Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Россиядә демократия юк

26 Апрель 2013 896
Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков белән әңгәмә.
– Дамир әфәнде, Александр Проханов: “Без Россияне югалтырга мөмкинбез”, – ди. Дөрес сүзләрме?

– Шәхес һәм сәясәтче буларак, Прохановны бик өнәп бетермим, әмма аның сүзләре белән килешми булмый. Россия бик күп нәрсәләрне югалтты. Алга таба да шулай яшәп ятса, ул автоматик рәвештә дөнья дәрәҗәсеннән төшеп калачак. Илдә икътисади үсеш юк дәрәҗәсендә. Икътисад газ һәм нефть сатуга корылган. Дөньяда технологик үзгәрешләр бара, өр-яңа әйберләр пәйда була. Икътисадның элек булмаган юнәлешләре барлыкка килә, болар барысы да белемгә нигезләнгән. Иң кызганычы шунда, белемгә нигезләнгән җәмгыять үссен өчен демократия кирәк. Россиядә демократия юк. Шушы килеш яшәп ятсак, илнең, җәмгыятьнең перс­пективасы юк. Проханов шул турыда әйтә, белеп сөйли. Россия алдынгы илләр рәтеннән төшеп калса, чимал сатучы колониягә әйләнәчәк. Кытай, Һиндстан бик тиз үсә. Дөньядагы компьютер программаларының зур өлеше Һиндстанда эшләнә. Һиндстан инглизләрдән яхшы инглиз мәктәп сис­темасын саклап калды. Инглиз телен бик яхшы беләләр, икенче дәүләт теле ул анда. Шуңа күрә шунда ук дөньядагы алдынгы илләр рәтенә кереп китә алалар. Дару чыгару өлкәсендә дә бик нык эшлиләр.

– Россиядә бүгенге көндә нинди “строй” хөкем сөрә? Самодержавие дип әйтүчеләр бар.

– Самодержавие түгел, бездә олигархик режим. Бер төркем олигархлар хакимлек итә. Гадәттә, алар халыктан аерылган була. Нефть, газ корпорацияләре, шулар белән береккән куркынычсызлык органнары вәкилләре һәм “Бердәм Россия” партиясе сәясәтчеләренең югары өлеше. Бернинди демократия юк һәм ул демократиянең нигезләре дә юк.

– Рейган белән Тэтчер СССРны юкка чыгарырга теләгәннәр һәм дә бергәләшеп башына җиткәннәр диләр, моның өчен Горбачев белән дуслашканнар икән. Бу чыннан да шулай булды микән?

– Берникадәр дәрәҗәдә монда хак­лык бар, чөнки СССР көнбатыш блокка конкурент иде. Шуңа күрә конкурентны юкка чыгарырга тырышу булды. Көнбатышның бу мәсьәлә тирәсендә аерым планы булган.

– Медведев 2012 елгы хөкүмәт эше буенча отчетын укыды. Докладны тың­­лагач шундый фикер туа: илдә ба­ры­сы да ал да гөл. Премьер илдәге чын вәз­гыятьне белми ахры?

– Бик яхшы белә, әмма хөкүмәт җитәкчесе буларак аңа яхшы итеп күрсәтү кирәк. Аның эшенә бәя бирелә бит. Медведев отчеты булса да, бу отчет өчен чынлыкта Президент та җавап бирә. Россиядә президент идарәсе хөкем сөрә. Медведев техник фигура гына ул. Сәясәттә торучылар билгеле, без начар эшлибез, дип әйтә алмыйлар. Залда утырган депутатларның күпчелеге шушы идарә итүче элитага керә. Без бит Жириновскийның, Зюгановның да кем сигналы буенча кычкырганын беләбез.

– Алар сигнал буенча гына кычкыралармыни?

– Әйе. Бер мөстәкыйль сәясәтче дә юк. Һәм була да алмый. Барысы да хөкем итүче корпорация.

Илнең үсеш темпы акрынаеп бара: 7% еллык үсештән 3-3,5%ка төштек. Бу үсешнең эчтәлеге газ һәм нефть сату белән генә килеп чыга. Реаль үсеш юк. 2020 елда Россиядә 25 миллион эш урыны булдырылачак имеш, тел сөяксез. Бүген чынлыкта халыкка эш урыны юк. Производство юк бит, шуннан килеп чыга ул. Авыл хуҗалыгында да әллә нәрсә майтара алмыйлар, булган позицияләрдән дә чигенеп барабыз.

