Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сагынырсың – мин булмам (2)

12 Декабрь 2018 1346
(шул исемдәге әсәрдән өзек)
Шундый җилбәзәк кыз булмый инде. Моңа әле үсәргә дә үсәргә, башында җил уйный. Ләкин ни өчен нәкъ аның янына йөрүен Булат үзе дә аңлата алмас иде. Эштән кайтуга, аяклары үзеннән-үзе кыз торган бүлмәгә илтте. Кичләрен аны бишенче катка кадәр күтәреп алып менә дә, баскычта таңга кадәр дөньяларын онытып үбешәләр, кызның иреннәре шундый татлы, алардан аерыласы килми. Иртәнге якта гына кызны бүлмәсенә озатып төшеп китә. Болар барысы да вакытлыча, вакыт уздырыр өчен дип, үз-үзен тынычландырырга тырыша. Аның Фәридәсе бар, аңа шундый хатын гына кирәк. Менә, ичмасам, ул тиң дә, пар да... Моңарчы шулай уйлады, болай булыр дип башына да китермәде.

Сөмбелнең алсу йөзе, кара кашлары, озын керфекләре, ул яраткан чия иреннәр хәзер башка... Көл төсенә кергән йөз, моңсу күзләр, яргаланган иреннәре әз генә кыймылдаса, яраларыннан кан чыгар кебек. Күмәч кебек йомшак куллар тире белән сөяккә калган, энә кадаган җирләр күгәргән. Булатның башы әйләнә, күңеле болгана башлады, ул әкрен генә торып коридорга чыкты, салкын диварга сөялде. Йөзе агарды, куллары калтырады, бугазына нидер утырды, һава җитми башлады, күлмәк изүен ычкындырды. Аның хәле киткәнен күреп, Римма урыныннан сикереп торды:

– Булат абый, ни булды сиңа? Кил, утыр монда, – дип, аны кушеткага утыртты.

– Һава җитми, әллә ни булды, – дип, Булат ике кулы белән башын кысып тотты.
Римма стакан белән су бирде.

– Мә, эч, тынычлан. Кан басымың күтәрелгәндер, хәзер дару да бирәм.

– Римма, әйт әле, ул тереләчәкме? Ул үлмәячәк бит, дөресен әйт! – дип егет ялварулы күзләре белән Риммага текәлде.

– Белмим, ике атна инде бернинди үзгәреш юк. Үзең күрәсең, хәле шәптән түгел, ул синең ярдәмеңә мохтаҗ, Булат абый. Ялгызы гына җиңә алмаячак, син өйләнергә ашыкмасаң иде...

– Алар эндәшми озак утырдылар.

– Бар, кайт инде, Булат абый. Иртәгә килерсең, уянгач сөй­ләшеп карарсың, юатырсың. Аның беркем белән сөйләшкәне юк, телсез кеше кебек бер ноктага карап тик ята, бәлки, сиңа берәр сүз әйтер. Син аны хәзер ташлама инде, бу мәрхәмәтсезлек бит.

Икенче көнне Булатка эшкә икенче сменага булганга, иртәнге якта бар көчен уч төбенә кысып, Сөмбел янына килде. Кыз тыныч кына бер ноктага карап ята иде.

– Исәнме, Сөмбел, хәлең ничек? – диде егет, аның тавышы калтырап, әллә ничек килеп чыкты. – Мин кичә дә килгән идем, син йоклый идең, бүген менә эшкә икенче сменага булгач, иртән килдем. Сиңа нәрсә алып килим? Нәрсә ашыйсың килә? Син әйт, читенсенмә. Сөмбел, мин бит берни белмәдем, белсәм, әллә кайчан килер идем. Син миңа үпкәләмә, яме. Син терелгәч, әйбәтләп утырып сөйләшербез, син бит акыллы кыз, барысын да аңлашырбыз, тизрәк терел генә.

