Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сәйдә Аппакова кичәсендә Габделфәт Сафин җырлаячак (АУДИО+ВИДЕО)

16 Сентябрь 2016 1430
Быел Сәйдә абыстай Аппакованың дини эшчәнлегенә 35 ел тулды. Моннан берничә ай элек кенә аның “Тузмый торган бүләк” исемле икенче яңа китабы дөнья күрде. Менә шул уңайдан, Сәйдә Аппакова барлык дин кардәшләрен 26 сентябрь көнне 18:00 сәгатьтә Казанның Тинчурин театрында узачак кичәсенә чакыра. Вәгазьченең бу көнгә ничек әзерләнүе турында аның үзеннән сорадык.
– Сәйдә абыстай, нихәлләрегез бар? Бу кичәдә Казан тамашачысын ниләр көтә?

– Аллага шөкер, исән-саумын. Һәр көнемә сөенеп яшим. Хәзерге вакытта мине нәрсәләр борчый – вәгазьләрем гел шулар турында. Бу кичәдә әти-әниләребезнең ничек яшәргә өйрәтеп калдыруларын аңлатырга тырышырмын. Ни өчен никахларыбызның гомере кыска? Күбесе аерылыша. Бу бит хөкүмәтебезнең нигезен какшату дигән сүз. Без моңа игътибарсыз яшәргә тиеш түгелбез. Бу һәрберебезнең йөрәгендә булырга тиешле. Безнең балаларыбыз – безнең киләчәгебез. Ни өчен балаларыбызны кечкенәдән үк тәрбияли белмибез? Ни өчен кыз баланы – ана, ир баланы гаилә башлыгы булырга өйрәтмибез? Менә шуларны аңлатмакчы булам. Казан тамашачысына гына түгел, Россиянең бөтен мөселманнарына – нинди җитешсезлекләребез бар, шуларны булдырмас өчен мисаллар китереп сөйлим.

– Гомумән, вәгазьләргә ничек әзерләнәсез? Моңа сезне кем өйрәтте?

– Вәгазь сөйләргә әнием өйрәтте. Ничек итеп кеше алдында чыгыш ясаудан башлап, сулыш алуга кадәр. Биш яшемдә намаз һәм вәгазь укырга өйрәткән кешем ул минем. Кая гына барсам да, әнием әйткән сүзләрне истә тотып эшлим. Ул инде минем канга сенгән. Лаеклы ялга чыккач, үз программамны төзеп, 9 ел буе гимназияләрдә 124 сәгатьлек диннәр тарихын укыттым. Укучыларның әти-әниләрен чакырып, җыелышлар үткәрә идем. Мәктәп директоры белән сөйләшеп, әлбәттә. Башта әти-әниләрен бергә җыйдым. Аннары әтиләрен аерым, әниләрен аерым җыеп үткәрә башладым. 1983 елдан миңа абыстай вазыйфасын йөкләделәр. Мин аны авыр кабул итсәм дә, тора-бара гадәтләндем инде.

сайт1.jpg

Сәйдә абыстай Аппакова (сулдан беренче) Апас районының Кече Күккүз авылында 

– Казанда узачак кичәгезгә килүче тамашачыларга әйтер сүзегез бармы?

– Бар. Кичә ике сәгать буе барачак. Күбрәк үзем чгыш ясармын. Ахырдан тамашачының сорауларына җавап бирермен дип уйлыйм. Сорауларга бүленеп сөйләп булмас. Шуңа, тоташ сөйләгәннән соң гына тамашачыларның сорауларына җавап бирермен, иншаллаһ. Сорауларны төгәл, 3-4 җөмлә иттереп әзерләп килсеннәр иде. Вәгазьдә начар сүзләр булырга тиеш түгел. Тәнкыйть булса да, шатлык булса да мин аларны кабул итәм.

– Сәйдә абыстай, вәгазьләрне Россия буйлап сөйлисез. Иң озын вәгазегез ничә сәгатькә сузылды?

– Чувашиядә 9 сәгать буе өзелмичә вәгазь сөйләдем. Иртәнге тугызда башладым, кичке алтыда бетердем.

– Казанда узачак кичәне көтәсезме? Нинди теләктә каласыз?

– Бик тынычмын. Борчылмыйм. Бөтен авырлыгы Габделфәт Сафин белән аның тормыш иптәше Рузилә Сафинага төшә. Казанда узачак бу кичәне оештырырга, “Тузмый торган бүләк” исемле ике китабымны чыгарырга ярдәм иткәннәре өчен Аллаһы Тәгалә исәнлекләрен бирсен. Бик хөрмәт итәм үзләрен. Балаларының рәхәтен күреп яшәсеннәр. Бәхетле булсыннар. Габделфәт бу кичәмдә җырлаячагын әйткәч, бик сөендем.

P.S. Билетларны К.Тинчурин театрыннан яки “Акчарлак” редакциясеннән килеп алырга мөмкин. Безнең адрес: Сибгат Хәким ур., 3 йорт, 7 офис. (“Яшьләр үзәге” тукталышы)

Белешмәләр өчен телефон: (843) 562-11-56
Сәйдә абыстай Аппакова белән Рузилә Сафина Апас районының Кече Күккүз авылында булдылар
Телефоннан Сәйдә Аппакова сөйли
00:00 / 00:00
Казанда узачак Сәйдә Аппакова кичәсенә чакыру
00:00 / 00:00

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