– Кытай чигендә урманны урлап саталар икән?

– Әйе. Ерак Көнчыгышта булдым. Агач тутырылган вагоннар көне-төне Кытайга агыла. Эшкәртмичә сатканда акча тизрәк кайта, кистең дә җибәрдең. Сатучыга файдалы, ил өчен файдасы юк. Эшкәртеп саткан очракта икътисад зуррак табыш алыр иде. Бездә бит алдагы көн турында уйлау юк – бүген сатарга да, акчаны чит илгә чыгарырга. Алай-болай булса, шул илгә чыгып качарга. ВТОга керүнең Авыл хуҗалыгына тискәре йогынтысы гына бар, чөнки Европада авыл хуҗалыгы нык үскән, безнекеләр аларга конкурент була алмый. Казан рестораннарындагы Көньяк Америкадан кайткан ит тә безнекенә караганда арзанракка чыга. Хөкүмәт үзебезнең җитештерүчене саклау турында уйламаса, авыл хуҗалыгы бөләчәк. ВТОга керү металл, нефть, газ сатучылар өчен файдалы, алар өчен кирәк булды.

– Россия Белоруссия аша Европага газ сата башлады, әмма гади халыкның тормышы яхшырмый. Газ саткан акчалар кая китә соң? Газ бит халык милке?

– Бөтен акчаны да урлап бетерәләр дип әйтмәс идем. Газ һәм нефть сатудан кергән акча ике фондка китеп, алар шунда җыелып бара. Күп өлеше хәрби чыгымнарга китә, Россиядә коралны яңарту процессы бара, аңа 20 триллионнан артыграк акча китәчәк. Илне сакларга уйласаң, билгеле, коралы да кирәк. Әмма югары дәрәҗәдәге корал эшләү бездә түбән дәрәҗәдә. Армиягә, бераз яңартып, иске тип коралларны яңадан кайтарырга мөмкиннәр. Дәүләтне тотарга, пенсия түләргә кирәк. Булдырылган байлыкның бер өлешен ашап бетереп барабыз. Күреп торабыз бит, олигархлар алтында коена. Мәскәү бае 100 миллион еврога утрау сатып алды. Ул бит халыкны талау нәтиҗәсендә җыелган байлык, әллә каян килмәгән. Олигархлар байлык җыялар, акчаларын илне үстерүгә тотмыйлар. Власть олигархлар кулында, алар бөтен әйберне үзләренә ничек кирәк, шулай оештыралар.

– Дамир әфәнде, еш авырыйсызмы, табибларга ышанасызмы?

– Бүген сәламәтлегем ярыйсы дип уйлыйм, яшь барган саен авырулар барлыкка килә анысы, йөрәгем бик таза түгел. Табибларга йөрмәскә тырышам. Безнең медицинага бик ышанмыйм. Бездә табиблар тарафыннан авыруга караш начар. Бездә медицинаны үзгәртеп кора алмадылар. Нормаль илдә һәр кешенең медицина страховкасы бар һәм ул табибка барганда акча белән бара. Акча түли һәм аны дәвалыйлар. Акчаңны түләгәч, син чын дәвалау таләп итә аласың. Страховка бездә барлы-юклы кыяфәтендә генә, бездә табиб авыруга аны борчып йөргән, кирәкмәгән кеше буларак карый. Андый табиблардан ераккарак китәргә кирәк, әмма авыру китереп кысса, барырга мәҗбүрсең.

– Йөрәгегез ник авырта?

– Тормыш бик җиңел булмады. Тормыштагы вакыйгалар йөрәккә бәрә бит инде ул. Дөресен сөйләгән, хакимият органнарына баш бирмәгән, Татарстан Фәннәр академиясен тәнкыйтьләгән өчен бу җәмгыятьтә яшәү миңа бик җиңел булмады. Андый вакытта сиңа китереп сугалар, кеше тышка чыгармаса да, эчендә ка­ла. Шуннан йөрәк авырулары бар­лыкка килә.

ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Ноябрь 2020 10:35 2144
16 Ноябрь 2020 09:59 1547
19 Ноябрь 2020 10:02 1477
9 Ноябрь 2020 11:10 1363
ӨСКӘ