз туган баланы җилдән туган, диләр, – дип, бер атнада никах укыттылар.

Хәзер алар, теләсә-телә­мә­сәләр дә, Ходай алдында ирле-хатынлы булдылар. Бу идарә кәгазе түгел, ертып ташлап булмый, Сөмбел мәңгегә Булатның беренче хатыны булып калачак. Аңардан соң әллә кемнәр килсә дә, Булатның беренче хатыны Сөмбел дип күкләрдә язып куелды инде.

Декретка чыккач, кызның әйберләрен Байрас йөк машинасы белән кайтарды. Жәлли иде ул Сөмбелне. Хатыны булса да, Булат аның белән сөйләшми. Ничек бер бүлмәдә йоклыйлардыр, киләчәктә нәрсә көтә аларны? Байрас Сөмбелне ничек кенә жәлләмәсен, аны ничек кенә яратмасын, хәзер берни дә үзгәртә алмый шул.
Сөмбелнең авылга бөтенләй кайтуына Әлфис шатланып бетә алмады. Ул апасын бик яратты. Сөмбел апасы аңа әкиятләр укый, кызыклы вакыйгалар сөйли. Мөмкин булса, Әлфис көне буе мәктәпкә бармыйча, аның янында утырыр иде.

Сөмбел хәленнән килгәнчә Гөлфия апага да булышты, аның ничек эшләгәнен карап, нәкъ аныңча, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга тырышты. Ияләшә төшкәч, аш-су тирәсендә дә кайнаша башлады. Гөлфия апа сиздермичә генә киленен күзәтте. Булат улы: “Ул дөнья көтәрлек кыз түгел, бер эш белми, җилбәзәк”, – дисә дә, Сөмбел бер дә алай күренмәде. Ул һәрвакыт уйчан, бик сирәк елмая, куллары эшкә ятып тора, һәр эше килешле килеп чыга.

– Кызым, өй эшләрен мин үзем дә карармын, син әнә Әлфискә укырга булыш. Бигрәк укырга яратмый, азгын бозау белән бер, уйнарга чыгып качу ягын гына карый. Бу малай берсенә дә охшамаган, абыйлары “бишле”гә укымасалар да, мәктәпкә бармыйча качып йөрмиләр иде. Ә бу сумкасын да уйнаган җирендә ташлап кайта. Бала түгел, бәла бу, бәла. Сине ярата бит, бәлки тыңлар.

– Ярый, тырышып карармын, – диде Сөмбел. – Тик өйдә кызыклы китаплар юк, авыл китапханәсендә бардыр инде. Мин урамга чыгарга оялам, пәлтәмнең төймәсе эләкми, бигрәк ямьсез күренәм.

Гөлфия апа Сөмбелгә карап елмайды.

– Аталары эре булгач, балалары да зур туа шул. Сиңа күлмәк тә аласы бар, монысына сыймыйсың. Әйдә, кибеткә чыгып керик булмаса, кирәкле әйберләреңне алырсың, балага да киемнәр ала башларга кирәк.

– Юк, юк, әнкәй, үзең генә барып кайт. Минем урамга чыгасым килми. Үзең беләсең ич ни кирәген, миңа нәрсә дә ярый.

Икенче көнне Гөлфия апа килененә матур халатлар, эчке киемнәр алып кайтты.

– Мә, кызым, киеп җибәр әле. Иркенләп эчеңне киереп йөре. Оялып, кысып йөрмә, балага зыян килер.

Сөмбелгә бигрәк тә чәчкәле, ак якалы халат ошады. Мин моны ялда гына киярмен дип, читкә алып куйды. Булат кайтуга, элеккечә матур күренәсе килә иде.

Шәүкәт абый китапханәдән бер кочак балалар китабы күтәреп кайтты.

– Мә, укыгыз. Шайтан алгыры малай­ның укытучысы, әллә мине генә саклап тора, күргән саен зарлана. Хурлык бит, ике метрлы гәүдәң белән урам уртасында гаепле бер малай кебек басып тор инде. Әлфис, сумкаң кайда?

Әлфис, як-ягына каранып, сумкасын эзләргә тотынды.

– Эзләмә, чанада сумкаң, чыгып ал. Иртән чыккач, капка төбендәге эскәмия астыннан табып алдым. Кар күмеп китә язган, шайтан малай, – дип ачуланды әтисе.

