Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рузилә САФИНА: “Гафу сорамас өчен телемне тыям”

21 Апрель 2016 2205
Рузилә Сафина өчен Кабан күле истәлекле урын. “Кабан күле буенда әтинең туганнары яши иде. Укырга кергәнче 20 көн шунда – туганнарда тордым. Күлдәге көймәгә утырып имтиханга әзерләндем”, – ди ул. Әле институтта укыганда да сихри Кабан күлендә шигырь-нәсерләр язган хыялый кыз. Ул бүген дә туганнарына мең рәхмәтле. “Әни белән бәйләгән шәлләрне сатарга булышып, безнең тормышны җиңеләйттеләр”, дип искә ала.
– Рузилә, директор булгач холкың үзгәрдеме?
– Юк. Ничек бар, шулай.

– Акча, власть кешене боза диләр...
– Тәрбиядән дә тора ул. Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән керми, диләр. Тәрбия әти-әнидән, нәселдән киләдер дип уйлыйм. Нәсел шәҗәрәсен тикмәгә генә төземибез, кем бар икән дип карыйбыз.

– Кешеләрдән үч алганың бармы?
– Юк. Габделфәт тә: “Нишләп син шундый? Кемдер сиңа начарлык эшли, ә син онытып аңа булышырга җыенасың”, – ди.

– Ачуыңны китерсәләр?
– Кешене ачуланганда артыгын әйтмим. Артыгын әйтсәм, борчылып, ул кешедән гафу сорыйм. Гафу сорамас өчен телемне тыям. Сүгәсе кешемне машинада әрләп кайтам. Начарлык теләмим. Нишләп син шундый, син дөрес түгел бит, дим. Икенче көнне ачуым онытыла. Өйгә дә ачу белән кайтып кереп булмый.

– Өйгә начар энергия белән кайтырга ярамыймы?
– Юк. Шунда, урамда калдырырга кирәк.

– Бик каты күңелең төшсә ниш­лисең?
– Сәйдә абыстай Аппакова белән аралашам, аларга кереп чыгам, ул да безгә керә. Ул бит гомер иткән, гыйлемле кеше. Эчеңдә ачуыңны тотма, бакчага чык та начар уйларыңны табигатькә сөйләргә кирәк, ди.

– Сине рәнҗетсәләр, нишлисең?
– Болай гына үткәреп җибәрәм. Әйтсә әйтеп бетерсен, бүлмим. Шул кеше урынына үземне куям. Кулымны селтим. Ниндидер гөнаһым булгандыр, Аллаһы Тәгаләдән шул кешене, мине кичерүен сорыйм.

Рузилә Сафина мәктәпне тәмам­лагач фермада бер ел 21 сыер сава. Бөтенесенә матур исемнәр куша. Җырлап эшли.

– Бурычка акча алганың бармы?
– Габделфәт кооператив фатир алгач, туганнардан акча алып торырга туры килде. Рөстәм Закировның 1 мең доллар Гран-при акчасын алып торып, Төркиягә товарга бардым.

– Бирдеме?
– Ике дә уйламады.

– Бурычка биргәнең бармы?
– Бар. Әмма бурычка бирү дә, алу да начар. Мөнәсәбәтләр бозыла. Бурычны бөтенләй кире кайтармаучылар да бар. Бирмәвең хәерлерәк.

– Балаларыгыз тәртипле. Каннан киләме, тәрбиядәнме?
– Каннан да килә торгандыр. Аннан соң синең гамәлләреңне балаларың кабатлавын истә тотарга кирәк.
Аларда һавалану, мин-минлек юк, шуңа шатланам. Кеше үзен-үзе зурга куярга тиеш түгел. Кайбер кеше зур урынга эшкә урнашса, дустын да танымый. Бик каты баеп китсә, туганын да күрми башлаучылар бар. Бу – чир. Балаларыбыз кечкенәдән мактануның нәрсә икәнен белмәде. Гастрольләргә чыгып киткәндә Әдилә белән Зөлфәтне Габделфәтнең әти-әнисе карады, Симетбашта калдырып китә идек.

