Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Роберт Миңнуллин: “Дәшмәвем белән дошманнарымны үтерәм”

23 Август 2013 971
– Роберт абый, сезгә карап торам да, тагын бер карап куям, сез искиткеч яшь, чибәр, егетләр кебек, ничек шулай сакланып кала алдыгыз?

– Шагыйрь яшь булырга тиеш инде ул, карт шагыйрь булмый. Әлбәттә, шаяртам гына, миңа быел, Алла боерса, 65 тула. Бу – шагыйрь өчен бик зур яшь, ә инде кыяфәткә килгәндә, яшь булып кыланабыз, карт булып күренмәскә тырышабыз.

– 65 яшь тулыр алдыннан нинди уйлар белән янасыз?

– Яшь барган саен узган гомер, тормыш турында уйлыйсың. Узган тормышыңа анализ ясыйсың. Дөрес яшәлгәнме-юкмы... Иҗатың халыкка барып җиткәнме-юкмы, эшең белән халкыңа нинди хезмәт күрсәткәнсең... Үзеңнең гаиләңә, туганнарыңа, якташларыңа ничек булгансың...

– Дөрес яшәдегезме, тормышыгыз сез дигәнчә булдымы?

– Артык дөрес яшәгән кебек. Чөнки мин бит әнкәй тәрбиясендә үскән кеше. Әнкәй – коммунист, без биш бала, ул безне кеше итәргә тырышты. Иң беренче үзе үрнәк булды. Аңа хәзер 88 яшь, соңгы вакытта бик нык авырды, әмма әле дә безне тәрбияләвен дәвам итә. Әни янында бүген Люция сеңелкәш яши.

– Әни дисез, әтиегез кайда соң?

– Әткәй мәрхүм булганда мин бишенче сыйныфта укый идем. Ул колхозда баш хисапчы булып эшләде. Юлда фаҗигале рәвештә үлде. Әнкәй заманында балалар йортында үскән, тегүчелек һөнәрен үзләштергән, бухгалтер курсында укыган. Бухгалтер, сатучы булып эшләде. Төннәр буе утырып тирә-күрше авылларга тегү тегә иде. Бертуганнарым исә бөтенесе дә диярлек укытучылар.

– Роберт абый, сез бик тәртипле, сабыр кеше, чыгырдан чыккан чакларыгыз бармы?

– Кайчакта җыелган ачуың өйдә килеп чыга. Чынлап та, мин тыныч кеше. Дәшмәвем белән үземнең дошманнарымны үтерәм.

– Хатыныгыз белән талашкан вакытларыгыз буламы?

– Андый чакта сөйләшмим генә. Элегрәк бер, ике, өч көн дә сөйләшми йөри ала идем. Хәзер андый хаталар китсә, ике-өч минуттан уза, без бит бер-беребезне бик яхшы беләбез.

– Депутат булыр өчен шагыйрь булырга кирәкме әллә ул?

– Мин депутат булганга китаплар чыгарам дип уйлый кайберәүләр. Киресенчә, әйбәт шагыйрь булганым, халык белгән өчен мине депутат итеп сайладылар бит.

– Депутат буларак көнегез ничек үтә, халык шикаятьләр белән киләме?

– Актаныш, Мөслим, Минзәлә районнарын “курьеровать” итәм. Көн саен диярлек төрле йомыш белән киләләр. Телефоннан шалтыраталар, хатлар язалар. Казанда Путинның кабул итү бүлмәсе бар, шунда да халыкны кабул итәбез. “Бердәм Россия” партиясенең лидеры Медведевның кабул итү бүлмәсе бар, анда да кабул итәбез.

– Бүгенге шигърият турында ниләр уйлыйсыз?

– Шигърият әдәбиятыбызның, халкыбызның юанычы инде ул. Шигъриятебез, шөкер, яши. Кол Галиләрдән килгән матур традицияләр дәвам итә.

– Бүген нәрсәләр турында язасыз?

– Соңгы елларда шигырьләрем шактый үзгәрде: олыгайган саен тормыш, милләт турында ныграк уйланасың. Күптән түгел “Татарлар” дигән китабым чыкты, ул тулысынча милли шигырьләрдән тора. Китапка кереш сүзне Минтимер Шәймиев язды, ул минем шигъриятне яратып укып бара икән.

– Күп кенә шагыйрьләр аракы белән дуслашып, юлдан язып йөри, бу чир сезгә ничек йокмады?

– Юлдан язу, аяктан егылу бик җиңел, үз-үзеңне саклап калу бик авыр. Һәр шагыйрьнең үз язмышы. Фаҗигале язмышлы шагыйрьләребез дә бик күп, һәр кешенең үз сәбәбе булгандыр. Кешенең язмышына бәя бирү бик авыр. Мин язмышымнан бик канәгать.

– Яшьләр иҗатын күзәтеп барасызмы?

– Әлбәттә.

– Бүгенге җыр сәнгате турында нәрсәләр әйтер идегез?

– Бернәрсә дә әйтмәс идем, чөнки бу турыда бик күп сөйләдем. Үзем җырлар авторы буларак, башкаларга бәя бирү шулай ук уңайсызрак. Бүген бөтен әйбер җырга терәлеп калды, әгәр бүген җырны туктатсаң, бөтен татар радиоларын ябарга туры киләчәк. “Барс-Медиа” ябылачак, телевидение көнгә берничә сәгатькә генә калачак. Концерт заллары бушап калачак. Әйбәтме-түгелме, бүгенге тормыш җырга кайтып кала.

– Катнаш никахка ничек карыйсыз?

– Катнаш никах турында сөйләү бик куркыныч. Безнең Фәүзия Бәйрәмованың ялгыш әйтелгән бер сүзе өчен (бәлки, әйтелмәгәндер дә) җанына тиделәр. Катнаш никах – иң авырткан урыныбыз. Ул бик күп хәзер, ике никахның берсе катнаш. Андый гаилә нигездә рус гаиләсенә әйләнә. Безнең депутатлар арасында да катнаш никахлар бик күп. Бер депутатыбыз белән сөйләшеп утырам: “Синең хатының марҗа. Килешми бит инде”, – дим. “Туфан Абдуллович мине бу мәсьәләдә яклады”, – ди ул. “Булмас!” – дим. “Менә беренче хатын марҗа булса да ярый дип әйтте”, – ди. Шаяртып әйтелгән сүз, әмма бу безнең халык файдасына түгел.

– Дәүләт Думасы сүгенүне тыйды, бу карарга ничек карыйсыз? Сүгенгәнегез бармы?

– Халык арасында сүгенү бик модада. Җитәкчеләр дә сүгенеп сөйләшә, ул бик ямьсез тәэсир калдыра, әлбәттә. Мин исә өйдә генә сүгенәм, ул вакытта да хатын көлә: “Сиңа килешми, сүгенмә алай”, – ди.

Һәр атнаның җомгасында “Яңа Гасыр” каналында Роберт Миңнуллинның 14.30 сәгатьтә “Китап” тапшыруы эфирга чыгып килә.

ГАБДЕРӘХИМ
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1089
26 Июль 2019 16:42 915
ӨСКӘ