– Бирде бит Ходай картлык көнендә җәфа.

Менә шундый инде аларның төп­чекләре, картайганда Ходай биргән татлы җимешләре. Никадәр ачулансалар да, тормышларын аңардан башка күз алдына китерә алмыйлар.

Сөмбел аны китап укырга өйрәтергә булды. Кызыклы маҗаралар, сугыш турындагы хикәяләрне кычкырып укый, аннары кызыклы җирендә туктый.

– Бүгенгә җитәр, күзем талды, башым авырта, – дип, йә каен­анасы янына аш бүлмәсенә чыга, яки, дәресләреңне әзерләгәч укырбыз дип, китапны яшереп куя. Әлфис түзми, китапны табып, кайчагында үзе укый. Сөмбел шулай итеп укуга кызыксыну уятты, йөгәнсез иркә Әлфисне әкренләп тәртипкә салды. Балалар бакчасында эшләү юкка гына китмәгән. Малай белән мавыгып, үзе дә авыр уйларыннан котылып тора. Әлфис үзе дә укый башлады, шулай да апасы укыганны ярата, ул укыганда, хыялларга бирелеп, вакыйгаларның эчендә кайный. Шулай тыңлап ята торгач, йоклап та китә.

Беркөнне алар күп хатынлы солтан турында әкият укыдылар.

– Алайса, минем Булат абый да солтан була, әйеме? Син беренче хатыны, ә теге – икенче хатыны.

– Кем әйтте?

– Әй, теге вакытта әти абыйны, солтан булгач, ике хатын алырсың, яшә берсе белән, ике арада чапма, дип ачуланды.

– Ә ник ачуланды?

– Ул бит һаман күрше авылга, теге апа янына барып йөри, ахры.

– Ә нинди апа?

– Белмим, абый: “Мин шул кызга өйләнәм, мин аны гына яратам”, – дигән иде, әти рөхсәт итмәде. Шуннан сине алып кайттылар. Сине мин дә, Байрас абый да, әти белән әни дә бик яратабыз, – дип, апасын муеныннан кысып кочаклады.

Бала булган җирдә бур ятмый, ди, менә ничек икән эшләр... Сөмбелнең күзеннән кайнар яшь акты, димәк, үзенең монда булуына ул Булатның әти-әнисенә бурычлы. Алар улларын өйләндерергә күндерә алмасалар да, кызның даны илгә чыкмасын дип, алып кайтканнар. Теге вакытта алар килеп кермәгән булса, Сөмбел хәзер кайда ятар иде икән?

Булатның бер көнгә соң­рак кайтуыннан, ял көне каядыр китеп югалуыннан нидер сизенсә дә, аңардан берни сорамады, дөресрәге, бөтенләй сөйләшмәде. Ул үзен Булатның муенына аскан таш кебек хис итте. Җир ярылса, ике дә уйламый шунда төшеп югалыр иде.

Булат Сигезенче март бәйрәменә кайтмады. Аның каравы, Байрас әнисе белән Сөмбелгә бүләкләр, күчтәнәчләр алып кайткан.

Булатның бүлмәдәше вокзалда Байрасны күреп:

– Бәйрәмгә абыеңның икенче хатыны килде, кайта алмас, – дигән иде.

Байрас Сөмбелне борчымас өчен “комбинатта авария булган, абыйны эшенә чакырттылар” дип ялганларга мәҗбүр булды. Бу сүзләрне ишеткәч, әтисе акаеп бер генә карады, аның карашында барысын да аңлавы чагылды.

Бәйрәм өстәле әзерләп, күч­тәнәчләр белән бергәләп чәй эчкәч, Әлфис белән Сөмбел үз почмакларына кереп киттеләр. Әтисе белән әнисе телевизор карарга утырды. Байрас бүген никтер клубка ашыкмады.

Теге почмактан Әлфиснең кыч­кырып көлгән тавышы ишетелде. Сөмбел белән икәү нәрсәдер сөйләшәләр дә, Әлфис кычкырып көләргә тотына. Аларның көлүен ишетеп, Шәүкәт абый белән Гөлфия апа да бер-берсенә карашып елмаеп куйды. Байрас та түзмәде, серле чаршау янына килде.