– Балаларыгызга кем белән дуслашырга икәнен әйтәсезме?
– Моның белән дус булма, моның белән дуслаш димибез, үзләре сайлый.

– Күңел халәте буенча сиңа хәзер ничә яшь?
– “Унсигез” дисәм, ыша­насыңмы? “Ничек алай, юктыр?” – диярсеңме? Унсигездә безгә бернинди байлык кирәкми иде, алда ымсындырып торган хыял, өмет ашкындыра иде безне. Менә хәзер дә шулай. Мине бүген дә тормышка ашуларын көтеп торган яңа проектлар ымсындыра. Ул проектлардан күп акча керә дип уйламыйм. Мине эшнең барышы рухландыра, нәтиҗәсе куандыра. Моны башкарып чыксак, шәп булачак, дип уйлыйм.

– Һәркемнең соңгы көне була. Шулвакыт сиңа: “Әгәр без кушканны эшләсәң, сине җирдә калдырабыз. Миләш агачы, кош яки чәчәк бул”, – дисәләр, кайсын сайлар идең?
– Тюльпан чәчәген бик яратам. Әгәр дә ул чәчәкне күрсәм, күңел унсигезгә төшә дә куя. Әмма ул бик тиз сула. Мин чәчәк булмас идем. Миләш агачы – бик матур, кирәкле, кыш буе табигатьне матурлап, кошларга җим бирә. Әмма ул гомер буе бер урында үсә. Юк, миләш агачы да булмас идем. Мин бер генә урында тора, бертөрле уй белән генә яши торган кеше түгел. Эчтәге “моторым” гел каядыр алга куалый. Очар кош булыр идем...

– Бүгенге яшәешебез белән бәйле күңелегезне тырнап торган нинди борчуларыгыз бар?
– Саный китсәң күп нәрсә борчый инде ул. Мисал өчен тел һәм су проблемасы.
Депутатларыбыз тел турында сөйли башласа, беренче гаеп­ле мохит итеп балалар бакчасы белән мәктәпне атый. Без нишләп беренче чиратта гаепне әти-әнидән эзләмибез? Безнең ике бала да татар балалар бакчасына йөрде, өйгә якын булгач, рус мәктәбендә укыдылар. Өйдә гел татарча гына аралашып үстеләр. Бервакыт русча сөйләшә башлагач, “безнең белән бөтенләй русча сөйләшмәгез, үзара да татарча гына аралашыгыз” дип зур кисәтү ясадык. Зөлфәтнең кечкенә чагы. Күрше малаеннан күреп, миңа “мама” дип дәшә башлады. “Улым, миңа алай дип әйтмә, алайса мин сиңа “сынок” дим, ошыймы?” “Юк”, ди. Шулай итеп кире “әнигә” күчте.
Телнең сакланып калуы ата-анадан тора. Ә мәктәп ярдәм итәргә тиеш. Татар язучыларының нинди матур шигырьләре бар. Ятлатыйк шуларны. Үзебез исә татар әкиятләрен сөйлик. Мин балаларга гел әкият сөйли идем. Ул бит баланың фантазиясен генә баетып калмый, телгә мәхәббәт тә тәрбияли.
Икенче проблема: су. Кранны ачкан саен, бу чиста су кайчан да булса бер бетәр дип уйлыйм. Казансу, Кама елгаларына агып төшкән пычракларга авыл, район җитәкчеләре белә торып, күз йома, хәтта экологлар да. Аларны бүгенге яшәеш кенә борчый микәнни соң? Ярый, матур, җитеш тормыш үзләренә, балалары гомеренә дә җитәр, ә киләчәк буынга нәрсә калдырабыз?

ГАБДЕРӘХИМ, Айсылу МИНҺАҖЕВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