Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сәгыйт Гыйбашев ни сәбәпле сәхнәдән югалып торган?

3 Февраль 2020 1260
“Әниемнең туган көне бү­ген”, “Син сөюдән чи­­бәр” җыр­ларын күп­ләр хәтер­­лидер. Әйе, Сәгыйт Гый­ба­шевның әлеге җыр­лары заманында бик популяр иде. Аннан күпмедер вакыт ул сәхнәдән югалып торды. Ә хәзер кабат күренә башлады.
– Сез бүген ниләр белән мәшгуль, Сәгыйт абый?

– Гастрольдә йөрим. Виталий Агаповның “Кышкы моңнар” проекты белән йөреп кайттык.

– Ни сәбәпле сәхнәдән югалып тордыгыз?

– Югалмадым. Көн дә эшләп торам. Күбесенчә юбилей, туйларга йөрим.

– Радио-ТВдан күренмисез, ишетелмисез.

– Минем җырлар күп анда, яңалары да бар. Соранып йөрмим. Мине күрәсе килгән кеше күрә, шалтырата, барам да эшлим.

– Халык сагынганмы?

– Әйе, исең китәр! Бөтен җирдә җырларымны беләләр, кушылып җырлыйлар. Мин вокал буенча укыган кеше бит, җыр карьерасын башлавыма 30 ел. Көн саен исем тапшыра башладылар хәзер. Минем “Әниемнең туган көне” җыры өчен генә дә халык артисты исемен бирергә тиешләр иде. Шулкадәр кеше тыңлады аны. “Нәрсә кабызсаң да Сәгыйт җырлый”, диләр иде. Гел тере тавышка гына җырладым һәм җырлыйм. Быел юбилей минем – 60 тула. Туган авылга кайтып, бер матур концерт оештырырга иде.

– Гаиләгез ни хәлләрдә? Балаларыгыз?

– Олы улым Алгизгә – 28, кечесе Айнурга 24 яшь. Ике улымны да югары уку йортларында укытып чыгардым. Үзем үскәндә авыр булды, шуңа балалар өчен тырыштым. Алгиз – теш табибы, үзенең стоматология клиникасы бар. Айнур юридик институтны тәмамлады, Эчке эшләр министрлыгы системасында эшли.

– “Авырлыкта үстем” дигәндә нәр­сәне күз алдында тотасыз?

– Дүрт малай үстек. Энем китеп барды инде... Укып бетергәч үземне җырга гына багышлаган булсам, бәлки күтәрелеп тә киткән булыр идем. Вакытында алдырырга кирәк. Миңа алай насыйп булмады инде. Хәзер әйбәт яшибез, Аллага шөкер. Казанның затлы бер бистәсендә ике катлы йорт җиткердем. Малайларга, 18 яшьләре тулгач, икесенә дә чит ил машинасы алып бирдем. Алар авырлыкны күрмәсен, дидем.

– Хәзер улларыгыз сезгә булышамы?

– “Әти-әти”, дип кенә торалар. Алардан акча сораган юк инде, үземнеке үземә җитә. Олы улымның хатыны табиб, поликлиникада дерматолог, венеролог булып эшли. Кодагыйлар да табиблар. Кече улым өйләнмәде әле.

– Ә хатыныгыз?

– Фәридә – укытучы, институтта куратор. Азнакай районы Тымытык авылыннан. Ул минем бик яшь, 47 генә әле аңа, безнең аерма – 12 яшь.
– Ничек, кайда таныштыгыз?

– Казанның Ленин бакчасы тирә­сендә. Мин ул вакытта музыка училищесында укый идем. Фәридә шуннан ерак түгел тулай торакта тора икән. Апасы белән кибеткә килә болар. Бер күрүдә яраттым. Әмма әниләре риза түгел иде. Миңа ул вакытта 29 яшь, Фәридәгә 17 генә. Безнең каршылык та булып алды шуңа. Аннан ризалаштылар инде. Бер елдан соң туй булды.

– Яшь хатын белән яшәве авыр булмадымы?

– Юк, киресенчә, ул мине гел яшәртеп торды. Минем аның алдында карт күренәсем килмәде. Хәзер дә миңа 50 генә яшь бирәләр.

