Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Сөттән каймак, эремчек ясап та сатабыз”

7 Июль 2016 1751
Хәзер кеше мал-туар асрап азап­ланмый. Итен дә, сөтен дә сатып алуны хуп күрә. Әмма берән-сәрән мал асраучылар да, башы белән шул эшкә чумучылар да байтак.


Күптән түгел Лаеш районы Сингел авылында булып, Миңнуллин­нар­ның гаилә фермасы белән танышып кайттым. Малкайларның үзләрен күреп булмады, алар көтүдә иде.

Илсур абый шушы авыл егете. Армиядән кайтканнан бирле фермада хезмәт куя. Мал караучы да, ферма мөдире булып та эшләп ала. Совхоз банкротлыкка чыккач, шул җирләрне алып, фермер булып та маташып карый. “Колагыннан кредитка чумган совхоз иде ул, эшләдек-тырыштык, вакытында каплап барырга тырышсак та, бурычларны түләп бетереп булмады. Инвестор килде дә ул ферманы бетереп китте”, – ди танышым. Шуннан гайрәте чигеп, авыл хуҗалыгы өлкәсеннән бөтенләй читләшеп тора. 2003 елда кибет ача, шуның тирәсендә генә кайнаша ул.

Хатыны Альмира апа исә Әгерҗе районы Иж-Бубый авылыннан. Әтнәгә укырга килгән җиреннән бу якларда төпләнеп кала. Миң­нуллиннар өч бала тәрбияли. Олы уллары Илфар инде үзе ике бала үстерә, уртанчы кызлары Илсөяр дә декрет ялында, ә төпчекләре Айсылуга исә 6 гына яшь.

– Мал-туарны яратам, – дип сүз башлады гаилә башлыгы Илсур абый. – Электән терлекне күпләп тоттык. 15әр баш мөгезле эре терлек асраган чаклар да булды. Президентның “Гаилә фермалары” дигән программасы чыккач, район башлыгы үзенә чакыртып алды. “Син булдырасың, менә сиңа мөмкинлек”, – дигәч, курка-курка гына булса да тәвәккәлләдем.

Шулай итеп, 2011 елда гаилә фермасы булып теркәлә Миңнуллиннар. Ферма бинасы төзү өчен эшне кредиттан башлыйлар. Хәер, бина төзегәндә 30%ы, сөт суыту җайланмасы алганда 50%ы кире субсидия булып кайтып, иш янына куш ясап куя.

Миңнуллин­нар­ның гаилә фер­масы үзләренең бәрәң­ге бакчасына урнашкан. Буен­нан-буена сузылган 40 метрлы абзар ул.

– Эшне өч сыердан башладык, – дип сүзгә хуҗабикә Альмира ханым кушыла. – Бүген 27 савым сыерыбыз бар. Барысы бергә 50 баш мөгезле эре терлек. Үгез бозауларны тугач та урнаштыра барабыз, чөнки урын җитми. Өч көннән сата башлыйбыз, бер ай дигәндә сатып бетерәбез. Тана бозауларны сыер итәбез.
Миңнуллиннар сыерларның нә­селле “Черный пест­рый”, “Холмогор” ише токымлы­ла­рына тукталган. Соңгысы 25-30 литр сөт бирә. Бүген алар тәүлегенә 300 литр сөт сава.

– Сауган сөтне шундук алып китүчеләр дә бар. Гадәттә, кичке сөтне суытабыз. Эшмәкәрләргә тапшырмыйбыз, үзебез сатабыз. Столбище, Усад, Олы Кабан, Русский Никольский, Ковали авылларында дүрт күз белән көтеп торалар. Сәгать ярым дигәндә урнаштырып кайтабыз. Сөтнең литрын 35 сумнан бирәбез. Калса, хатыным каймак, эремчек, сыр ясый, май яза. Аларга да сорау зур, җитми дә кала. Каймакның килосы – 320, эремчекнеке 140 сум. Алар кибетебезгә дә куелган, – ди Илсур абый.

Гаилә фермасы ачканчы да эшсөяр ир белән хатын кул кушырып утырмаган. 100әр баш сарык, каз, бройлер, 200әр тавык асраган. Аларга исә бүген урын юк, шуның белән генә бу эшчәнлек туктап тора. Миңнуллиннар тагын бер ферма төзү уе белән янып йөри. Бу чынга ашса, кош-кортка да урын була дигән сүз.

– Сыер малы керемне күп һәм тиз бирә, – ди Альмира ханым. – Кош-корт асрау сезонлы эш кенә. Узган ел 2 миллион 880 мең табыш алдык. Ягулык-майлау материаллары, утка, запас частька, сыерларга дару, уколга да шактый акча тотыла. Менә шулардан соң чиста табыш 1 миллион тирәсе калды.

– Итчелек тармагын үстерергә җыен­мыйсызмы? – дим Илсур абыйга.

– Беренче елларда, малларга урын күп булганда үгезләрне симертә идек. Итен үзебезнең кибет аша саттык. Хәзер урын мәсьәләсе килеп басты. Аннан соң сөтчелек тармагы күпкә отышлы бит. Бозаулар да вакытында урнаша бара. Аларга бәяне күз белән генә карап куям. Биш көнлекләрне 8әр меңнән җибәрдем. Өч айлыкларны 15 мең сумнан сатам. Зур үскән саен бәя төшә генә бара. Аллага шөкер, килешмичә борылып чыгып киткән кеше юк.

Илсур абый зур кредитлар алмыйча, эшне ике-өч баш сыердан башларга киңәш итә:

– 2012 елда безнең фермага министр Марат Әхмәтов килде, – ди ул. – “Нигә молокопровод, транспортер куймадың?” – дип сорады. “Куярга була. Тик ул очракта күбрәк кредит алып тезләнергә һәм шул тезләнүдән кире тормаска кала иде”, – дип җавап бирдем.

Чулпан ШАКИРОВА
Казан – Лаеш – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1106
ӨСКӘ