Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Роза Сәйфетдинова: "Безнең нәселдә эчке тоемлау хисе бик көчле."

11 Апрель 2019 567
Роза Сәйфетдинова дәва­чылар нәселеннән. Ә аның улы, талантлы татар рәссамы Әнвәр әфәндене белмәгән кеше сирәк. Роза ханым Казанның иң уңган аш-су осталарының берсе дә әле. Гомере буе эш алдынгысы булган, хәзер инде лаеклы ялда. Ул газетабыз укучыларына сихәтләндерә торган рецептлар турында сөйләде, файдалы киңәшләрен бирде.
– Роза ханым, нәселегездә дәвалау сәләте булуын иң әүвәл кемдә күрдегез?

– Әниемдә. Мин туып үскән Чирмешән районының Чирмешән авылында аңа күпләр мөрәҗәгать итә, аның янына төрле чирләрдән дәва эзләп киләләр, ул күз тиюләрне дә бетерә иде. Хәтеремдә: “Балам ике тәүлек туктаусыз елый”, – дип хәтта табибә-педиатр килде. Әнием өшкереп җибәргәч: “Инде ике сәгать тынычлап йоклый”, – дип хәбәр салды.

Сугыш еллары... Бервакыт яз көне, җигелгән ат белән ерак юлдан әни бик туңып кайтты, бер аягы белән җиргә гомумән баса алмый башлады, аягы катып калды. Унбер ай хастаханәдә ятты, ләкин барыбер төзәлмәде. Әбием Мәрьям: “Үзебез дәвалап терелтер­без!” – диде. Өебез – олы юл кырыенда һәм көн саен аннан атлы олаулар йөреп кенә тора. Шулар узып китүгә, әбиебез: “Барыгыз тизрәк, ат тизәген алып керегез!” – дия торган иде. Шул җылы тизәкне әнинең аягына бәйләп, тукыма белән урап куя, шулай берничә сәгать ятарга кирәк. Ат бит солы гына ашый, чиста мал... Кем уйласын... Әмма шушы чара белән дәвалагач, әнинең аягы турайды, Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер! Әбием моның яхшы нәтиҗә бирәчәген каян белгәндер?! Тик шунысы бар: безнең нәселдә эчке тоемлау хисе бик көчле. Мин үземдә дә моны күптән сизәм.

– Үләннәр белән дәвалау юлы сабырлык, зур гыйлем таләп итә бит.

– Билгеле. Һәр ел яз-җәй айларында туган ягыма кайтам, анда каен яфрагы, тузганак, кычыткан, алмагач, груша, сирень, сәрби, юкә агачларының чәчәкләрен, гөлбадран, мәтрүшкә, әрекмән – нинди файдалы чәчәк яисә үлән бар, барысын да үз вакытлары буенча җыеп киптерәм. Кечкенә чагымда урманга җир җиләге җыярга китсәм, әбием: “Чиләк төбенә күп итеп җир җиләге яфрагы да салып кайт”, – дия торган иде.

Дару үләннәренең күбесен үсемлек, мөмкин булганда җитен яисә зәйтүн майларына салып, ике ай караңгы урында төнәтәм, аннары сөзәм. Күп рецептларны сынап карадым. Балаларымны да гомерем буе шифалы үләннәр белән дәвалыйм, аларның дару эчкәне юк. Әнием дә мине һәрчак: “Дәвалаучы докторым кайтты” – дип каршы ала иде.

– Хәзерге суык көннәрдә күпләр ютәлли. Оныкларыгызның сәламәтлеген ничек ныгытасыз?

– Ютәлдән берәр аш кашыгы акмай, какао порошогы һәм бал болгатып бирәм. Рәхәтләнеп ашыйлар.

– Эчке сиземләвем көчле, дидегез. Моңа бер-ике мисал китермәссезме?