Сөмбел берни дәшми, бер ноктага текәлеп ятуын белде. Җансыз бер кешегә охшаса да, ул үз уйлары, үз дөньясы эчендә кайнады. “Ник килгән, аның ямьсез, теткәләнгән күлмәк кебек таушалган йөзен, җанын күрергәме? Исән, чибәр чагында да яратмаганны, хәзер бөтенләй яратмыйдыр”. Сөмбелнең: “Кит, башка килмә, карама миңа. Синең өчен мин юк инде. Син башканыкы, якын килмә” – дип кычкырасы килде. Иреннәре шытырдап, бер-берсенә ябышты, күңеле өзгәләнде, җаны әрнеде, тик тавышы гына чыкмады. Әтисенең исән чакта яратып җырлый торган җыры бар иде: “Әҗәлләрең җитсә, әйт үземә, таптый-таптый үзем күмәрмен”. Шул җыр колагында яңгырады да яңгырады. Сөмбел күзләрен йомды. Әллә йокыга китүе булды, әллә авыр уйлар уйлап акылдан язмасын дип, аны бу газаплардан коткарасы килеп, Ходай ярдәмгә килде: әллә нинди өермә аны үзе белән бөтереп алып китте. Кинәт кыз күңелендә ниндидер җиңеллек тойды, болытка утырып, тирбәлә-тирбәлә, каядыр очты да очты. Әллә нинди көчләр аны матур болынга, чишмә буена алып килде. Челтерәп аккан чишмәдән комсызланып су эчте. Чишмә суы аның янган йөрәген, җан әрнүен басты. Суның икенче ярыннан, аңа карап, ап-ак күлмәк-ыштан кигән ак сакаллы бер бабай елмая иде. Ул ерактан килгән тавыш белән Сөмбелгә эндәште:

– Эч, кызым, эч. Син озакламый терелерсең. Синең бәхетең алда әле. Озакламый улың туар, мәхәббәтең яныңда. Син бирешмә, сабыр бул, сабыр. Ә хәзер бар, өеңә кайт, сине анда көтәләр.

Сөмбел уянганда, бөтен җир караңгылыкка чумган, янында беркем дә юк иде. Ул үзендә ниндидер көч барлыкка килүен тойды, селкенеп карады. Кинәт аның бик нык ашыйсы килде. Күргән төшен исенә төшерде. Нинди матур алан, нинди тәмле су... Ә бабай, бабай нәрсә диде? Йә Ходай, ул бит улың туачак, диде. Сөмбел әкрен генә эчен сыйпап карады. Эче бераз беленә башлаган. Аның ашыйсы киләдер, әйе, без ачыктык, ахры, улым.

Сөмбелнең күзенә йокы кермәде, төн буе керфек тә какмады. Иртән-иртүк Верочка килеп җитте. Гадәттәгечә, керә-керешли елмаеп:

– Кояшым, хәлең ничек, ничек йокладың? – дип сорады. – Тышта салкын, тиздән кыш җитә, син чыгуга, чын кыш булачак.

– Верочка, минем бик ашыйсым килә, ипи булса да бир әле.

Ике атна буе телсез яткан Сөмбелнең телгә килүе, ашарга соравы Верочканы сискәндереп җибәрде.

– Могҗиза, могҗиза бит, үзе сөйләшә, үзе ашарга сорый, – дип бот чапты.

– Хәзер, кояшым, хәзер, – дип, ишеккә йөгерде, аннан кырт борылып кире килде, карт булса да бик җиңел гәүдәле иде ул.

– Сөенечтән башым эшләми. Мин бит сиңа шулпа алып килдем, менә, ипиләп аша әле.

Верочка, аны мендәргә сөяп утыртып, болай булгач, тереләсең дип, шатланып, шулпа бирде. Сөмбел, тырыша-тырыша, бер телем ипи белән бер касә шулпа эчте, аның өчен бу да зур җиңү иде.

Иртәнге сәгать унда палатага Булат килеп керде, алар бүген күзгә-күз очраштылар. Верочка, комачауларга теләмичә, коридорга чыгып китте. Сөмбел бүген күзләрен куе керфекләре астына яшермәде. Булатның “Исәнме” дигәненә дә керфек кенә какты.

