Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сәйдә абыстай кичәсендә халык елады да, көлде дә (ВИДЕО)

27 Сентябрь 2016 2127
Дүшәмбе көнне Тинчурин бинасында танылган вәгазьче, җәмәгать эшлеклесе Сәйдә абыстай Аппакованың “Тузмый торган бүләк” дип исемләнгән кичәсе узды.
Күптән түгел абыстаебызның “Тузмый торган бүләк” исемле икенче китабы басылып чыкты, дини эшчәнлегенә быел 35 ел тулды. Ул гомер буе халык арасында, Коръән ашларында, кая чакырсалар – шунда булды. Ә кичә ерак араларны якын итеп, Сәйдә абыстайны котлар өчен тамашачы үзе җыелды. Мисал өчен, сабалылылар автобус ук яллап килгән иде. Күпләр билетлар беткәнче дип аларны алдан юллап куйса, икенчеләре шул көнне генә касса янына чиратка басты. Нәтиҗәдә, билет җитмичә калучы кешеләр дә булды. Әмма аларны кире бормадык. Вәгазьгә сусаган халкыбызны залга уздырдык. Ике сәгатьтән артык барган кичә бер тында узды. Кичәне Рузилә Сафина алып барды. Сәйдә абыстайның ир-хатын, килен-каенана, әдәп-әхлак, тәрбия темаларын күтәргән тормышчан вәгазьләрен тыңлап, тамашачы үзенә җан азыгы, иман байлыгы җыйды. Ак әбиебез кайбер урыннарда шаян сүзләр әйтеп көлдерде, шунда ук гыйбрәт сөйләп күзләрне яшьләндерде. Кичәне бизәп Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Илүзә Вәлиуллина моңлы җырлары белән күңелне айкады.

Бөтендөнья татар конгрессы, “Эшлекле Россия” гомумроссия иҗтимагый оешмасы, ТР Мөселманнары Диния Нәзарәте, “Россия мөслимәләре берлеге”нең гомумроссия иҗтимагый оешмалары вәкилләре Сәйдә Аппаковага рәхмәт хаты тапшырды. “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән котлау хаты һәм Диния Нәзарәте белән “Хозур” нәшрияты тарафыннан күптән түгел генә басылып чыккан өр-яңа Коръән китабын бүләк итте. Сәйдә абыстай әлеге бүләкне алганда күз яшьләрен яшерә алмады.

Кичә тәмамлангач та халык тиз генә тара­лышырга ашыкмады. Сәхнә яны­на килеп, Сәйдә абыстай белән аралаштылар, фотога төштеләр.

P.S. Сәйдә абыстай Аппакова кичәсеннән соң, хис-кичерешләре белән уртаклашып, үзләренең районнарына дәшеп шалтыратучылар булды. “Халыкның хәзер ашарына ризыгы да, киенергә киеме дә бар. Ә менә җаннарына рухи азык бирүче мондый кичәләр юк. Башкаларга да күрсәтсәгез иде, – диде Сабада яшәүче Фәния апа Ибраһимова.

ТАМАШАЧЫ ФИКЕРЕ
Гүзәл Шәвәлиева (“Татаркино” оешмасының әйдәп баручы белгече):

– Әлеге кичә күңелемдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Сәйдә абыстай турында моңа кадәр ишетеп кенә белсәм, бу очрашуда аның белән якыннан таныштым. Үз-үзен тотышы, сөйләве сокландырды. Оештыручыларга зур рәхмәт! Без – яшьләрне мондый кичәләргә ешрак чакырырга кирәк. Чөнки киләчәгебез өчен кирәкле бик мөһим темалар күтәрелә. Ир белән хатын-кыз мөнәсәбәтләрен тормыштан алынган мисаллар белән аңлаешлы итеп сөйли Сәйдә абыстай. Безнең өчен бу бик кирәкле сабаклар. Шушы көннәрдә аның китабын сатып алырга җыенам.


P.S. “Тузмый торган бүләк” китабының кыскача эчтәлеге:
Вәгазь сөйләү кирәкме?
Гомерлек ярны ничек сайларга?
Кызлар колагына бер сүз
Егетләргә бер үгет
Никах – Аллаһ бүләге. Аны ничек саклыйсы?
Юлдан язган хатыннарга ни дияргә?
Никахтан соң яшәү
Аерылышулар саны арта. Сәбәбе нидә?
Мөселман гаиләсендә ир-хатын мөнәсәбәтләре
Бер-береңә юл кую
Гаепне үзеңнән эзлә
Шәфкать туташлары карчыкларга ник зарлана?

1.jpg

2.jpg

3.jpg


4.jpg

5.jpg

6.jpg

7.jpg


8.jpg

9.jpg

10.jpg

Игорь Заломский фотолары

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