– Бер туганыбыз озак вакыт балага уза алмагач, аңа: “Син сигез елдан соң табачаксың һәм берьюлы ике бала”, – дигән идем. Үзем бераздан бу сүзләрне оныттым да әле, ә ул нәкъ сигез елдан соң ике игезәк ул тапты. Ә беркөнне, иртән-иртүк, эчем поша башлады, нәрсәдер урамга чыгарга этәрә, анда ниндидер борчу көтәдер кебек. Шулай да урамга чыктым, бераздан үзара исәнләшеп кенә йөри торган күрше подъезддагы хатынның фатирына кадәр мендем. Аның ишеге ачык, бүлмәдә аңын югалтып ята... “Ашыгыч ярдәм” чакырттым, телефоннан карап, улын китерттем, күршеләрен дәштем. Уйлавымча, ул ханым аңын югалтыр алдыннан Аллаһы Тәгаләгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә өлгергәндер инде, ә Раббыбыз мине аның янына җибәргәндер.

– Үзегезне нинди өч сүз белән сыйфатлап бирер идегез?

– Гомерем буе шат күңелле, ярдәмчел һәм туры сүзле булдым. Һәм хәзер дә шулай. Сынаулар аша да уздым, берничә операция кичердем. Әле беркөн табибка барырга туры килде, күрәм, аның үзенең дә кәефе юк, авырый кебек. “Чирлисезме әллә?” – дим. Шәфкать туташы көлеп үк җи­бәрде, алар кабинетына табибка андый сорау бирер өчен кермиләр. Аның аркасы бик авырта икән, күлмәге өстеннән генә массаж ясадым. Кулларымда да сиземләү сәләте бар, хәле җиңеләйде табибның. Күршеләр дә мине күрүгә сәламәтлекләреннән зарланырга тотыналар, киңәшләр бирәм. Мәсәлән, шикәр чире белән җәфаланучыга бер айлык туклану диетасы төзеп бирдем, калорияләрне, ризык микъдарын санап, ничә сәгатьтән соң ашарга кирәклеген дә билгеләдем, иренмәдем. “Кандагы шикәр күләме дә төште, ябыктым да”, – ди хәзер. Миндә мин-минлек, мактану хисе юк, яраткан әбием дә, әнием дә: “Кешеләргә һәр­вакыт булышырга тырышыгыз!” – дип үстерделәр. Моннан бик күп еллар элек улым суык тидереп авырып китте. Табиблар шушындый дару ампуласы тапсагыз, тереләчәк диделәр, ә ул беркайда да юк. Таныш хатын аша дүрт ампула юнәттем. Берсен улыма кададылар, калганнарын палатадагы башка балаларның әниләренә өләштем. Бу – тормыш!

– Үзегез сынап караган, башкаларга булышкан рецептларыгыз белән бүлешегез инде...

– Иремнең әнисе бронхиаль астма белән җәфа чикте. Аны бик күп еллар буе бер рецепт белән дәваладым, файдасын күрде. Моның өчен 1 стакан чистартылмаган солы алырга, аны бик яхшылап юып, өстенә 6 стакан салкын су салып, төне буе тотарга кирәк. Иртән иртүк солылы суны кайнатып чыгаралар һәм сүлпән утта тагын 1 сә­гать кайнатып, төнәтмәне сөзәләр. Шуннан соң солыдагы бар файдалы матдә төнәтмәгә күчсен өчен бүрткән солыны иттарткычтан чыгаралар һәм әзер төнәтмәгә кире салып, кайнап чыкканчы утта тоталар. Яңадан сөзеп, җылы килеш ач карынга әз-әзләп эчәләр. Ул – бик туклыклы. Төшке ашка кадәр башка ризык ашамыйча торсаң, тагын да яхшырак. Төнәтмә үпкәләрне чистарта. Шушы рецепт белән бер туганыбыз яңа гына башланган астмадан котылды.

Гаймориттан болай дәваланырга була: Т хәрефе төсле итеп киселгән киҗе-мамык тукыма кисәген балга чылатырга һәм кашлардан алып борын очына кадәр ябып куярга. Өстеннән шулай ук Т кебек итеп киселгән целлофан кисәген капларга һәм ятып торырга кирәк. Мондый компрессны ун тапкыр кую файда бирә. Борын куышлыгын 1 стакан суга 1 чәй кашыгы диңгез яисә таш тозы салып болгатылган эремә белән чайкатырга була. Алар бер-берсеннән составлары буенча бераз аерыла. Туя мае сылау да килешә. Помидор сабагы белән, ким дигәндә, 3 тапкыр ингаляция ясау хәлне җиңеләйтә. Иң мөһиме, мондый авыру кешенең аяклары һәрчак җылыда булырга тиеш.

