Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Сөт калыр, Ватан китәр”

5 Сентябрь 2014 1119
– Римзил абый, 30 август сезнең өчен нинди көн?

– Республика көне! Татарстан мөстәкыйльлек турында декларация кабул иткән көн. Татарстанның иң зур бәйрәме. Нәрсә генә әйтсәләр дә, “шәһәр көне” дисәләр дә, бу – өр-яңа бәйрәм. Ул көн 1990 елның 30 авгус­тыннан башланды. 24 ел узган... 30 август булмаса, Татарстанның хәле мөшкел булыр иде.

– Үзегез әлеге бәйрәмне ничек уздырасыз?

– 9-10нар тирәсендә Камал театры тирәсенә барып кайтам. Көндезге 2дә Тукай бүләген тапшыралар, Президент килә, шуларны карыйм.

– Украинадагы бүгенге чуалышларга килгәндә, сез кем яклы: Мәскәүме, әллә Киевмы?

– Мин Мәскәү яклы. Киев сәясәтенә үземнең мөнәсәбәтемне интернетта һәм мәкаләләремдә чагылдырам. Россия ул – Алтын Урданың дәвамчысы. Кырым аркасында Россия сәясәтенә нәфрәтләнергә сәбәп юк. Шулай килеп чыккан икән, димәк бу – Хрущев җибәргән хатаны төзәтү. Хрущевның да хатасы түгел, 1954 елда Үзәк Комитет карары белән бирә ул аны. Бернинди канунга сыймаган килеш. Ләкин Кырым 1954 елдан соң да СССР, Мәскәү карамагында булды. Бөтен СССР балалары “Артек”та ял итте. Ничәмә гасырлар буе артистлар, патшалар дача корып шунда яттылар. Кинолар төшерелде, ягъни Кырым 1991 елга кадәр бөтен СССРның уртак милке булып торды. Кырымны Украинаның шәхси милкенә әйләндерү – законга сыймый торган гамәл.

Кырым татарлары исә үз җирләренә ябышып ятарга тиеш, сәясәткә катнашырга тиеш түгелләр. Әгәр Татарстанга марсианнар килсә, Татарстан хакимияте һәм Татарстан сәясәтчеләре, беләсезме, нишләячәк? Алар үз халыклары турында уйлап, марсианнарга барып: “Әйдәгез, вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамә төзик”, – диячәк һәм дөрес эшләячәкләр. Дәрдмәнднең сүзен искә төшерегез: “Сөт калыр, Ватан китәр”.

Россиягә исә бернинди гарантия бирмим. Бәлки тора-бара ул да юкка чыгар, кем белә? Заманында Алтын Урда дәүләте булган, әмма шулай килеп чыккан – ханлыкларга бүленгәннәр бит. Моны Алтын Урда кешеләре үзләре эшләгән.

– Россия якын елларда таркалып бетәчәк, диләр...

– Алай тупас итеп өздереп әйтә алмыйм. Бүгенге дәүләт төзелеше, империячел тенденцияләр бетәчәк, әлбәттә. Әгәр дә зур сугышлар килеп чыкмаса... Бу – зур сәясәт, анда аек акыл һәм тарихны белү кирәк. Мин сугышка каршы. Рус милләтчеләренең көне килде, алар рус халкын яклап сугышка керергә әзер. Путин тыеп тормаса, әллә нинди бомбалар тотып кереп китәрләр иде. Алай булган очракта тагын да зуррак сугыш чыгарга мөмкин, чак-чак кына чыдап торалар. Киев радикаль милләтчеләр кулына төште. Мәскәүгә нәфрәт белән тәрбияләнгән буын үсеп җитте. Минем уйлавымча, сәяси кыйбланы да шул кешеләр билгели. Бу – Украинаны бетерү өчен эшләнелә. Һәм бу территорияне көчле, бай Европа илләре үзләштерәчәк, ул аларның дачасына әйләнәчәк.

– Качаклар проблемасы куера, җир­ле халыкның хакимият түрәләренең качак­лар, дип чабып йөрүләренә ачу­­лары килә. Качаклар Ростов өл­кәсендә, “безгә вәгъдә ителгән то­ракны бирегез!” дип демонстрация дә үткәргәннәр хәтта.

– Аларның ихтыяҗларын сәяси максатта уйнатучы сәяси төркемнәр бар, шулар котырта. Качаклар төбәкләрдә тотрыксызлык галәмәте китереп чыгарырга да бик мөмкин..

– 14 миллионга якын кеше Россия­дәге тормыштан туеп чит илгә китәргә уйлый икән. Россиядә тормышны начар дип саныйсызмы?

– Бездә тормыш халык өчен начар түгел. Чит илгә халыкның аерым талантлары гына кирәк һәм алар анда яши ала. Бездәге халык мондагыча яшәү, эшләү белән анда яши дә, эшли дә һәм урнаша да алмый. Телиләр икән, китсеннәр, беркем тыймый бит.

20 ел элек урам тулы машина да, фатир алулар да, чит илдә ял итүчеләр дә юк иде, хәзер бездә халык шактый симерде. Яшьләрне эшкә тәрбияләү түгел, калҗалы җиргә эшкә урнашу өчен генә укыталар.

Бүгенге тормышны әйбәт дип саныйм. Эш хаклары түбәнәйсә, эшсезлек булса, социаль проектларны кысарга мәҗбүр итсәләр, менә ул киеренкелек тудырачак. Һәрбер алга киткән илдә күсәк күтәреп көтеп торалар, виза бирмиләр, яхшы илгә кертмиләр безнең халыкны. Халык хәзер эшләмичә генә баерга өйрәнде. Яшьләр дә эшләмичә дә яшәп була дигәнгә өйрәнеп килә. Бу начар нәтиҗәгә китерәчәк. Товар чыгарган, хезмәт күрсәткән кеше бик аз калды бит хәзер. Бик күп ялган юристлар, икътисадчылар, ялган журналистлар, политологлар пәйда булды. Кыскарту булса, аларга кайда эш бар, шунда барырга туры киләчәк. Эленке-салынкы эшләгән кеше рәхәтләнеп яшәргә тиеш түгел. Әлбәттә, бу фәкыйрьлек, эшсезлек, социаль киеренкелек китереп чыгарачак, монысы аерым мәсьәлә.

– Россиядә гадел сайлаулар, бәйсез суд, парламент, телевидение юк. Болар бәйсез булсын өчен нишләргә кирәк?

– Мәгълүматны кыссалар-кыс­масалар да альтернатив каналлар күп бит. Сүз иреге мәсьәләсендә ул кадәр үк куркыныч дип әйтмим. Реаль сайлау, башкарма хакимияттә конкурентлык юк дәрәҗәсендә. Без моны үзебез эшлибез бит. Мөмкинчелеге булса бер генә кеше дә коррупциядән, блаттан баш тарт­мый. Җәмгыять шулай корылган икән, кемгә үпкәлисең?

– Санкцияләргә мөнәсәбәтегез ничек?

– Санкцияләр азык-төлекне эшкәртү һәм җитештерүне үзебездә үк әйбәт итеп эшләргә мәҗбүр итәчәк. Бу бик уңайлы форсат.

ГАБДЕРӘХИМ
                                                                                                                                  

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