Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сөмбел ЗАҺИДУЛЛИНА: “Сәхнәне тутырып чыгып, җырлыйсым килә”

26 Октябрь 2020 1077
Бервакыт дус кызым яза: “Җырчы Сөмбел Заһидуллинаны әтисе кыйнаган, инстаграмда сөйли, карадыңмы?” – ди. Ә минем андый җырчы турында ишеткәнем дә юк. Инстаграмга кердем дә, тиз генә эзләп таптым үзен. Стенадагы видеоларын карап чыктым. Әтисе баянда уйный, Сөмбел җырлый. Ә тавышы... Искиткеч! Баксаң, күп кенә җыр конкурсларында җиңү яулаган, клиплар төшергән җырчы кыз икән инде ул.
– Сөмбел, әтиең белән булган хәлләрне интернетка чыгаруыңа үкендеңме?

– Бер яктан үкендем, икенче яктан юк. Бик күп кеше язды миңа: “Ул видеоны кертмәгән булсаң, без синең кемлегеңне дә белмәс идек”, – диделәр. Шаклар каттым. Әзрәк кенә кыек видео кертсәң, хәзер эләктереп алып сөйли башлый безнең халык. Негативка тиз кабалар. Шуның кадәр пычрак сүзләр язучылар булды. Әйтерсең, үзләренең өендә барысы да тәртип. Ә ничә ел әти белән баянга җырлап, матур видеолар куйдым, берсенең дә исе китмәде. Бу хәлләрдән соң язылучыларым күбәйде. Плюсы шул булды.

– Гәүдә авырлыгы иҗатта кыенлыклар тудырамы?

– “Нишләп ябыкмыйсың?” – дип бәйләнүчеләр күп. Ә минем сәхнәне тутырып чыгып җырлыйсым килә. Тавышым бар, гәүдәм бар. Татар эстрадасында гына шундый хикмәттер инде ул...

***

Әңгәмәне тулысынча газетабызның пәнҗешәмбе көнне чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1869
19 Ноябрь 2020 10:02 1370
16 Ноябрь 2020 09:59 1350
ӨСКӘ