Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Россия халкының биштән бере хәерчелектә яши”

9 Январь 2019 451
Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков белән әңгәмә.
– Дамир әфәнде, Украина белән Россия арасындагы вакыйгалар көннән-көн куера. Инде Путин Порошенко шалтыратканда телефонын да алмый башлаган...

– Бу – ике арада бара торган каршылык. Чын сугышка әйләнмәс дип уйлыйм.

Ник?

– Чөнки Украина артында Америка белән Европа бар, Россиянең аларга каршы торырга көче җитми. Бу фәкать җирле төбәк конфликты гына булып калачак. Әмма тиз генә бетмәс дип уйлыйм. Украина белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр хәзер инде мәңгелек тема. Җирне дә, халыкны да бүләләр бит анда. Чынлыкта исә анда халык бүленә торган түгел. Шул халыкны да Россиягә тартырга маташалар, ике яктан да бик каты бер-берсен таптаулар бара. Мәскәү телевидениесе Порошенконы тәнкыйтьли. Әмма Порошенко Путин өчен файдалы фигура, минемчә.

– Ни өчен?

– Путинның рейтингы төшеп бара. Путин: “Без украиннарга каршы торабыз”, – дип күрсәтә. Россия белән конфронтация Порошенкога да файдалы, чөнки аңа тагын бер тапкыр сайланырга кирәк, илдә авторитеты юк. Ул халыкны үз ягына аударырга тырыша. Бигрәк тә сайлау вакытларында.

– Путинның рейтингы ник төшә?

– Илдә рәт юк, шуңа күрә.

– “Беренче канал”ны ачсаң, гел аны мактыйлар бит...

– Телевизордан мактарга мөм­киннәр, әмма халык кесәсенә, акча янчыгына карап фикерли, суыткычын ачып карый. Соңгы социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, бүген “Бердәм Россия”не, ягъни Путин тарафдарларын яклаучылар белән аңа каршы чыгучыларның процентлары бер-берсенә тәңгәлләште: 50гә 50. Икътисад үсми, пенсия реформасын китереп чыгардылар. Путин режимы нык пенсионерларга таяна иде, алар бит көне буе телевизор карап, андагы бөтен әйбергә ышанып утыручылар. Хәзер пенсионерлар да рәт юклыгын чамалый. Алар хәзер үзләренең тавышларын ишеттерә башлады. Аналитиклар фикере буенча, ике-өч ел эчендә бу режимның авторитеты нык кимиячәк. Һәм аның легитимлыгы мәсьәләсе туачак.

– Бу – законлылык мәсьәләсе бит инде, ул ничегрәк булачак?

– Путинның сайланган срогы 2024 елга кадәр. Яңа ситуация, бәлки яңа кешене властька китерергә кирәктер, дигән фикерләр туачак. Путинның перспек­тивасы яхшы түгел. Аның сәясәте аркасында Россия чит илдән нык санкцияләр алды. Ул бит икътисадны үстерергә комачаулый. Санкциягә зур байлар эләкте. Бу байлар хәзер нишләргә белми, аларның бөтен тормышы чит илдә бара, монда акча гына эшлиләр иде. Билгеле, аларга мондый ситуация ошамый. Бу хәл аларның ил башында торган сәясәтчегә карашын үзгәртә, ягъни алдагы берничә ел эчендә Путинга каршы көчләр көчәергә мөмкин.

– Порошенконың да хәлләре бик үк мактанырлык түгел икән...

– Хәзер Украинада катлаулы реформалар алып барыла. Украинаның теләге – Россия кул астыннан чыгып, Европага кушылу. Әмма Европага болай гына керә алмыйсың, аның үзенең икътисады бар. Син Европа икъти­садына яраклашырга тиешсең. Украинада хәзер күчеш чоры. Күчеш чорын Европа, Америка ярдәме белән тиз генә үтә алмасалар, ул чагында Порошенконың хәле тагын да авыраячак. Сәясәтчеләр арасында Порошенконың көчле конкурентлары бар.

– Кемнәр?

– Тимошенко, мәсәлән. Ул яңадан властька килергә тырыша. Порошенко Керчь янындагы вакыйгаларны да үзенең авторитетын күтәрү өчен китереп чыгарды. Украинаның көньягында хәрби положение игълан ителде. Анда демократия чикләнде, ә бу чынлыкта – Порошенко файдасына.

– Хәрби положение кертелгәч, София Ротару да илдән чыга алмый икән. Мәскәүдәге Яңа ел концертларында катнаша алмаячак, ди.