– Тук-тук, мине дә кертегез әле, сездә бик күңелле бугай.

–Кер, кер, – диде Әлфис, көлүе­н­нән туктый алмыйча.

– Нәрсәгә эчең ката? Үзең генә көлмә, миңа да әйт, мин дә көлим.

– Апаның бүксәсен кочаклаган идем, берәү тибеп җибәрмәсенме, котым алынды. Әнә, син дә колагыңны куй, хәзер сине дә тибеп очыра.

Сөмбел оялып:

– Чү, солтаным, алай ярамый, алай каты кычкырма, – дип, көлә-көлә, үзе дә авызын каплады.

– Ярар, хәзер тышка гына чыгып керәм дә, солтанлы уйныйбыз, яме, – дип, Әлфис чыгып чапты.

Алар үзләренә ошаган әкиятләрне театрдагы кебек уйныйлар иде, апасы Әлфискә чалма да ясап бирде. Әтисенең зур сатин трусигына резинка үткәргәч, шаровар булды. Шушы киемнәрне киеп, Әлфис солтан булып кыланырга ярата. Ул керү белән:

– Апа, кая минем киемнәрем, мин хәзер сезгә театр күрсәтәм, – дип, сәкегә менеп басты, кулына әллә нинди ялтыравык таяк тотты, апасы сарык йоныннан ясап биргән сакалны да такты. Байраска бармак төртеп, калын тавыш белән кычкырып җибәрмәсенме:

– Нишләп утырасың минем тот­кынлыгымда, нишләп һаман клубка чыкмыйсың? – дип башлаган сүзен онытып тотлыгып калды. – Апа, апа, теге сүзне әйт әле, онытам шуны.

– Әмер бирәм!

– Ә, әйе бит әле, – дип, Әлфис тагын тавышын калынайтып, кычкырып сөйләргә тотынды. – Мин солтан, әмер бирәм: Байрас, бар, клубка чык, миңа иң матур кызны алып кайт, кунак кызы булсын!

Сөмбелнең чишмәдәй челтерәтеп көлүе бөтен өйгә таралды. Байрас, кычкырып көлмәс өчен, авызын каплады.

– Солтаным, сиңа ничә хатын кирәк соң?

– Миңа өч йөз хатын положено. – Аның бу сүзләреннән бөтен өй гөрләде.

– Улым, берүзеңә күп булмыймы соң ул өч йөз хатын? Монда бит ике генә бүлмә.

– Сарайда урын җитәрлек, сыяр­лар.

– Әй, улым, кайда күргәнең бар хатыннарны сарайда тотканны? – диде әтисе күз яшен сөртә-сөртә.

– Нигә, китапта бит солтан­ның өч йөз хатыны булган, бар­ысы да хан сараенда яшәгән, дип язылган.

– Соң, улым, алар бит хан сараенда яшәгән, мал сараенда түгел.

– Сарай – сарай инде. Сарай Африкада да сарай.

Сөмбел тагын челтерәтеп көлеп җибәрде.

Байраска бу почмакта шун­дый рәхәт иде. Ләкин барыбер ниндидер читенсенү сизелә, нәрсәдер җитми, һәркем үзен гаепле тоя. Ярый әле Әлфис бар. Ул булмаса, бу авырлыкны ничек җиңәрләр иде. Байрас үзе көлде, үзе каш астыннан Сөмбелне күзәтте. Ул түгәрәкләнгән, кечкенә гәүдәсе белән мондый корсагын ничек күтәреп йөридер? Ә үзе һаман да сөйкемле, күркәм, чәчләре үсеп, дулкынланып иңенә төшкән, йөзендә авырлы хатыннарга гына хас гүзәллек чагыла.

“Кайсы ягы белән үзенә тарта соң ул мине? Күпме кызлар озаттым, күпме кызны кочтым, үптем, ләкин берсе дә мине үзенә карата алмады. Ә ул нәрсә белән әсир итте соң? Карап торуга башка кызлардан артык җире юк. Бу өчпочмакның төенен кем чишәр?”

Байрасның үзенә төбәлеп утыруын сизгәч, Сөмбел янында яткан мендәр белән эчен каплады. Ике күз карашы очрашты. Үрелсәң, кул җитәрлек ара. Кочагыңа суырып ал да башыңны шушы дулкынланып торган куе чәчләр арасына сал. Ник чукынып китми дөньясы да, вөҗданы да, абыйсы да.

