Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Сәхнәгә чыккач, нахак сүзләр белән безне бутаучылар артты”

26 Май 2020 1001
Татар эстрадасында тагын бер яңа пар барлыкка килде: Рамилә һәм Рамил Хәй­ретдиновлар.  Берсе авыл кызына өйләнергә, икенчесе Казан егетенә кияүгә чыгарга дип хыял­ланып яшә­гән. Рамил әле шу­ңа өстәп Алла­һы Тәгаләдән идеаль хатын да сорарга онытмаган.
– Соңгы вакытта эстрадада ирле-хатынлы җырчылар күбәеп китте. Ир-ат җырчыларның хатыннары белән җырлый башлагач, икенче сулышлары ачыла бугай?
Рамил:
– Чынлап та, дүрт ел үзем генә җырлап әллә ни уңышка ирешә алмаган идем, хатыным белән бер ел эчендә халык күңеленә кердек.

– Кайсы яклардан буласыз?

– Мин – Казан егете. Әти-әнием чыгышлары белән Буа районы Каенлык авылыннан. Авылда ике дәү әнием бар. Рамилә шулай ук Буа районы Югары Наратбаш авылында туып-үскән. Чып-чын мишәр кызы.

– Танышу-кавышу тарихыгыз турында беләсе килә...

– Рамилә белән 2010 елда танышык. Ул вакытта “Яңа Гасыр” каналында “Ерактагы йолдызым” дигән фильм бара иде. Беләсездер, анда төп рольләрдә Эмиль Талипов белән Нәфисә Хәйруллина уйный. Эмильнең күп кызларның мәхәббәтен яулап, танылып килә торган чагы. Актер буларак кызыксынып, аның “Вконтакте” битенә кердем һәм диварында Рамиләнең фотосын күрдем. Ул анда Эмильгә матур теләкләр язып калдырган иде.“Ай-яй, чибәр кыз!” дип уйлап куйдым шул чакта. Кыюлыгымны җыеп, хат та язып җибәрдем. Ә ул тырт-пырт кына җавап язды. Ул чакта егетләрдән игътибар көчле иде ди. “Машинам бар, берәр кая барырга кирәк булса, яз”, – дидем. Чөнки очрашуга теләге дә, вакыты да юклыгын әйтеп куйды. Ходайның рәх­мә­те, реферат язу өчен бер кыз янына барырга кирәк булды аңа. Ләкин йөрәгенә ачкыч табу өчен шактый тырышырга туры килде әле. “Артымнан йөрмә, егетем бар”, – дип тә алдап караган иде. Куйган максатыма ирешә торган сыйфатым бар, ничек итсәм иттем, тәки үземә караттым.

– Тәкъдимне ничек ясадыгыз?

– Тәкъдим ясау күб­рәк Рамилә тарафыннан булды бугай. Әти-әниемнең Буадан икәнен белгәч, нәселем турында барысын да белешеп куйган иде ул. Теща “бу егетне ычкындырма” дигән. 20 май көнне сөйләшеп утырганда, Рамилә: “Синең гаилә кору буенча планнар ничек соң?” – дип сорап куйды. Мин ул вакытта 3 курс студенты. “Берәр елдан соң исәп бар инде”, – дигәч, ничектер ачуланып киткән кебек булды. Шунда минем тарафтан: “Быел өйләнешеп карыйк мәллә соң?” – дигәнрәк сүз яңгырады. Тәкъдим дә ясамадым. “Ярар, бергә яши торган апам белән киңәшләшеп карармын”, – диде бу. Ләкин апасы белән генә түгел, әнисе белән дә сөйләшеп, көннәрен үк билгеләп куйганнар. Миңа кунаклар чакырып, туйны үткәрәсе генә калды.

– Исемнәрегезнең туры килүен әйт әле...

– Безгә зур плюс ул. Җайлы истә калабыз.

– Холыкларыгыз ту­рында ни әйтерсез?

– Икебез дә ут. Тиз кабынып китә­без. Еш бәхәсләшәбез, бер-бере­безгә юл бирә белмибез. Бәхәс­ләшкәннән соң, тиз дуслашабыз, озакка сузып йөргән юк.

Психологлар гаилә тормышында өч, җиде еллык кризислар булуын әйтә. Сез андый нәрсә белән очраштыгызмы?
Рамил:
– Кризис икенче балабыз Салават тугач булды. Гел Рамиләдән гаеп табып, юкка бәйләнеп йөрдем. Ләкин хатыным үзенең зирәклеге, сабырлыгы белән гаиләне саклап калды.

– Балаларыгызга ничә яшь?

– Әминәгә – 7, Салаватка 4 яшь. Кызыбыз быел мәктәпкә бара, татар гимназиясенә бирергә уйлыйбыз. Улыбыз исә бик тыйнак, түбәтәйләрен киеп намаз да укый, тәравихларга да йөри. Кушаматы да Тукай аның. Күзләр генә тимәсен үзләренә!

– Бертуганнарыгыз бармы?
Рамилә:
– Ике апам, игезәк сыңарым бар. Аның да исеме Рамил.
Рамил:
– Мин гаиләдә бер генә бала. Рамиләнең туганнары турында бер-ике сүз әйтәсе килә, алар бик бердәм. Авырлыклар килеп чыкса, бергәләшеп хәл итәләр. Игезәк сыңарына туганнары белән җыелышып фатир алып бирделәр. Андый дустанә яшәүче туганнарны, баҗайларны күргән юк әле минем.

– Күңелегезне ниләр әрнетә?

– Сәхнәгә чыккач, яман, нахак сүз­ләр белән безне бутарга тырышучы­лар артты. Эстрадада көн­челек, булмаганны булды дип сөйләү күренеше көчле... Сабыр итәргә тыры­шабыз. Беркайчан да беркем белән дә әрләшкәнебез юк. Дөрес, кайвакыт шундый хөсетле ке­шеләргә шалтыратып, күрешеп, җавап кайтарасы килеп китә. Ләкин бу эшне Аллаһы Тәгалә хозурына калдырабыз. Бүген күрәбез: ул кешеләр үзләре баталар, зыян күрәләр. Шуңа күрә дә Рамилә эстрадага чыгарга теләмәде. Елаган чаклары да булды. Хәзер инде чыныкты.

Җырлап йөрү, мәҗ­лес­ләр алып барудан тыш тагын нәрсә белән дә булса шөгыльләнәсезме?

– Мин “Газпром”да инженер булып эшлим. Рамиләнең төп һөнәре – хисапчы. Сәхнә – төп керемебез түгел, күбрәк күңел өчен эшлибез. Беркем белән дә ярышмыйбыз, узышмыйбыз.



Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 6 июнь 2019 № 22
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 3008
3 Сентябрь 2020 10:07 2004
22 Сентябрь 2020 10:33 1485
14 Сентябрь 2020 10:17 1155
ӨСКӘ