Язмалар исемлегенә күчү
Иртәнге 8гә килеп җитәргә тиеш булсам да, бөкеләргә эләгеп, 9ларда гына табиб бүлмәсенә эләгә алдым. Минем алдан гына әнисе һәм аның улын иярткән табиб ханым лаборант бүлмәсенә атлады. “Бу малай беренче тапкыр шланг йота. Зинһар, игътибарлы булыгыз!” – дип табиб берничә тапкыр лаборантка кабатлады. Соңыннан: “Борчылмагыз, менә, күрәсезме, бар да яхшы”, – дип малайның әнисенә карап алды да, чыгып китте.
Шуннан әлеге малайны көйләү китте. “Улым, менә монда ятарсың, өс киемеңне сал әйдә!” – дип әни кеше баласы тирәсендә бөтерелде. Шланг йоту, чыннан да, бик авыр нәрсә. Тыныч булырга, паникага бирелергә ярамый. Егет көч-хәл белән бу процессны үтте. Кушеткага яткыргач та, аңа карата яуган иркәләү сүзләре бетмәде.
Бераздан әнисе улының колагына наушник кидерде. Кулына планшет тоттырды. Үзе исә кысан гына бүлмәдә “улым, улым”, дип өзгәләнүен дәвам итте. Әлеге малайга 18 яшьләр тирәсе иде...
И, Аллам! Ир балаларны шулай чәчәк кебек тәрбияләгәч, кызларны тимер итеп үстермәсәк, тормышны, гаиләне кем алып барыр?..
Анализ көтәм. Әрле-бирле килеп табиблар йөреп тора. Шунда татарча сөйләшкән бер ирнең ачулы тавышына сискәнеп киттем. Телефоннан сөйләшеп баручы әлеге ирнең бер кулында дрель иде. Берәр сантехник яки төзүче-мазар булса кирәк. Монысы да улы белән сөйләшә икән. Миңа кызык булып китте, акрын гына аның артыннан атладым. “Сиңа 30 яшь түгелме инде? – дип өзгәләнде ул. – Мондый проблеманы телефон аша хәл итмиләр! Сөйләшер өчен өебез бар. Ник шунда килмисең? Башка вакытта килде-киттегә тавыш куптарып китәргә яратасың бит...”
Татар ире баскычтан төшеп китте, ә мин басып калдым... Башта уйлар давылы...
Рузилә САФИНА
Рузилә Сафина Казан хастаханәсендә күргәннәре белән уртаклашты (Мөхәррир сүзе)
30 Июнь 2016 2357

Казанның 7нче хастаханәсендә тикшеренү узам.
Шуннан әлеге малайны көйләү китте. “Улым, менә монда ятарсың, өс киемеңне сал әйдә!” – дип әни кеше баласы тирәсендә бөтерелде. Шланг йоту, чыннан да, бик авыр нәрсә. Тыныч булырга, паникага бирелергә ярамый. Егет көч-хәл белән бу процессны үтте. Кушеткага яткыргач та, аңа карата яуган иркәләү сүзләре бетмәде.
Бераздан әнисе улының колагына наушник кидерде. Кулына планшет тоттырды. Үзе исә кысан гына бүлмәдә “улым, улым”, дип өзгәләнүен дәвам итте. Әлеге малайга 18 яшьләр тирәсе иде...
И, Аллам! Ир балаларны шулай чәчәк кебек тәрбияләгәч, кызларны тимер итеп үстермәсәк, тормышны, гаиләне кем алып барыр?..
Анализ көтәм. Әрле-бирле килеп табиблар йөреп тора. Шунда татарча сөйләшкән бер ирнең ачулы тавышына сискәнеп киттем. Телефоннан сөйләшеп баручы әлеге ирнең бер кулында дрель иде. Берәр сантехник яки төзүче-мазар булса кирәк. Монысы да улы белән сөйләшә икән. Миңа кызык булып китте, акрын гына аның артыннан атладым. “Сиңа 30 яшь түгелме инде? – дип өзгәләнде ул. – Мондый проблеманы телефон аша хәл итмиләр! Сөйләшер өчен өебез бар. Ник шунда килмисең? Башка вакытта килде-киттегә тавыш куптарып китәргә яратасың бит...”
Татар ире баскычтан төшеп китте, ә мин басып калдым... Башта уйлар давылы...
Рузилә САФИНА
Рубрика: БЕЗНЕҢ ЯҢАЛЫКЛАР
Автор: Рузилә Сафина