Байрас үзенең уйларыннан, хисләреннән куркып, кинәт сикереп торды да аннан-моннан тиз генә киенеп, урамга чыгып китте. Аның беркая да барасы килмәде, чыкты да капка төбендәге эскәмиягә утырды.

–Йә Ходаем, нинди гөнаһларым өчен мондый газапларга салдың, күпме дәвам итәр бу?

Бер атна узып китте, тагын җомга җитте. Сөмбел, бу атнада да Булат кайтмас микән, әллә Әлфис сөйләгән күрше авылга китәр микән дип, борчыла башлады. Йөрәген көнчелек уты яндырды, әллә ничек кыен булып китте, ниндидер кимсенү хисе баш калкытты. Бу караңгы уйлардан кәефе кырылды. Төннәрен юньләп йокламый, аяк өсте үткәрә иде. Көмәне зур булганлыктан, эче туктаусыз сызлый, ни утырып, ни басып тора алмый, шуңа күрә төнне диварга арка терәп үткәрә. Төн буе тәрәзәдән күзен алмый, табигатькә яз килүен күзәтә, бакчада кар да әкренләп эреп бара. Язның һәр көнендә күпме гашыйклар табыша, ә көзен алар йә кавыша, йә алар кебек аерылыша да, өметләнеп, киләсе язны көтә башлый. Язлар ел саен килә, тик һәр кешенең тормышында бер кабатланмас язы була. Ул шул язны гомере буе сагынып, хәтер почмагында кадерләп саклый...

Сөмбел киенеп тышка чыкты, ишегалды буйлап арлы-бирле йөренде. Быел өйдән чыкмагач, гөрләвекләр агуын да күрмәде. Язын челтерәп аккан гөрләвектән дә сихри матур нәрсә бар икән? Әллә кайда яткан карлар эреп, ашыга-ашыга, үзләренә юл ачып агып киләләр. Аларга таулардан төшүче гөрләвекләр иярә, алар этешә-төртешә олы юлга чыгалар, үзара нидер серләшәләр. Шул гөрләвекләргә кушылып, агып китсә иде аның да сагышлары. Ул да кайчан гына бала иде, гөрләвекләр ера-ера шаяра иде, аның тизрәк үсәсе, үсеп җитеп, матур егет очратып, бәхетле буласы килә иде. Язларда саф мәхәббәт киләсенә ышанып, барлык яшь кызлар кебек хыял дөньясына чумып яшәде. Кинәт килде аның язы, килде дә гөрләвектәй бөтереп алып кереп китте олы тормышка, артта калган балачагына кул болгарга да өлгермәде. Әнисе: “Үсәргә ашыкма әле, балам, гөрләвекләр киткәндә сак бул”, дип нишләп кисәтмәде икән, әллә әйтеп тә ишетмәде микән?

– Кызым, әллә авырыйсыңмы? Нишләп монда басып торасың, иртә бит әле, –диде Шәүкәт абый. Ул аны күптән күзәтә иде. Килененә авыр булганын бик яхшы аңлый, аңа ярдәм итә алмавына кайгыра. Йөрәге әрнидер шул бу баланың, Булаты да сирәк кайта. Менә бүген кайтсын гына, җиткән буена карап тормас... Сөмбел бер вакыт китеп барса, үкенер әле улы, кемне югалтканын аңлар, ләкин соң булыр.
Сөмбел җомга көнне иртәдән үк дулкынланып кичне көтә башлады.

– Бүген кичке ашны үзем әзерлим, әнкәй, шәһәрдән эшчеләр дә кайта.

Булат белән Байрас кайтканда, Сөмбел чәчкәле, ак якалы халатын киеп, башына яулык бәйләп, токмач кисә иде.

Булат ике атна кайтмады, шул вакыт эчендә Сөмбел хәйран түгәрәкләнгән, әллә ничек үзгәргән, өстендәге киң күлмәге үзенә килешеп тора. Күбәләк кебек җилбәзәк Сөмбелнең чын хатыннарча дөнья көтүенә, килештереп аш әзерләвенә ышануы да кыен.

