Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рузия МОТЫЙГУЛЛИНА: “Сәхнәгә купальниктан чыга алмыйм, дидем”

2 Июнь 2016 2259
Камал театры артисткасы Рузия Мотыйгуллинаның “Татар хатыны ниләр күрми” спектаклендә Гөлбануны уйныйсы килеп йөрәге өзгәләнә. Әмма насыйп булмый.
– Рузия, “шушы рольне уйныйсым килә”, дип режиссерга әйтеп булмыймы?

– Була. Әмма мин андый кеше түгел. Сорап кермим. Бервакытта да баш ия алмадым.

– Сез бик горур, ахры? Мәхәббәттә дә горур булдыгызмы?

– Яшь чакта кемгәдер гашыйк буласың. Минем ул тыныч кына күңелдә үтеп китә, белгертми идем.

– Камал театрында әйбәт артистлар эшли, тик аларга уйнарга спектакльләр юк, диләр.

– Моның белән килешеп бетмәс идем. Яшьлектә бик күп уйнадык. Олыларга рольләр әз булганга бер дә зарланмыйбыз. Нәрсә бирәләр – уйныйбыз.

– Сәхнәдә үбешеп-кочышып йөргәч, артистларны җиңел холыклы дип сөйлиләр.

– Үбешү, гомумән, татар театрында юк, Аллага шөкер. Кочаклашуны уйламыйбыз да, чөнки ул безнең эшебез.

32 яшемдә Ризван Хәмитнең “Китәм инде” спектаклендә уйна­дым. Марсель абый: "Рузия, купальниктан чык инде", – ди. “Марсель абый, чыга алмыйм”, – дидем. “Матур гәүдәңне ник күрсәтмисең, әллә күрсәтергә ярамаган әйбер бармы?” – ди. “Авылда үскән татар кызы мин”, – дидем.

– Эштәге конфликтны ничек бе­терергә? Сезнең булганы бармы?

– Юк дисәм, дөрес булмас. Зөлфәт Хәкимнең “Искән җилләр көенә” спектакленә каршы чыктым. Яратмадым. “Миңа ошамый!” – дидем. “Башка берәр матур пьеса юкмы соң?” – дип Шамил Зиннурович белән әйткәләшеп киттек. Әмма уңышлы гына чыкты ул спектакль. Халык яратып йөри башлады.

– Китап дошманыңны да гафу итәргә кирәк, ди. Гафу итә аласызмы?

– Тиргәшергә яратмыйм. Соңгы сүзне бервакытта да әйтмим, эчемә йотып калам. Кеше дә миңа соңгы сүзне әйтергә тиеш түгел, уйлап әйтсен.

– Соңгы сүзләрне әйткәннәре булдымы?

– Булгалады. Бер иптәш кызым: “Син Ринат Зиннурович (ире) белән Шамил Зиннурович (Ринатның бертуган абыйсы) аркасында гына кеше булдың”, – диде. Моны бер дә гафу итә алмам төсле иде, иттем. Бу сүзе өчен гафу үтенде ул миннән. Гафу үтенмәсә дә кичерә идем. Хәзер безгә акыл керә башлады. Аллаһ каршына чистарынып барырга кирәк.

Ринатка кияүгә чыкканчы да театрда эшләдем. Марсель абый менә дигән образлар бирде. Шамилгә кадәр дә исемнәр алдым. Шамил китте, аннан соң да уйныйм бит. Бөркөнне Люция Хәмитова зарланып тора: “Син режиссер хатыны, әлбәттә, сиңа рольләр бирәләр”, – дип әйтәләр ди. “Люция, зарланма, ул сүз гомер буе синең белән барачак”, – дидем. Миңа да тагылып барды.

– Яратып кияүгә чыгу юк, хәзер бай ирләргә чыгалар, диләр. Сез ничек чыктыгыз? Депутат хатыны булу сезгә ошыймы?

– Безнең заманда бай ирләр бар идеме соң? Хәтерләмим. Кыз чакта ук тартмый, эчми, мактанмый торган егетләр ошый иде. Ринатның ул вакытта акчасы юк иде. Комсомолда хезмәт куйды. Депутат булып эшләсен, ул миңа комачауламый.

– Бай тормышта яшисезме?