– Әйе, чыгу проблемасы бар. Россия кабул итәм ди, ә Украина Россия ягыннан кире кертүне тыйды.

– Америка белән Россиянең мөнәсә­бәтләре дә түбән дәрәҗәдә бит?

– Бик түбән дәрәҗәдә, әле тагын да түбәнәячәк. Трампның Россия белән якынаерга теләге бар, әмма бездән аермалы буларак, Америкада бер генә шәхес идарә итми, анда власть башнялары күп төрле. Президент булса да, Трампның бөтен даирәләргә дә йогынтысы җитәрлек түгел, анда власть шулай корылган. Бер генә даирә мәсьәләне чишми. Путин белән Трампның очрашып сөйләшүеннән ниндидер уртак фикергә килүләренә ышанмыйм. Россиягә Америка тагын өстәмә санкцияләр кертәчәк.

– Моны АКШ махсус, Россия юкка чыксын дип эшлиме?

– Американың кайбер сәяси көчләре махсус эшли. Алар бик йогынтылы, бик көчле, бик байлар. Властька килә алмаган төркем –Клинтон даирәсе, мәсәлән. Алар Россиягә басымны дәвам итәчәк.

– Россиянең хәрби куәтен арттыруга 22 трлн сум биреләчәк. Ни өчен хәрби куәтне бу тиклем суммага арттыралар?

– Россиянең хәрби сәясәтчеләре, көчлерәк булсак, үзебезнең сәясәтне үткәрергә җиңелрәк булыр, дип уйлый. Әмма АКШның хәрби бюджеты 460 млрд доллар, Россиянеке 47 млрд доллар чамасы, ягъни безнең бюджет ун тапкыр кимрәк. Шуңа күрә без күпме генә көчәнсәк тә, Америка яки Европа илләре кебек көчле була алмаячакбыз. Дөрес, безнекеләр: “Безгә ул оборона өчен кирәк, оборона өчен корал булырга тиеш”, – диләр. Ләкин бу халкыңны ач тотып, бөтен икътисадны кысып яшәү хисабына түгел. Япония кебек алдынгы илләрдә, Европа илләрендә хәрби эшләргә ул кадәр акча сарыф итмиләр. Башка илләр белән дус яшәргә тырышалар. Бездә электән калган сәясәт бар: империя психологиясеннән килә торган, борынгыдан калган нәрсә ул – хәрби эшкә аерым әһәмият бирү. Безнең армия дә зур бит – 4 млн га якын, хәтта безнекенә караганда Кытайныкы да кечерәк, Америка, Европаныкы күпкә әз.

– Аларны бит ашатып, эчертеп, киендерергә дә кирәк...

– Әйе, хәрби бюджетның зур өлеше шуңа да китә.

– Күптән түгел Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин, ниһаять, таныды – соңгы ун елда Россия икътисады шул дәрәҗәдә түбән тәгәрәгән, сугыштан соңгы чорда да мондый түбән төшү күзәтелмәгән булган. Моңа кем гаепле?

– Фәкать Россиянең хөкем итүче сәяси элитасы гына. Без аны үзебезнең кесәдән дә беләбез, хәл уңай якка бармый. Үземнең туган бистәдән – Шәмәрдән буенча да әйтә алам – анда 17 предприятие бар иде, шуның 15е ябылды. Халык эшкә Шәмәрдәннән Казанга йөри хәзер. Икътисад үсми, без алга китәбез, дип шапырынулар урынсыз. Еллар үткән саен Россия артка кала бара. Башка илләр күтәрелә бит. Кытай, Европа, Америка белән чагыштырганда безнең темплар бик начар. Үсеш темпы да нефть һәм газ сатуга гына корылган. Нефть, газ булмаса, нинди хәлгә калган булыр идек? Гомумән, ачтан үлеп ятасы булыр иде. Кудрин әйткән сүзләр дөрес. Әмма моны үзебез дә беләбез, аның өчен Кудрин кирәк түгел.

– Шушы хәлдән ничек чыгарга соң?

– Аның өчен сәяси элитаны алыштырырга кирәк. Алыштырып буламы-юкмы – менә бу мәсьәлә катлаулы, авыр. Оппозиция юк диярлек, кем хәзерге властьта утыручыларны җиңеп чыга ала? Көчләр юк бит.

– Навальный тарафдарлары?

– Аларны сәясәткә чыкканчы ук төрмәгә утыртып бетерәчәкләр яисә судка бирәчәкләр, алар көчәя алмыйлар. Бүген сәяси элитага альтернатива юк. Бөтен проблема шунда.