– О-о, сагындым, җиңги, токмачыңны! Исәнмесез, менә без дә кайтып җиттек. Сөмбел, күлмәгең бигрәк матур булган, – диде Байрас күңелле генә сузып. Байрас булган җирдә һәрвакыт шулай инде, бар нәрсә хәрәкәткә килә, җан керә.

– Әйе, әнкәй алып бирде. Йә, әйдәгез, кулларыгызны юыгыз да ашарга утырыгыз. – Үзе Булатка күтәрелеп карамаска тырышты.

Абыйларының тавышын ишетеп, Әлфис йөгереп чыкты.

– Кая, миңа нәрсә алып кайттыгыз?

Абыйлары яраткан энеләренә кесәләреннән конфет-сагыз чыгарып бирделәр.
Әлфис күчтәнәчләрнең яртысын кесәсенә салды, калганын Сөмбел апасына бирде.

– Монысы сиңа, – дип, хәйләкәр елмайды.

– И солтаным, рәхмәт инде. Син бигрәк юмарт.

– Син миңа токмачны күбрәк са­лырсың, яме, мин токмач яратам.

Сөмбел беренче тәлинкәне каената­сы алдына китереп куйды, аннары каенанасына, аннары калганнарга, иң соңгы итеп үзенә салып алды.

– Әни һәрвакыт ашны иң беренче миңа бирә, ә син соңгы итеп салдың, ярый әле токмачы калды.

– Бу өйдә кем иң олысы?

– Әти белән әни.

– Шулай булгач, олы кешеләрне хөрмәт итәргә кирәк. Менә син дә үсеп, әти булгач, ашны иң беренче сиңа бирерләр.

Каенатасы бу сүзләрдән уңайсыз­ланып та, горурланып та куйды. “Япь-яшь башы белән кайдан белә бу бала, әтисе дә юк”, – дип уйлап куйды.

– Килен, ашың бигрәк тәмле булган, токмачларың бигрәк нечкә, кем өйрәтте сине болай аш-су әзерләргә?

– Минем бит әбием, әнием бар, алар мине бөтен нәрсәгә өйрәтте, – диде Сөмбел, оялып кына.

Кичке ашны ашагач, каенанасы белән Сөмбел өстәл җыештырып калды. Байрас клубка җыенды. Әлфис, тиктормас:

– Абый, бүген кунак кызлары күп кайттымы? – дип сорап куйды.

– Кайттылар, кайттылар, ләкин синең патшалыкның да хуҗасы кайтты бит. Бүген үзең кайда йокларсың инде, солтаным?

– Кайда булсын, апа янында.

– Ә абый кайда?

– Без аны күптән патшалыктан диванга чыгарып аттык инде.

– Ник? – дип, сүзгә әтиләре дә кушылды.

– Озак кайтмаганга. Әнә, күрше авыл патшалыгына барсын.

– Ах, телеңә телчә чыккыры, бүген үз урыныңа ятарсың, – диде Шәүкәт абый төпчек улына ачуланып. Булатка да каш астыннан сөзеп карап:

– Син дә! – диде.

Сөмбел алар сөйләшкәнне ишетмәде, бу вакытта аш бүлмәсендә, каенанасы белән сөйләшә-сөйләшә, нидер эшли иде. Эш беткәч, Сөмбел гадәттәгечә үз почмагына, Әлфис патшалыгына кереп утырмакчы булды. Сәкедә баш иеп утырган Булатны күреп, читенсенүдән кинәт туктап калды. Ни алга, ни артка барырга белмәде. Әлфис тә каядыр юкка чыккан. Сөмбел артка борылып китмәкче иде, телевизор карап утыручы каенатасын күреп, тыныч кына сәкегә утырырга мәҗбүр булды. Сөмбел Булатның күз карашыннан да читенсенә. Булат аны күралмыйдыр кебек тоела.
Булат бераздан Сөмбелгә таба борылды да текәлеп карап утыра башлады. Сөмбелнең йөрәге табан астына төште, “күз карашы белән яндырып үтерим, ди, ахры”. Булат үрелеп, Сөмбелнең чәченә кагылды. Сөмбел сискәнеп китте.

– Чәчләрең бөдрә икән, бик матур булып үсеп килә, – диде Булат әкрен генә тавыш белән.

– Әйе, үстеләр шул, бала туганчы кисәргә ярамый, диләр. Котылгач, кистерермен әле.

– Юк, кистермә, сиңа болай ныграк килешә.

