Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Роберт Миңнуллин: “Бер кеше белән дуслашасың, ун дошманың барлыкка килә”

2 Июль 2019 840
Шигырь ятларга яратмыйм. Хәтердә калмый. Ә менә Роберт абыйныкылар бер тапкыр укуда ятлана иде. Уенчык кебек, теге яки бу көйгә салганчы ук әзер бер җыр кебек. Аның сүзләренә язылган “Гомерләр үтә икән” җырын күрегез. Юльякшин ничек дәртләнеп җырлый! Бөтен стадион басып кушыла бит. Чөнки олысыннан алып кечесе дә яттан белә.
“Шигырь түгел, такмак яза” диләр

– Сезнең шигырьләр гади, ачык, аңлаешлы. Мондый иҗатыгызга төрле карашлар бар. Аңлатыгыз әле...

– Шигырь ул аңлатуга бирешми. Чөнки бик нечкә. Сүзнең көче, мәгънәсе, бизәге, матурлыгы була. Фәлсәфи телдә язучылар да, лирик язучылар да ниндидер яңа сүзләр уйлап тапмый, бу юнәлештә яңалык ача алмый. Аны халык мең еллар буе ачып биргән инде. Минем шигырьләрдә дә фәлсәфи уйланулар, катлаулы образлар бар. Ләкин алар барысы да кешенең күңеленә җитәрлек итеп гади рәвештә бирелгән, күңел аша үткәрелгән. Әйтик, минем шигырьләрне кемнәрдер “такмак” дип көлгән була.

Ә такмак нәрсә соң ул? Ювелирларча эшләнгән, бөтен шартын китереп, алмаз дәрәҗәсенә җиткерелгән халык әсәрләре. Халык шундый такмаклар иҗат итә ки, теләсә кайсы шагыйрьне бәреп егарга мөмкин. Гадилектә – бөеклек, дип юкка гына әйтелмәгән.

– Язганда елыйсызмы?

– Язганда да елыйм, кайвакыт кире кайтып, кайчандыр язылган шигырьләрне укып та елаган чаклар бар. Шагыйрьнең язмышы җиңел генә булырга тиеш түгел. Бәхеттән бик сирәк языла. Хәсрәт, моң, сагыш күңелеңдә гомер буе яшәсә, ул инде шигырь булып бәреп чыгачак. Беренчедән, мин авыл баласы, мине әнкәйнең мәхәббәте һәм китап тәрбияләде. Табигать баласы булуым белән бәхетлемен. Тоя белсәң, туган якта бөтенесе дә бар. Икенчедән, мин әтисез үскән бала. Бишәү идек. Ятимлек ул кеше тормышында, дөньяга карашында зур үзгәрешләр, борылышлар ясарга сәләтле.

“Җирсү” дигән сүз яши. Туган якны, әни­не, балачакны сагыну – болар беркай­чан да юкка чыга торган түгел. Әгәр мин Башкортстаннан Казанга килеп туган ягымны гел сагынып яшәмә­сәм, бәл­кем, шагыйрь дә булып китмәс идем.

“Инстаграм”нан чыкмый” диләр

– Китап бик укымый халык, хәтта телевизор карамый. Чөнки телефон бөтенесен алыштырды. Сез шуңа күрә “Инстаграм”да еш утырасызмы?

– Миңа ул кызык, җайлы тоелды. Элек шигырь язасың, редакциягә алып барып бирәсең, басылып чыкканын көтәсең – укучыга озак барып ирешә. Шагыйрьгә бит ниндидер стимул, язганнарының укучысы барлыгын аңлау кирәк. Әгәр алар булса, илһам да килеп кенә тора, үзеңне язарга мәҗбүр итәсең. Монда бу эш бик җайлы: язасың да элеп куясың, шундук кайтавазы килеп җитә. Ошамаска мөмкин яки ошарга.

Минем подписчик­лар ул, эстрада теле белән әйткәндә, иҗатымны яратучы фанатлар кебек. Күбесе белгән кешеләр, укытучылар. Бер-ике мактау сүзе килсә, күңелем була, юкка гына язмаганмын, дим. Кайчакта “кара әле, дөрестән дә шундый әйбәт килеп чыккан микәнни” дип кат-кат укып карыйм. Болай язмыйлар дип тә хурлап куярга мөмкиннәр. Анысын да кабул итәм.

Тагын бер сәбәбе: үзешчән буларак мин гел фотога төшерү белән мавыктым. Шуның белән дә “Инстаграм” ми­ңа якын. Миндә нинди генә тарихи фото­лар юк! Язучылар, зур шәхесләр бе­лән төшкәннәрне көнгә ике-өч фото куям.