– Уртача.

– Ирегезнең эштән кайтканын көтәсезме?

– Ул төнге 11ләрдә кайта. Китап, газета укып, аны көтеп утырам. Бик иртә китәсе булса, кичтән: “Ринат, мин тормыйм, шуларны ашап китәрсең”, – дим. Ризыкны әзерләп калдырам.

– Кайткач, проблемаларын сөй­лиме?

– Сөйли, тик мине сакларга тырыша. Берәр проблемасы булса, күзеннән сизәм, “Синең нәрсәдер бар, әйт”, – дим. Әйтә. Киңәшәбез. Сүз белән ярдәм итәм. Канатландырып җибәрергә тырышам. Елмаеп каршы алам. Өйдә бервакытта да эш такмыйм. Берәр нәрсә җимерелгән булса, кешедән эшләтәм. Салмачы тирәсендәге Ромашка урамында үз йортыбыз белән торабыз. Бакчаны бик яратам. Идел буендагы бакчаны да сатмадым. Монда арыганнан соң анда барып ял итәм. Анда театрдагы дусларымны күрәм. Ул бакчада декоратив агачлар, чәчәкләр, үлән үстерәм.

– Сез усал холыклымы?

– Күп кеше шулай ди. Холкым йомшак. Әмма үз-үземне яклау сәләтем бар. Кешедән бервакытта да ямьсез сүз әйттермим. Гайбәт сөйли башласалар, туктатам. Әлбәттә, шуңа күрә мине усал диләр.

– Гәүдәгез зифа. Сезгә тазару янамыймы?

– Яный. Алтыдан соң ашамыйм. Әз генә тазара башласам, диетага утырам.

– Ничә шалтыратсам да сез гел “онык­лар карыйм”, дидегез. Оныкларны карау авырмы?

– Минем яшьтә (1950 елгы) җиңел дип әйтмәс идем. Җомга көн кич белән киләләр, ял көне кич белән мунча кереп китәләр. Шундый сагынып каршы алам, алардан шундый арып калам. Бер-ике көннән кабат сагына башлыйм.

– Балык Бистәсе районы Яңа Арыштагы кода-кодагыйлар оныкларны карыймы?

– Кияүнең анасы эшли. Ә минем яллар күбрәк. Сез карарга тиеш дигән сүз юк. Кемнең вакыты бар инде...

– Нишләп бер генә бала белән калдыгыз?

– Авырдым. 1987 еллар иде.

– Нинди авыру?

– Әйтә алмыйм. Шуңа күрә икенче балам булмады. Авыр кичердем.

– Сез бәхетле хатынмы?

– Бервакытта да бәхетле дип әйтмим, ул сүздән куркам. Кеше бер мизгелдә бәхетле, икенче мизгелдә бәхетсез булырга мөмкин.

– Ирегез көнләштеме?

– Белмим, ләкин миңа комачауламады. Эшемне эш итеп карады. Кемгә өйләнәсен белеп өйләнде. Безнең арада аңлашу булды.

– Депрессиягә биреләсезме?

– Биреләм. Эч поша. Артистларга хастыр ул. Дөньяның яме беткән кебек була. Андый чакта үземне өйдән көчләп алып чыгам. Кибетләрдә йөрим, дус кызларым белән аралашам. Аны җиңүе авыр. Ләкин кеше үзен-үзе кулга алырга тиеш. Каядыр барырга кирәк.

– Эшләгән изгелекләрегезнең бер-икесен сөйләгез әле?

– 60 яшемдә авылыма – Югары Әлкигә артистлар белән кайттым. Бушлай спектакль куйдык. Бик күңелле булды. Базарлы Матакта сатылган билет акчасын картлар йортына бирегез, дидем. Күңелемә рәхәт булды.

38 яшендә йөрәк белән Әсгать исемле энем үлеп китте. Аның ике улын укырга керттем, эшкә урнаштырдым. Җир алышырга булыштым. Хәзер үз йортлары белән яшиләр. Кеше итә алдым, Аллага шөкер.

ГАБДЕРӘХИМ
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1949
28 Сентябрь 2020 13:16 1498
12 Октябрь 2020 09:36 1347
5 Октябрь 2020 10:16 1303
ӨСКӘ