Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Сәрхушлек исерек кешенең генә проблемасы түгел, ә бөтен гаиләнеке”

7 Февраль 2017 1066
Ничә еллар инде эчкечелек җәмгыятьне тамырыннан корыта торган иң яман чирләрнең берсе булып санала һәм ул һаман саен киңрәк колач җәя. Иң аянычы шул: бу начар гадәт яшьләр арасында таралган. Наркология клиникасы җитәкчесе, психиатр-нарколог, психотерапевт Марс Аврам улы Сары әйтүенчә, хәмерне юлдаш итүчеләр уртача 40-50 яшьлек кешеләр. Моны ул яшь барган саен организмның алкогольдәге зарарлы матдәләргә каршы көрәшә алмавы белән аңлата.

– Марс Аврамович, хәзерге заманда эчкечелек артуга китергән төп сәбәпләр нәрсә дип уйлыйсыз?

– Эшсезлектер, мөгаен. Соңгы елларда икътисадый кризис дип, халыкны тәмам пошаманга калдырдылар. Бигрәк тә район, авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең хәле авыр. Моннан берничә дистә еллар элек колхоз-совхозлар гөрләп торса, хәзер әбинең хәлен белергә салага кайткач аптырыйм: ферма-сарайлар җимерелгән, басуны чүп баскан, яшьләргә эш юк… Эшсезлектән кеше эчми нишләсен инде. Күпләр өчен хәмер ул – юаныч. Бөтендөнья сәламәтлек саклау стандартлары буенча, алкоголизм спиртлы эчемлекләр куллану сәбәпле килеп чыккан хроник психик авыру дип санала. Дөрес, безнең илдә аның чир икәнен күптән түгел генә таныдылар. Аңарчы аны әрәмтамаклык итеп карыйлар, исерекләрне айныткычка җибәрәләр иде. 


Әлеге әңгәмәне "Акчарлак" газетасының 9 февраль көнне чыгачак 5нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