Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сүзсез гимн сүзле булды

4 Март 2013 1180
20 ел дәвамында сүзсез яшәгән Татарстан гимны, ниһаять, шушы көннәрдә сүзле булды. Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан гимны беренче тапкыр сүзләре белән яңгырады.
Ике минут утыз секунд дәвам итүче дәүләт гимнының сигез юлы – татарча, сигез юлы – рус телендә. Закон нигезендә аларны бары тик бергә, тулаем башкару гына таләп ителә.

Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белән шул хакта сөйләштек.

– Разил абый, ни өчен 1990 елларда ук сүзле гимн кабул итмәдегез?

– Ул елларда Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул иткәндә, республикабыз статусы хакында референдум үткәргәндә һәм беренче мөстәкыйль Конституциябез өчен тавыш биргәндә без үз алдыбызга дәүләтчелегебезне тергезү максатын куйган идек. Әмма ул юл шактый бормалы һәм сикәлтәле булып чыкты. Бар нәрсә дә без теләгәнчә, без ниятләгәнчә генә бармады. Ил сәясәте, дөнья хәлләре үзгәрде, дөнья белән бергә үзебез дә, Конституциябез, законнарыбыз да үзгәреш кичерде.

1993 елда Татарстан гимнын кабул иткән вакытта Югары Советта шактый бәхәсләр булып алган иде. Башта без гимн музыкасының төрле вариантларын тыңлап, арадан кайсын сайларга белмичә шактый баш ваттык. Аннары гимнга сүзләр кирәкме-юкмы дип тә ярыйсы гына шаулашып алдык. Берәүләр: “Гимн сүзләрсез була алмый, без бит Россия Конституциясендә “дәүләт” дип аталган республика”, – дип үз таләпләрен куйса, икенче берәүләр: “Без әле бик болгавыр заманда яшибез, илебезнең кая барганын, нинди җәмгыять төзегәнебезне дә анык кына белмибез”, – дип сүзсез гимн өчен тавыш бирергә чакырдылар. Мин үзем ул вакытта беренчеләр ягында идем. Россиядәге барча милли республикалар, бик күп өлкәләр һәм хәтта муниципаль берәмлекләр авыз тутырып, горурланып үзләренең гимннарын җырлаганда Татарстан ватандашларының телсез кеше кебек сүзсез музыкага баш селкеп, моңаеп торуы шактый сәер күренеш иде.

– Гимн сүзләре язу катлаулы эштер инде ул?

– Гимн өчен идеологик һәм әдәби яктан камил шигырь язу гаҗәеп катлаулы эш булып чыкты. Эстрада җырлары иҗат итү өлкәсендә тел чарлаган кайбер мәшһүр шагыйрьләребезнең дә гимн тексты язарга алынмавы шул хакта сөйли булса кирәк. Сигез юллык шигырь форматында күпмилләтле республика өчен иң зарур һәм мөһим сыйфат булган халыклар дуслыгы да, гасырдан-гасырга күчеп килгән мәңгелек идеалларыбыз да, тарихи традицияләребез дә, алга куйган максатларыбыз да – һәммәсе урын алырга тиеш.

– Бүгенге гимнда боларның барысы да чагыламы соң?

– “Сүзле гимн”да һәммәсенә дә урын табылган. Дөрес, арада Рамазан Байтимеров авторлыгына карата үзгәрәк фикер әйтүчеләр дә булды, комиссия эш барышында аларга да игътибар иткәндер. Ләкин монда шул нәрсә бәхәссез: беренчедән, бүгенгә кадәр без аягүрә басып тыңлаган гимн музыкасын язарга бөек композитор Рөстәм Яхинны шул Рамазан Байтимеров шигыре рухландырган, димәк, анда Рамазан Байтимеров рухы да бар дигән сүз. Икенчедән, гимн сүзләренә шагыйрьнең төп идеясе – Ватанга мәхәббәт хисләре салынган, шигырьнең үлчәме дә элеккечә калган. Конкурс барышында бу шигырьгә төрле кешеләрнең күпмедер өлеше, хәтта аерым-аерым сүзләре дә кергәндер. Советлар Союзы гимнын язганда Сергей Михалков белән Габриэль Эль – Регистан текстына Сталин да үз тәкъдимнәрен керткән, хәтта берничә сүзне үзгәрткән диләр. Әмма Сталин гимн авторлыгына дәгъва кылмаган.

– Ни өчен гимн ике телдә?

– Татарстан гимнына конкурс игълан ителгәндә аның ике телдә булуы хакында таләп куелган иде. Бу инде эшне икеләтә катлауландыра дигән сүз. Минемчә, ул мәсьәлә дә шактый уңышлы хәл ителгән һәм шуның белән республикабыздагы ике дәүләт теленә дә бертигез мөнәсәбәт булуына ишарә ясалган. Гимнның татарча һәм русча өлешләрендә дә сүзләр бик гади һәм аңлаешлы, татарча – 33, русча – 36, барлыгы – 69 сүздән торган текстны яттан җырлау беркемгә дә кыен булмас дип уйлыйм. Татарстан радиосы һәм телевидение дә һәр иртәне сүзле гимн белән башлап җибәрер.
                                                                                                                                                                  
ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2497
3 Ноябрь 2020 13:21 1824
29 Октябрь 2020 14:38 1432
ӨСКӘ