Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сәйдә абыстай Аппакова: “Сау-сәламәт туган баладан инвалид ясыйбыз” (ВИДЕО)

18 Июль 2016 2279
“Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсенең чираттагы кунагы – милли-дини мирасыбызны кайгыртып, шушы олуг вазыйфаны нәсихәт-дәресләре, ялкынлы чыгышлары һәм вәгазьләре аша үтемле итеп җиткерүче Сәйдә абыстай Аппакова булыр. Изге Рамазан аеның соңгы көннәрендә “Тузмый торган бүләк” (икенче китап) китабы дөнья күргән иде. Әлеге китапта да актуаль сорауларга жаваплар бар. Әйтик, ни өчен дога кылганда битне бер генә тапкыр сыпырырга? Учларга нинди мәгълүмат язылган? Гомерлек ярны ничек сайларга? “Муен” вазыйфасын ничек үтәргә? Ир-егетнең өйләнер вакыты кайчан җитә һ.б.
– Сәйдә абыстай, ни өчен китапка “Тузмый торган бүләк” дигән исем бирдегез?

– Билмилләәһир-рахмәәнир-рахииим! Бала вакытта гаиләдә әйтелгән сүздән килеп чыкты ул. Бервакыт авылга кайткач әнидән: “Бөтен кеше балаларына бүләк бирә, нишләп син безгә бер дә бүләк бирмисең?” – дип сорадым. “Кызым, бар, Зәйнәп апаңнан мунчаны сорап чык та, мунча як, бергә керербез”, – диде әни. Мунча өлгергәч, кердек. Коена торган урынга алып чыкты. “Миңа карап тор, кызым”, – диде. Әни госел коена. Госел коенуны, намаз укуны биш яшебездән бирле беләбез. Шуннан соң: “Менә бу – тузмый торган бүләк. Минем бүләгем шушы”, – диде. Авызым турсайды инде. Бүләк дигәч, кулга бирә торган бүләк дип уйладым.

Аннары: “Әйдә, кызым, кибеткә барып килик”, – диде. Тукыма алдык. “Күлмәк тегәрсең”, диде. Ул вакытта миңа 17 яшь. Кая озын күлмәк киясең инде! “Килер бер вакыт. Әле сез яшьләр. Картаерсыз. Бер истәлегем булыр. Күлмәк тегәрсең”, – дип бүләк ясады. Китапның исемен шушы хатирә белән бәйләргә булдым.

– “Тузмый торган бүләк” китабының беренчесендә сез бала тәрбияләргә өйрәткәнсез. Икенче китапта нәрсәләргә басым ясарга тырыштыгыз?

– Ни өчен безнең никахларыбыз кыска, дигән сорауны күтәрдем. Кайда безнең ялгышыбыз? Нәрсә эшләргә кирәк? Тарихи мәгълүматлар, әнием сөйләп калдырганнар буенча бала ана карынында ук тәрбияләнә башлый. Ана карынында 121 көннән соң балага Аллаһы Тәгалә фәрештәләр белән дүрт төрле нигъмәтне җибәрә: баланың гомере, һөнәре, нәрсә ашаячагы һәм бәхетлеме-бәхетсезме булачагы. Карында вакытта ук зур кеше белән сөйләшкән кебек сөйләшергә кирәк. Шул вакытта гына бала тәрбия алырга тотына. Карында ук бала әти-әнисенең талашканын авыр кичерә башлый. Әгәр без баланы сау-сәламәт тудырырга теләсәк, ананы вак-төяк хәсрәтләрдән сакларга кирәк.

1.jpg

– Гаиләдә тынычлык урнаштыру кем җилкәсендә?

– Ир җилкәсендә, хатында түгел. Гаилә ул – кечкенә генә дәүләт. Дәүләт башлыгы – ир. Вәгазьләр белән Татарстан, Россия буенча йөргәндә сораулар бирәм. “Ир баланы гаилә башлыгы, кыз баланы ана булырга өйрәтәбезме?” дигәч: “Өйрәнерләр әле”, диләр. Безне борынгы тәртип белән тәрбияләделәр. Әти-әни ашамыйча, өстәл янына утырмадык. Бала вакытта олылар янында тавыш чыгарырга ярамый дип өйрәттеләр. Ә хәзер әтиләре эштән кайтканчы, баланы ашатып куябыз. Әйтерсең лә бала – патша малае. Бала нәрсә сораса, шуны алып бирәбез. Ул нәрсә дисә, шуны таләп итәбез. Никах һәм туй ясап, өйләндереп тә куябыз.

Ир белән хатын булганнан соң, беренче низагта ук тәрбиясез, хезмәтсез үскән ир белән хатын нишләргә белми. Аптырашта калалар. Уйлап та тормыйлар, берсе машинага утырып, икенчесе арбасын тартып, әти-әнисенә кайтып китә.
Әтиемнең әйткән сүзләре искә төшә. “Кызым, сиңа 7 яшь инде. Колхозда эшләрлегең бар”, – диде. Хәзерге заманда кайсы ата-ана 7 яшьлек баласына шулай дип әйтә ала?! Әйтү түгел, кашык белән ашатабыз. Бу нәрсә дигән сүз? Сау-сәламәт туган баладан инвалид ясыйбыз. Бу – татар милләтендә булмаган хәл.


– Ир белән хатын арасында тавыш чыкканда ничек итеп аны җайлап җибәрергә? Ничек итеп тавыш чыгармаска? Ничек итеп ялкау ирләрне эшкә күндерергә?

– Миңа: “Ирләребез ялкау”, – дип күп зарланалар. “Сез аны мунчалы кешегә алып барыгыз”, – дим. Бер алып барасың, икенче, өченче. Аннары хатыны: “Әйдә, без дә мунча салабыз”, – дисен. Ялкау ир: “Сал! Миңа мунча кирәкми”, – диячәк. Менә шул вакытта хатын-кызга эндәшми калырга кирәк. Үзеңнең дөреслегеңне белсәң дә, телне тыеп калырга. “Җаным, без дә мунча салырбыз, алла боерса”, – дип җайлап әйтергә. Хатын-кызларга ир-атка карата йомшаграк, артист булырга кирәк. Акырып-бакырып, бөтен эшне үз җилкәгезгә алырга ашыкмагыз. Ир үзен гаилә башлыгы итеп тоеп яшәргә тиеш. Никах темасына көннәр-төннәр буе сөйли алам. Болар турында китабымда бәйнә-бәйнә барысын да аңлаттым. Минем язганнарым әрәмгә китмәс дип уйлыйм. Ә шушы китапны чыгаруда ярдәм иткәннәре өчен "Акчарлак" нәшрият йортының генераль директоры Рузилә Хәсим кызы белән аның ире Габделфәт Сафинга чиксез рәхмәтләремне җиткереп калам. Бәхеттә, тигезлектә яшәүләрен телим. Балаларының рәхәтләрен күреп яшәсеннәр. Амин!

Эльза ГАЗИЗОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 902
ӨСКӘ