– Кемнәрдер моны күңел ачу чарасы буларак кына кабул итә. Эшсезләр эше дип үртиләр.

– Төрлесе бар. Артистлар үз гаиләләрен күрсәтә, ашаганын, тегене-моны, мунчаларга барганын һәм башкалар... Шәхсән миңа аларының кызыгы юк. Шуңа күрә халык алдында дәрәҗәне төшерергә ярамый. Әле берсендә шорты киеп төшкән фотоны куйган идем. Күп кеше тәнкыйть сүзләре язарга тотынды. Югыйсә, гаеп эш тә түгел кебек бит инде.
  
– Шулай итеп, 70 яшь туламыни сезгә, Роберт абый?!

– Әйтмә дә! Кай арада узган? Картаясы килми барыбер, шуңа заманадан калышмаска кирәк тә инде. Ияртеп бару юк инде ул хәзер, ияреп бара алсам да ярый. Ияреп баруы да авыр. Космик тизлек белән үзгәрә бүген дөнья.

– Ничек җитешергә?

– Тормыштагы барлык ыгы-зыгыга ияреп барырга кирәкми. Мин болай да инде гомер буе җәмәгать эшләрендә катнаштым. Хәзер уйлап куям, кирәк булдымы икән соң ул миңа? Бөтен көчне, энергияне ала иде шул эшләр.

– Нинди эшләр?

– Бушка, рәхмәткә эшләнгән эшләр. Гомер буе шундый булдым никтер. Балалар фондын ничә еллар җитәкләдем. Рухи яктан да, акыл буенча да коточкыч авыр хезмәт. Бер тиенсезгә. Ә нинди зур җаваплылык! Балалар йортлары, сабыйлар, күп балалы гаиләләр – бөтенесе белән эшләргә туры килде. Шул ук укытучыларны гына алыйк. Бүген алар бушка, “рәхмәт”кә чиксез эш башкара.

Язучылар союзында 15 ел балалар секциясе җитәкчесе булып эшләдем. Бөтен балалар әдәбияты минем аша үтте. Китап чыгару, союзга кабул ителү, тәкъдим итү, яшь язучыларның иҗатын барлау, тикшерү. Аңа хәтле биш ел сәркатип идем.

Язучылар союзында гомер буе идарә әгъзасы булып торам. Аңа күпме энергия кирәк. Бер кеше белән дуслашасың, ун дошманың барлыкка килә. Дөресен әйтсәң, үпкәлиләр. Ә әйтергә кирәк.

– Үкенәсезме?

– Юк, әлбәттә. Эшләнгән бит инде ул хәзер, үзгәртеп булмый. Болай, сөйләнеп кенә утыру. Хәзер кешеләр хәйләкәр, бушка эшләргә өйләреннән дә чыкмыйлар. Ләкин мин үкенмим, чөнки хезмәтнең бәясе булды. Мактанып әйтүем түгел, дәрәҗәләрен дә, бүләкләрен дә алдык бит инде. Ләкин эшләп алдым, тир түгеп. Тукай, Җәлил премияләре – барысы да хәләл хезмәт белән алынган. Хәзер менә яңа кешеләр килде. Бүгенге көн язучылары, каләмдәшләр ул бүләкләрнең берсен дә миңа бирмәс иде. Мин теге вакытта – Хәсән Туфан, Сибгат Хәким заманнарында алып кала алдым.

– Татар әдәбиятының көчле вакытлары?

– Мин дә шулай уйлыйм. Ул заманда алынган әдәби исем һәм бүләкләрнең дәрәҗәсе бүгенгеләре белән чагыштырганда бер баш өстен.

“Депутат  чаклар бар иде”

– Барысы да үз чираты белән барды, балалар әдәбияты... Ә аннары — Дәүләт советы депутаты булу. Минем өчен ул гадәти бер эш иде. Депутат булмасам, редакциядә эшләп йөрер идем. Сайладылар, димәк, эшләргә тиешсең. Өстәвенә, шагыйрьлегең дә бар. Син икеләтә халык алдындагы кеше. Интернетта, матбугатта гадәттә еш кына депутатларны сүктеләр. Кемнәрне? Мине сүгәләр, Разил Вәлиевне, тагын берничә кешене.

– Нишләп сүгәләр?

