Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“СӘЕР КЕШЕ ДИММЕ СОҢ ҮЗЕМНЕ...”

30 Сентябрь 2020 672
Мөслим районы Метрәй авылын инстаграм дөньясында таныткан егет ул. Рүзәл МИНҺАҖЕВ белән күптәннән таныш булсам да, моңарчы иркенләп аралашырга җай булмады. Беркөнне телефон номерын сорап смс яздым үзенә. Унөч санны бергә кушып, ике юллык сүзтезмә җибәргән: “Сигезтугызйөзунҗиде...” дип башлана.
– Әти-әни шушы авылныкылар, – дип башлады ул сүзен. – 1980 елда өйләнешәләр дә, башта ике кызлары туа, аннары мин – төпчекләре. Метрәйнең 11 еллык мәктәбен бетердем, без укып бетергәч, ул да 9 еллыкка калды. Аннары Чаллыга КАМПИга кердем. Мин дә укып бетердем, ул да бетте.

– Шуклыкка да Чаллыда укытмаганнардыр бит?

– Бөтенесе дә аптырый инде ул нәрсәгә. Әтием гомер буе сварщик булып эшләде, әни – бухгалтер. Миннән дә җүнле кеше чыгарга тиеш иде төсле. Шулай да юмор һәм тормышны ярату әтидән килгәндер. Ул да уен-көлке белән сөйләшә, бер кешенең дә тискәре сыйфатын күрми, барысына да сокланып яши торган кеше....

***

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының иртәгә чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.





Рубрика: АНОНС Автор: Альбина Гайнуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1930
28 Сентябрь 2020 13:16 1495
12 Октябрь 2020 09:36 1334
5 Октябрь 2020 10:16 1293
ӨСКӘ