Егет карават янына чүгәләде:

– Хәлең ничек? Мин сиңа алмалар алып килдем, тагын нәрсә алып килим, син әйт кенә.

Сөмбел, бөтен көчен җыеп, үзенең карарын әйтергә уйлады. Ул үзе өчен нәтиҗә чыгарган иде.

– Булат, бүтән минем яныма килеп йөрмә, кирәкми, жәлләмә дә мине. Мин ничек тә үзем ерып чыгармын. Бар, кит, минем барлыгымны оныт, килмә. Бар, миңа әйләнеп тә карама.

Булат кыздан мондый сүзләр көтмәгән иде, ни әйтергә дә белмәде. Сөмбел елар, ачуланыр, үпкәләр, шулай да ничек тә җайланыр әле дип уйлады, ләкин болай булыр димәгән иде. Ә ул еламады да, битәрләмәде дә; алай эшләсә, Булатка җиңелрәк булыр иде. Сөмбелнең көйдереп караган карашы күз алдыннан китмәде. Кыз, кинәт балалыгын югалтып, олыгайган иде.

Булат салкын урамга чыкты, әкрен генә тулай торакка таба атлады.

Сөмбел, бик әкренләп булса да, үзен кулга алып, терелә башлады. Әнисе килеп йөрде, Верочка көн дә янында булды. Атна башында, сумка күтәреп, Байрас килеп керде. Үзен шаян, көр күңелле итеп тотарга тырышты. Ул Сөмбел янына абыйсы йөридер, икәүләп йөрсәк, килешмәс дип, моңарчы килмәгән иде. Бу ялда, авылга кайткач, абыйсы белән сөйләште. Абыйсының больницага йөрмәвен ишеткәч:

– Алайса, Сөмбел янына үзем барам, миңа ярыйдыр бит, минем аның каршында бер гаебем дә юк, – диде.

Сөмбел аз гына елмая, Байрас белән сөйләшә башлады. Булат турында икесе дә бер сүз кузгатмады. Байрас Верочка белән дә уртак тел тапты, кич белән икесе бергә кайтып китте.

– Әйдә, чәй эчеп чыгарсың, син эштән кайтып ашамагансыңдыр, – дип, беркөнне Верочка Байрасны өенә чакырды.

Верочка бер бүлмәле кечкенә генә фатирда яши. Бүлмә бик пөхтә җыештырылган, һәр әйбер зәвык белән эшләнгән, һәрнәрсә үз урынында. Верочка аны бик тәмле аш, чәй белән сыйлады. Көтмәгәндә:

– Әйт әле, үскәнем, абыең белән Сөмбел турында син ни уйлыйсың? – дип сорап куйды.

– Ни әйтергә дә белмим, үзем дә аптырыйм. Абый Яңа елда өйләнергә җыенган иде. Сөмбелгә түгел, башкага. Хәзер ул да нишләргә белми. Ул бит аңа килеп йөрмәскә кушкан.

– Әйе шул, мин гарип түгел, миңа аның жәлләве кирәк түгел, ди. Беләсеңме, ул бит әнисеннән курка, бала турында белсә, өйдән куып чыгарыр, бала белән кая барырмын дип, бик кайгыра. Больницадан чыккач, баласын алдырмагае, аңа хәзер аборт ясатырга да соң. Әнисе берәр әбигә алып барып, берәр нәрсә ясатса, аннары башка баласы булмаса? Менә шуларны уйлыйм да курка калам. Минем дә балам булмады, берне югалттым, башканы Ходай насыйп итмәде. Хәзер менә, үзең күрәсең, япа-ялгыз. Бала тапмый торган хатын бер иргә дә кирәкми. Мин Сөмбел өчен бик кайгырам, әле аның авыр көннәре алда, авылда бит, үзең беләсең, ирсез бала тапкан хатынга бөтенләй икенче караш, күзен дә ачырмаячаклар.


"Акчарлак" газетасы архивыннан, 2014 ел саннарыннан алынды. Дәвамы бар.
Рубрика: ПРОЗА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