Гаймориттан катлаулы май рецепты да бар. Аны миңа заказ буенча эшләүче даруханә хезмәткәрләре бирде. Берәр аш кашыгы бал, сөт, спирт, башлы суган согы, үсемлек мае һәм кыргычта кырылган бер аш кашыгы караңгы төстәге кер сабынын (дегет кушылган сабын түгел) алырга кирәк. Шуларны пыяла савытка салалар да, сулы кәстрүл уртасына утыртып, сүлпән утка куялар. Масса эрегәч, май әзер була. Башына мамык чорналган таякчыкны шул эремәгә тыгып алалар һәм борын куышлыгына (аерым-аерым, билгеле) 3 тапкыр 15әр минутка тыгып торалар. 3 атна буе шулай дәваланалар. Майны суыткычта саклыйлар.

Кызганыч, күпләрнең бөерләре авырта.

Үземә дә бу чир аша узарга туры килде, бер дә ышанычлы, шатлыклы хәбәрләр әйтмәде табиблар. Әмма сәламәтлегем өчен көрәшергә булдым. Үз-үземә нык ышандым, шунсыз булмый да. “Мин бу чирне Аллаһы Тәгалә ярдәме белән җиңәргә тиеш!” – дияргә кирәк. Иң әүвәл, диета сакладым: кыздырган, майлы, әче, тозлы, консервланган, маринадланган, какланган ризыкларны авызыма алмадым. Ит һәм балыкны парда пешердем. Иртән ач карынга 1 стакан җылымса суга бераз лимон согы сыгып, 1 чәй кашыгы бал болгатып эчтем.

Аннан соң үлән төнәтмәләре әзерләдем. 200 г су салынган савытка кирәкле үләннәрне 20 г салып, пар ваннасында 15 минут кайнаттым, 2 сәгать төнәттем. Шуннан соң сөзеп, ашар алдыннан 50 г эчтем. Нәкъ 1 ай гөлҗимеш, сары мәтрүшкә, каен яфраклары, меңъяфрак, бака яфрагыннан торган төнәтмәне эчтем. Аннан соң ай ярым тузганак, наратбаш, эт тигәнәге (череда), колмак, сукыр кычыткан, миләүшә чәчәге, нарат җиләге яфраклары, меңъяфрак, кычыткан, үги ана яфраклары төнәтмәсен кулландым. Өченче тапкырында 1 ай буе бөтнек яфрагы, тал кайрысы, җитен орлыгы һәм сукыр кычытканнан ясалган төнәтмә ярдәмендә дәваландым.

 Дүртенче мәртәбә 2 ай кычыткан, сары мәтрүшкә, меңъяфрак һәм наратбаш төнәтмәсен, ә бишенчесендә 2 атна каз үләне, сукыр кычыткан, гөлбадран, сары мәтрүшкә төнәтмәсе эчтем. Аларны һәркөн иртән-кич эчтем һәм бөердәге вак ташлар, ком чыкты...

Әрекмән согын да кулланырга була, ләкин аны бар кеше дә эчә алмый. Төнәтмәләрне ничәдер көн булса да тәнәфес ясап эчмәдем, һәркемнең организмы төрле, шуңа күрә, билгеле, табиблар белән дә киңәшләшергә, аларның сүзләрен дә истә тотарга кирәк, кемгәдер даруларсыз да һич булмый. Әмма вакытлар узу белән бар кешелек табигый ризыклар һәм үләннәр белән генә туклана башлаячак дип уйлыйм. Әбием дә, әнием дә гомер буе догалар һәм дару үләннәре белән генә дәваладылар, алардан миңа да гыйлем күчкәне өчен, барысы өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен!

* * *

"Ашыгыч ярдәм" газетасының 2017 елгы архив саннарыннан алынды.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1383
ӨСКӘ