– Хәзер яшь җырчылар күп. Залларны тутыра алырмын дип уйлыйсызмы?

– Тутырып булмас. Яшьләр күп шул. Тутырса 2-3 кеше генә тутыра залны хәзер. Минем тавыш үзенчәлекле, кешенекеннән аерыла. Ярты зал булыр инде.

– Сәхнәдән югалып торганда кайларда эшләдегез? “Оекбаш та сатарга туры килде”, – дип сөйләгәнсез берсендә.

– Иҗат кешесенең шул инде: акчаң булса – җыр яздырасың, булмаса – югалып торасың. Төрле чак булды. Армиягә кадәр балта остасы, итче, йөк бушатучы булып та эшләдем. Ерактан алып кайтып, базарда кроссовкалар, свитерлар да саттык. Элек базарлар гөрләп эшли иде бит. Сәүдәгәр дә булдым, сакта да эшләргә туры килде, төзелештә дә. Кем генә булмадым инде...

– Студент елларыгызны хәтер­лисезме?

– Ничек кенә! 1985 елда Казанга укырга килдем. Мин килгәндә имтиханнар булган иде инде. “Ерактан килгәнсез”, дип тыңлап, жәлләп алдылар мине. Казанда туганнар юк. Вокзалда өч көн кунарга туры килде. Укыганда да җиңел булмады. Вокал буенча яхшы укытучым бар иде – Нина Петровна. “Ашамагач, тавышың яңгырамый”, – дип мине өенә алып кайтып ашата иде. Шундый заманалар булды.

Социаль челтәрдә утырасызмы?

– “Вконтакте”да юк, “Инстаграм”да фото, видеолар куя башладым.

– Буш вакытыгызда нишлисез?

– Чаңгыда чыгабыз, бассейнга йөрибез хатын белән. Ял итәргә барабыз. Йортыбыз зур, 470 квадрат метр. Күршедә генә Җәвит Шакировлар, Зөфәр Хәйретдиновлар тора. Кунак килгәнне яратабыз. Хатыным бик уңган, пешеренергә ярата. Яллар саен коймак пешерә.

– Үзегез пешерәсезме соң?

– Пешерәм. Хатын өйрәтте. Бәрәңге кыздырам, уха пешерәм, шашлык ясарга яратам. Азрак пылау маташтырам, ләкин анысы бик барып чыкмый. Әле тагын салатлар ясыйм.
  
– Яңа елда нишләдегез?

– Яңа елны гел гаилә белән каршылыйбыз. Икенче көнгә балалар килде.

– Яшь барган саен холык үзгәрә, диләр. Килешәсезме?

– Дөрес. Элек тиз кызып китә идем, хәзер тынычландым. Хәзер күбрәк юл куярга тырышам.

– Артистлар белән йөрешәсезме?

– Якташым Гайфулла Афзалов бар инде, алар белән йөрешә торган идек. Хәзер алай йөрешкән юк.

– Ә бертуганнарыгыз белән?

– Әтинең беренче хатыны үлгән дә әнигә өйләнгән. Беренче хатыныннан кызы булган – Зөбәрҗәт апа. Ул апа балалар йортында үсте, әни өйгә сыйдырмаган. Хәзер аның белән аралашабыз, күрешеп торабыз. Калган туганнар белән дә аралашам.

– Әниегезгә үпкәгез бармы әллә?

– Юк, әни – әни инде ул. Гомер биргән, үстергән кешегә үпкә булырга тиеш түгел.

– Җырлыйсыгыз киләме?

– Бик! Кеше белән аралашу рәхәт. Акча дип яшисең бит инде бу дөньяда. Акча эшләп алсаң, җырлыйсы килә башлый. Кесәңдә акча булмаса, җырлыйсы да килми, аның турында уйламыйсың. Тавыш бар, Аллага шөкер. Бервакытта да “Концертыма билет алыгыз әле”, дип кимсенеп йөрмәдем. Хәзер дә үзләре чакыралар.

***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 31 январь 2019 № 4
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Руфинә Гарипова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Июль 2020 10:10 2614
15 Июнь 2020 11:42 1559
ӨСКӘ