Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рубис Зарипов: “Элек төрмәләрдә татарлар бердәм иде”

7 Май 2019 376
Гомере буе зур сәхнә ту­рында хыялланып, Уд­муртия төрмә­ләрендә эш­ләгән, соңрак Удмуртия ТИҮен оештыруны җи­тәк­ләгән Рубис Зарипов шу­шы көннәрдә 80 яшь­леген билгели.
– Минем күңел мәктәп яшеннән үк сәнгатьтә, мәдәнияттә, татар җыр­­ла­рында иде, – дип сөйли ул. – Теләнче Тамак мәктәбендә Илһам Шакиров белән 8-10 сыйныфларда бергә укыдык һәм район сәхнәләрендә чыгышлар ясадык.

Мәктәпне тәмамлагач, туган авылыннан чыгып китә алмый ул – әтисе сугышта үлеп калганлыктан, аны Казанга, консерваториягә алып барырлык кеше булмый.

Рубис Зарипов Вильнюстагы хәрби-юридик училищега эләгә, аны тәмам­лагач, Удмуртиядәге колониягә эшкә җибәрелә.

Рубис әфәнде 1961 елда үзе хез­мәт иткән Грозный шәһәренә якташы, җырчы Илһам Шакировның гастрольгә килүен, шунда очрашып, озаклап сөйләшеп утыруларын, консерваториягә укырга керү хыялы булуын әйтүен, Илһам Шакировның моны хуплавын да сөйләде:

– Шулай итеп, язмыш мине башка якка, колониягә, тоткыннар, бан­дит­лар белән эшләргә алып китте, – дип дәвам итә ул. – Тот­кыннар арасында унынчы тап­кыр утыручылар да күп иде. Консерваториягә укырга эләгә алмавыма үкенгән чаклар күп булды. Икенчедән, авыр язмыштан төрмәгә эләгүчеләр белән күзгә-күз карашып эшләвем, колония башлыгы буларак та хезмәт итүем хәзер әдәби материал булып тора. Хәзер шул чорлардагы хезмәт турында язам...

Рубис әфәнде әйтүенчә, 1960-70 елларда төрмә-колонияләрдә татарлар берникадәр бердәм булган.

* * *

Язманы "Акчарлак" газетасының 18 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1385
ӨСКӘ