Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Сәүдә беткәч, дәүләт тә бетә”

1 Октябрь 2015 1497
ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов белән әңгәмә.
– Рафаэль әфәнде, Кырымдагы блокада вәзгыятен хәл итү өчен Татарстан хөкүмәте нәрсә булса да эшлиме?

– Без аны хәл итә алмыйбыз, бу – халыкара мөнәсәбәтләр. Моны Рәсәй булдыра алса әле... Аллага шөкер, Бакчасарай районы безгә бирелгән, шунда булышабыз. Анда татар эшмәкәрләре, хөкүмәт җитәкчеләре йөри, эш бара.

Тарих институты Кырымда филиалын ачты. Бер елдан артык бик матур гына эшлиләр. “Крымское историческое обозрение” дигән журнал чыга. Киләсе атнага тарихны, татарга кагылган һәйкәлләрне барлау буенча тагын шунда барабыз. Кырым татарларының тарихын язарга кирәк, тел, мәктәп белән шөгыльләнәбез.

– Блокададан соң Мәскәүдән Казанга “ярдәм сорап” үтенеч кил­мәдеме?

– Ул блокаданы ничек бетерик соң? Халыкара хокуклар буенча Кырым Украина территориясе дип санала, күп илләр Кырымны Россиянеке дип танымый.

– Кырымны кушу кирәк идеме?

– Ул хәзер кушылган инде, хәзер нәрсә дип әйтим... Халыкара хокук­лар буенча, дәүләтнең бөтенлегенә кагылырга ярамый. Аны акыллырак итеп тә эшләп була иде.

– Хәзер Кырымны кире Украинага кайтарып буламы?

– Инде халык та әллә ни теләми шикелле. Татарлар арасында да кемдер Украинага каршы, кемдер аңа бәйле. Хәер, Украина белән дә әллә ни рәхәт күрмәде алар.

– Күбесе Россиядә калырга телиме?

– Әлбәттә! Кырымны кире кайтару инде мәгънәсезлек булачак.

– Кырым татарлары белән сөй­ләшкәнегез бармы?

– Бар. Мәҗлес белән бәйлеләр Украинага китеп бетте, шул яктан торып сөйлиләр. Күбесенә тормышларын корырга кирәк, төп эш шул. Митинг заманы узды. Татар иҗтимагый үзәге белән дә шулай булды: берзаман шаулап-гөрләп йөрдек, аннары күп кенә вазыйфаларны дәүләт үз өстенә ала башлады. Шуннан соң ТИҮнең мәгънәсе бетә барды. Мәҗлеснеке дә шулайрак.

– Митингка чыкканыгыз бармы, яратасызмы андый нәрсәләрне?

– Гомумән, митингларны яратмыйм. Чыкканым бар. Нишләтәсең, бүтән чара калмагач кирәк инде ул. Ыгы-зыгы чыкмасын дип катнашканым бар, провокаторлар күп чөнки. Аларны туктатмасаң, аннары митинг нәрсәгә әйләнә? Нәрсәгә икәнен үзең беләсең...

– Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Президент аппараты бинасы турында: “Элек бу бина митрополия идарәсе булган, кире чиркәүгә кайтарыгыз”, – дип Татарстан җитәкчелегенә хат язды. Президент аппаратын тартып алырлар микән?

– Юк. Кремльгә дини кешеләрне кертергә ярамый. Кремльнең законын кабул иттек, биредәге чиркәү, Кол Шәриф мәчете музей дип атала. Чиркәүләр тулып ята, җитмәсә, үзләре салсын... Тик утырсыннар үзләренең епархиясендә. Мин каршы! Кремль музей булырга тиеш, монда Президент утыра – бетте! Башта ук бөтен министрлыкларны моннан чыгарабыз дигән идек, әкрен-әкрен генә чыгып баралар инде. Менә хәзер Арбитраж суд китәргә әзерләнә.

– Тарих институты каламы?

– Әлегә без утырабыз. Үз вакытында Минтимер Шәймиев: “Тарих институты Кремльдә булырга тиеш”, – диде.

– Татар авылларына русларның килеп утыруына ни диярсез? Бу руслашуга илтмәсме?
  
– Бүгенге көнгә хәтле руслар авыллардан качты, аларның авыллары бетеп бара. Күпмедер рус килеп утыруның ни зыяны бар? Заманында Күлле-Кимегә бер рус гаиләсе килде. Аларның сары чәчле балалары чатырдатып татарча сөйләшә иде. Татар авылларында руслар татарча сөйләшә башлый.

– Тарих язучы үз халкын матур итеп яза. Мондый тарих дөрес булмый бит инде?

– Үз халкыңның хатасын да күрергә кирәк. Зур, бай Алтын Урда дәүләте бар иде. Заманында ярты Европаны алган, үрнәк булган. Ул чорда Европада татар модасы барлыкка килгән. Италиядәге Генуя, Венеция шәһәрләренең ярты халкы татар булган. Генуя Алтын Урда белән сәүдә итеп баеган да шунда капитализм баш калкыткан.

– Ник капитализм Алтын Урдада башланмаган?

– Үзбәк хан Исламны дәүләт диненә әйләндерә. Ул Исламны кабул итә дә банкларны оештырмый. Банк капиталы, процент алырга ярамый, ди. Шуның белән капитализм Алтын Урдада түгел, Италиядә үсеп китә. Нәтиҗәдә, Алтын Урдада икътисад туктала. Ә инде процесс бер тукталса, анда ыгы-зыгы китә, илне, җирне, хакимиятне бүлә башлыйлар. Сәүдә беткәч, дәүләт тә бетә.

– Корбан гаетен ничек уздырдыгыз?

– Өйдә. Кайвакыт дуслар килә. Ул бәйрәмне хөрмәт итәм, ләкин корбан чалганым юк. Күршеләр китерә.

– Нишләп үзегез чалмыйсыз?

– Минем өчен гыйбадәт – фән белән шөгыльләнү, динем – үз халкыма хезмәт итү. Иртән торып фән белән шөгыльләнә башлыйм, менә шул минем мәчетем, намазым. Республиканың, халыкның киләчәге турында уйлыйм, аннан да артык нинди гыйбадәт кирәк? Мин үзем – корбан.

– Тарих институтын ябарга телә­деләр, шул вакытта сезгә кем ярдәм итте?

– Әйе, академия тарафыннан ике ел буе ябарга теләделәр, “Академия бербөтен вертикаль булырга, Тарих институты шунда кушылып бетәргә тиеш”, – диделәр. Олег Морозов исә бер шикләнмичә, институт калырга тиеш, дип Рөстәм Миңнехановка хат язды. “Руслар безгә каршы”, – диләр миңа. ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһаров каршы булды: химик, чын татар. Алар: “Ябарга!” – дип документ әзерләгәннәр. Яклады рус, яклады Олег Морозов!

– Әтиегез (Сибгат Хәким) төше­гезгә керәме?

– Сирәк.

– Сез аңа охшаганмы?

– Кеше шулай ди.

– Үлгәч нәрсә була дип уйлыйсыз?

– Китап, хезмәтләрең кала.

ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Ноябрь 2020 10:35 2145
16 Ноябрь 2020 09:59 1547
19 Ноябрь 2020 10:02 1478
9 Ноябрь 2020 11:10 1363
ӨСКӘ