Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Руслан ник мәктәпкә бармый?

10 Февраль 2016 1777
Азнакай шәһәрендә яшәүче Светлана Баһавова "Зарлы телефон"га шалтыратып, Азнакай шәһәренең 7нче мәктәбеннән, аның директоры һәм укытучыларыннан зарланды. "16  яшьлек улым Руслан авырый, ә мәктәптә моңа ышанмыйлар", – диде ул. Азнакай якларына юл тоттым.
– Руслан 12 сентябрьгә кадәр мәктәпкә йөрде. Светланадан белешмә сорадык, алып килми, шуңа күрә медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттек. Безгә баланың хастаханәдә дәвалануын әйттеләр. Русланның класс җитәкчесе яңа кеше, укучыларын белеп тә бетерми. Өстәвенә, Руслан дәрес калдыра. Шуңа күрә "Руслан йомшаграк балалар йөргән төркемдә шөгыльләнсен" дип, рус теле укытучысы "бәлки өенә барып дәресләр бирергәдер" дип әйтте. Сүз өйдә укыту турында бармады. Өйдә укыту өчен медицина белешмәсе һәм ата-ананың гаризасы кирәк. Светлана дөрес аңламады, китте тавыш, купты гауга. Шуннан бирле беребезне дә өенә кертми. Ә Русланның мәктәпкә барасы килә. Мәгариф идарәсеннән кешеләр килгәч, ул мәктәпкә барырга җыенып беткән, Светлана җибәрмәгән. "Акча юк" дигәч, социаль яклау бүлеге белән сөйләшеп ярдәм оештырган идек, әмма ул баш тартты. Светлананың максаты: директор белән завучны эштән алдыру, – дип сөйләде мәктәп завучы Гүзәлия Зәкияновна.

Эльмира ФЛҮН

P.S. Русланның әнисе Светлана улының ни өчен мәктәпкә бармавы турында тулырак "Акчарлак" газетасының 11 февраль көнне чыгачак 6нчы санында укый аласыз.

Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