– Эшләмәде, җиренә җиткермәде, дип типкәләп китүчеләр бар. Бер чакырылышта гына да 100 депутат җыела. Һәрберсенә мөрәҗәгать итер­гә кирәктер, бәлкем. Ә алар­ның исем­нәрен дә белмиләр. Роберт Миң­нуллинны беләләр, Разил Вәлиев­не беләләр. Шуңа аның җаваплылыгы да 10-15 тапкыр күбрәк. Депутатлык иҗатка да тәэсир итмичә калмады. Эчендә кайнагач, сәяси, публицистик рухтагы фикерләр туды.

– Роберт абый, туган тел – татар теле белән бәйле хәсрәтләр барлыкка килгән мәлләрдә сез пенсиядә идегез инде. Моның буенча вакытында үз сүзегезне әйтә алган булыр идегез микән?

– Минемчә, әйтми түзә алмас идем. Соңгы вакытта кискен чыгышлар да ясалды. 2014 елда, депутат исеменнән соңгы чыгышым да нәкъ менә телләр турында иде. Депутатлар колагына тапшырып калдырасым килде. Ул чыгышны миңа ясатмаска тырыштылар. Соңгы чыгышым, мин аны эшләми булдыра алмыйм, дидем. Тел мәсьәләсе буенча, йомшак кына әйткәндә, депутатлар дөрес эшләмәде. Каршы чыгарлык егетләр бар иде. Үзләрен батыр итеп күрсәтергә бик әйбәт сәбәп туган иде. Милләтпәрвар булып, батыр булып йөрерләр иде хәзер.

Ләкин алар хәзер берсе дә батыр булып йөри алмый. Реабилитация өчен тырышалар, билгеле. Тегене, моны эш­либез, диләр. Тик янгыннан соң инде ул, гафу итегез...

– Суның кирәге юк...

– Бәлкем кирәк­тер дә. Ләкин депу­­татларга мөнә­сәбәт бүтән төрле хәзер, алар мизгелен кулдан ычкындырдылар. Беләм, миңа милләтчеләр арасында да шулай ук мөнәсәбәт төрлечә. “25 ел буе тик утырды” дип сөйләнүчеләр бар. Әмма алар белеп сөйләшми. Ниләр эшләгәнемне үзем генә беләм. Шуңа күрә “Депутат чаклар бар иде” китабымны чыгаруым да тарихта калсын. Кирәк санаган кеше минем ничек депутат булып эшләгәнне күрер, чагыштырып карарлар. Депутатлардан күп нәрсә тора. Мин ул депутатларның эчке дөньясын яхшы беләм, ничек кануннар кабул ителгәнен, сессияләр барганын беләм. Шуңа күрә батыр булып кылануларына көлеп кенә карыйм. Нинди батыр икәнлекләре бик яхшы билгеле. Өстән кушсалар – батыр, кушмасалар – батыр түгел...

– Сүз белән гамәлләре туры килмиме?

– Әйе, туры килми. Сүз белән алдарга була. Гамәл белән юк. Минем бу хакта бер шигырем дә бар: “Дурак булырга кирәк” дип атала. Чыгышларны болай гына ясамыйсың, шигырьне дә тиктомалга гына язмыйсың. Нидер өметләнеп, тәэсире булыр дип ниятләнеп эшлисең. Ә тормышта күбесенчә киресе килеп чыга. Күңел төшкән чаклар күп булды соңгы арада. Беркемне гаепләп булмый, мондый очракларда бердәм система кирәк. Милли хәрәкәт, депутатлык, югары дәрәҗәдәгеләр, зыялылар-укытучылар, яшьләр бергә сәгать механизмы кебек эшләсә, без Федераль хакимияткә дә каршы тора алабыз, сүзебезне Мәскәүгә дә үткәреп кертә алабыз. Ләкин кызганыч, барып чыкмый. Соңгы елларда бигрәк тә... Без кирәгеннән артык үз-үзенә ышанган халык. Мөстәкыйльлек алгач, әзме-күпме вәкаләтләр алгач, гел шулай яшәрбез дип уйладык. Бу хакта шигырь дә бар – “Махмыр” дип атала. Күңелле чор артта калды, хәзер баш авырта торганы житте.

– Сез бәхетлеме?

– Мин бик бәхетле. Бик акыллы кешеләр белән аралаштым, югары дәрәҗәдәге шагыйрьләр чорына эләктем. Укучыларым, Аллага шөкер, һәрвакыт күп булды, укыдылар, яраттылар, китапларым даими басылып торды, хәзер дә укыйлар. Бу әле тагын озакка барыр дигән шундый ышаныч белән яшим.


* * *

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 5 июль 2018 № 26

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