Сөмбел, аптырап, Булатка карады.

– Ачуланмасаң, тотып карыйм әле, – дип, Булат кулын әкрен генә аның корсагына куйды.

Сөмбел ни әйтергә дә белмичә, эсселе-суыклы булып тик утырды. Әлфиснең чаршауны кинәт ачып җибәрүеннән икесе дә, хыянәттә тотылган кешеләрдәй, сискәнеп куйдылар.

– Нәрсә, тибенәме? Аны менә болай итеп тыңларга кирәк, – диде дә Әлфис колагын апасының эченә куйды. – Әй, менә, менә, әй, колакка типте. Син дә менә шунда колагыңны куй әле. Ул, беләсеңме, нинди көчле, кил, куй колагыңны.

Булат, нишләсен, идәнгә шуып төште, тезләнеп, колагын Сөмбелнең эченә куйды. Чынлап та, бала берничә тапкыр каты гына селкенеп алды. Булат, үзе дә сизмәстән, Сөмбелне куллары белән кочаклап алды, үзендә ниндидер рәхәт хисләр уянуын тойды. Әкрен генә башын күтәреп, Сөмбелнең йөзенә карады, ул тын да алырга куркып утыра иде. Сөмбел аның күз карашын күтәрә алмыйча, башын читкә борды, ә йөрәге читлеккә эләккән кош кебек, тибеше хәтта колагы төбендә яңгырагандай булды.

– Ишеттеңме? Ничек каты тибә, ә? Мин көн дә апаны кочаклап ятам. Ул анда көнме, төнме икәнен күрми, әй дулый, әй дулый, апаны йоклатмый да. Үсүен үсә, тик менә кайдан ничек чыгасын гына аңламыйм.

– Әлфис, урыныңа кереп ят! – дип кычкырды әтисе.

– Әти монда кермәскә кушты, абый, бүген син солтан, – дип пышылдады да Әлфис, чыгып китте.

Булат елмаеп куйды.

– Без дә ятыйк инде, – дип, чишенеп менеп ятты.

Сөмбел сәке читендә яткан мендәргә башын терәде, Булатның карашы аның аркасын көйдерде.

– Сөмбел, Сөмбел, аңла мине: үзем белән берни эшли алмыйм бит. Беләм: сиңа да авыр, миңа да кыен. Нишләргә соң безгә?

– Кайгырма, күп калмады, әз генә түз. Бала тугач, әгәр исән калсам, мин монда кайтмам. Әгәр минем белән берәр хәл булса, баланы ташлама, әнкәй белән әткәй үзләре исән чакта ятим итмәсләр. Мин синең муеныңа гомерлеккә асылган таш түгел, курыкма, – дип пышылдады Сөмбел.

Булат бу сүзләрдән соң берара тынсыз калып ятты, аннары әкрен генә кочаклап, Сөмбелне үзенә тартты.

– Ни сөйлисең син? Яшь бала белән кая бармакчы буласың? Мин бит сине кумыйм.

– Мин куганыңны көтәргә теләмим. Әни янына кайтырмын, аңлар әле. Әни кертмәсә, Верочкага барырмын, ул һәрвакыт мине үзенә чакыра.

– Ә бала?

– Әгәр исән-сау котылсам, мин кайда, ул шунда булачак.

Булат авыр сулап, күзләрен аның куе чәчләре арасына яшерде, кысыбрак кочаклады. Йөрәк түреннән кайнар хисләр ташып чыкты, жәлләп тә, сөеп тә чәчләреннән шашып-шашып үпте. Үз-үзе белән көрәшеп арыган Сөмбел каршы килмәде, аның ял итәсе, беразга гына булса да онытыласы килде.

Булатны шундый ярата, аны шундый сагынды, ул кагылган һәр җире ут булып янды. Булатның аны яратып түгел, бәлки жәлләп кенә кочаклавын да, бүтән кеше белән чагыштыруын да – барысын, барысын читкә куып, тагын бер минутка, тагын әз генә үзен һавада очкан каз каурыедай хис итте. Алар күз яшьләре кипкәнче үбештеләр, аннары берсүзсез генә кочаклашып йокыга киттеләр.


"Акчарлак" газетасының 2014 елгы архив саннарыннан алынды...
Рубрика: ПРОЗА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