Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Россиядә акча җитәрлек яисә Владимир Путинның быелгы юлламасы турында

25 Февраль 2019 1039
Путинның узган елгы чыгышында “куркынычсызлык” сүзе 18 тапкыр кабатланган булган. Коралланып беттек, дөньяга әзме-күпме үз көчебезне күрсәткәнбез, быел инде халык турында кайгырта башларга да була. Бүген үк моңа тотынырга кирәк! “10 ел элек кылган хаталарны кылмаска. Коммунизм көтеп ятып булмый, – диде Путин. – Һәр төбәктә һәр гаиләнең хәле яхшырырлык милли проектлар гамәлгә ашырылырга тиеш!”
Менә тагын бер тапкыр илбашының Федераль җыенга юлламасын тың­ладык. Чакырылган кешеләр саны меңнән артык. Болар – губернаторлардан алып, министрлар, депутатлар, суд башлыклары һ.б... Кыскасы, бар да гадәттәгечә. 700дән артык журналист җиң сызганып эшләде: ил башлыгының ният-планнарын бөтен халык ишетергә тиеш иде.

* * *

Гаилә, бала –  беренче урында

Киләчәктә итәк ту­тырып балалар алып кайта башларга кирәк! Халык саны кими, бу һаман төп проблема булып кала бирә. Гаеп әлеге дә баягы Бөек Ватан сугышында, 90нчы еллардагы таркалыш, качышта. Ул таркалыштан соң узган 30 елга якын вакыт эчендә нәрсә эшләп ятканбыздыр үрчемичә, анысы билгесез. Халык ишәергә курка, күрәсең. Тик ни өчен? Ана акчаларын, бала акчаларын да түлибез дип кенә торалар, югыйсә. Димәк, һаман җитми. Тагын күтәрергә кирәк. “2023-24 елларга халык саны сизелерлек артырга тиеш”, – ди илбашы.

* * *

Пенсия ник әз килде?

“Арттырабыз дип тагын алдадылар”, дип зарлана күпләр. Алдамаганнар, ә хата ясаганнар: пенсия дөрес форматта арттырылмаган. Кыскасы, хатаны төзәтәчәкләр. Илбашы: “Ел башыннан яңадан исәпләп, пенсиядәгеләргә тиешле акчаларын түләп бетерергә кирәк”, – ди. Дәүләт оешмаларында эшләүчеләргә исә халыкка яхшы мөгамәләдә булырга да кушты. Ярамаган сораулар белән килсәң, сүгеп куып чыгарырлар дип курка торган түгел, моннан соң матур итеп сөйләшәчәкләр, ди.

* * *

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 8 нче саныннан укый аласыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