– Бөтен акча картага күчеп бетте. Бу – хокук саклау органнары тарафыннан тоталь контроль булдыру өчен түгелме?

– Дөнья икътисады хәзер шулай корылган. Акча дөньяда бик йөрми, бөтенесе дә карта белән эш итәләр. Америкага барганым бар, анда элек тә шулай иде, кибеткә кергәч тә син картаңны чыгарырга тиеш. Болай да түләп була, әмма сиңа сәерсенеп карыйлар, бу нинди ахмак икән, доллар чыгарып күрсәтә, дип. Әйе, электрон акчаны контрольдә тоту җиңелрәк. Ул контроль – гади халык акчасы өстеннән генә, байлар юлларын таба. Күпме акча читкә чыгарыла! Россиядә 370 млрд доллар шәхси байлык кына читкә чыккан, бу – күзгә күренгәне, әле күзгә күренмичә офшорлар аркылы чыккан акчалар да күп. Коточкыч суммалар читкә чыгарыла, аларны контрольдә тота алмыйлар.

– Соңгы вакытта Россия банклары клиентларыннан: “Ни өчен бу кешегә фәлән кадәр акча күчердең?” – дип аңлатма таләп итә. Кешеләр банклардан качып бетмәсме?

– Соңгы вакытта валюта алулар күп булды. Халык күрә: банкта процент үсми, шуңа күрә валютага күчерә башладылар. Шуны туктату өчен эшләнгән нәрсә бу. Әмма озакка бармас, чөнки асылында ахмаклык ята. Контрольдә тота башласаң, халык акчаны беркая да бирмәячәк, кесәсендә генә тотачак, банкка да салмаячак.

– Көннән-көн хәерчеләр арта, диләр. Бу – Россиянең бетүеме әллә?

– Россиядә хәерчелек зур, халыкның биштән бер өлеше түбән дәрәҗәдә яшәүчеләр. Соңгы елларда берничә млн хәерче өстәлде – коточкыч сан! Әгәр дә сәясәт үзгәрмичә болай дәвам итсә, билгеле, Россиянең ил буларак перспективасы юк. Ул бер ел эчендә генә юкка чыкмый, дөньядагы урыны әкренләп кимиячәк, икътисади яктан башка илләргә бәйлелеккә төшәчәк. Зур куркыныч бар – Россия Кытайга бәйлелеккә төшәргә мөмкин, шундый процесс бара.

– Россияне коткарып калу юлы бармы соң?

– Сәясәтне үзгәртергә кирәк. Хә­зер­ге сәясәтчеләр урынына башкаларны куеп, яңа реформалар ясап, илнең икътисади һәм сәяси кырын яңача төзеп. Шул юк икән, кызганыч хәлдә калырга мөмкинбез. Начармы, яхшымы – Россия безнең ватан, без дә аның эчендә бит. Әгәр дә икътисад җимерелсә, безгә дә авырга туры киләчәк. Россиянең җимерелүе яхшы нәрсә түгел, эчтән үзгәртеп корырга кирәк һәм бу турыда күп сәясәтчеләр уйлана. Прогрессив салым кертсәк яхшы булыр иде, билгеле, әмма моны байлар теләмәячәк. Европа илләрендә байларның салымнары алган табышларының 60-70 %ына җитә, ә бездә байлар гади кеше кебек, 13 % кына түли, бу бит дөрес түгел. Байларның салымы артса, без социаль якны үстерә алыр идек. Ярлыларга ярдәм итү, пенсияне арттыру мөмкинлеге булыр иде. Башка вариантлар юк, бөтен дөнья шулай яши.

– Властька яңа кешеләр килсә дә, алар шовинистик рухта булса, татарларга ни файда?

– Россиядә интеллектуаль дәрә­җәсе югары булган, конкрет планнар тәкъдим иткән оппозиция юк. Россиядә либераль фикердә торган шәхесләр дә бик демократик рухта түгел. Алар чынлыкта шундый ук тоталитар җәмгыять корырга теләүчеләр. Безнең либералларның күбесе шовинистик рухта, алар шул ук элекке мәнфәгатьне алга сөрә. Шундый ук идеология кешеләре килеп утырса, шул ук сәясәт барса, чыннан да, безгә аннан бернинди дә файда юк. Шуңа күрә без андый сәясәтне хуплый алмыйбыз.

– Дамир әфәнде, 2019 елда дефолт булачак, дип сөйлиләр?


Әңгәмә "Акчарлак" газетасының 2018 елгы 50нче саныннан алынды. (Дәвамын 2019 ел саннарында укый алырсыз, иншалла.)

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1469
ӨСКӘ