Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сабак

5 Февраль 2019 688
(Рабит Батулланың “Илбашы” исемле әсәреннән өзек)
Минтимернең тәкъдирендә шулай язылгандыр инде, күрәсең, аны беренче курстан ук староста итеп куйдылар. Институтта укый башлаганчы ук, сентябрь аенда, аларны авылга бәрәңге алырга юлладылар.

Студентлар авылга бәрәңге алырга килгәч, кызыклар була иде инде ул.
Балачакта ук Минтимер үзе өчен эчке тәртип кагыйдәләрен булдырган иде, ул үз-үзен кулда тотарга өйрәтте. Кемнеңдер үз эшенә җавапсыз караганын, әштер-өштер эшләгәнен күрсә, күңеле әллә нишләп китә. Институтта укыганда да ул шушы, үзе төзегән кагыйдәләрне тотарга тырыша иде.

Курсның старостасына эчке тәртип кагыйдәләреннән читкә чыккан студентны шелтәләргә, клубта кичә вакытында хәттин ашса, тиз генә җыелыш җыеп, студентның тәртибен тикшерергә, колхоз эшеннән кыяклаганнарга кисәтү ясарга хокук бирелгән. Ә бит андыйлар да табыла, алар үзләрен башкалардан өстен куя, башкаларны кимсетә торган гамәлләр кыла.

Толя Марамыгин атлы бер студент бар иде аның курсында. Үзе укуын да рәтләп укымый, колхоз эшеннән дә гел кыяклау ягын карый, иң алдан ялга утыра, иң арттан кузгала. Бәрәңгенең сабагын гына йолкый, бәрәңгесен туфракта калдыра. Минтимер, бу эшне сизеп, Толяны читкәрәк алып китеп кисәтү ясады:

– Кешеләр бу бәрәңгене халык өчен үстергән, көч түккән, ә син аны туфракта черергә калдырып китәсең! – дип битәрли башлаган иде, Марамыгин аның сүзен тыңлап бетермичә китеп барды да, аннан, борылып:

– Чаплашка! – дип кычкырды. – Какое твоё дело!

«Чаплашка» дигәненә Минтимернең исе дә китмәс иде, түбәтәй киеп йөргәч, «чаплашка» инде, әмма Анатолий бу сүзне шундый нәфрәтле, шундый мыскыллы итеп әйтте ки, Минтимер ни сабыр булырга тырышса да түзмәде, кулындагы зур гына бәрәңгене Толяга томырды. Бәрәңге тегенең уң чигәсенә килеп тиде. Ул, ике кулы белән бәрәңге тигән җирен каплап, җиргә чүгәләде. Минтимер каушап калды, шундук Толя янына атылды. Бичараның күз төбе күгәреп-кабарып чыккан иде.

Бу хәлне башка студентлар да күреп торды, алар Минтимер яклы иде. Шулай да ул, мине институттан куарлар инде дип, хафага калды.

– Курыкма! – диде сыйныфташы һәм авылдашы Гайнулла Гыйззәтуллин пошаманга калган Минтимергә. – Чакырсалар, без – шаһитлар да барырбыз. Чакырсалар, чатнатып әйт: СССРның төп Законы ни? Дөрес! Конституция, диген. Конституциядә ничек язылган, диген. Конституциядә «СССРда халыкларның, милләтләрнең хокукы тигез!» диеп язылган, диген. Бәс, милли низаг чыгарырга маташканы, ягъни сине түбәтәй киеп йөргәнең өчен «чаплашка» дип мыскыллаган Анатолий Марамыгинның үзен комсомолдан чыгарып, институттан куарга була!

Авылдашы, шәриге Гайнулла Гыйззә­туллин, институтны тәмам­лагач, Бөгелмәдәге һөнәр училищесы директоры булып китәчәк.

Чыннан да, эшне зурга җибәр­мә­деләр. Анатолий да бәлаләп йөрмәде. Ләкин ул үзенең тар маңгаена зур бәрәңге генә түгел, зур сабак та алган иде.

Сабак алды ябалак!

– Этнең койрыгын кем киссә, шуңар җизнәй дип әйтә! – диде дусты Гайнулла дустына.

Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