Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әрмән Гамлеты

13 Сентябрь 2019 546
Хикәя "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 23 август 2012 № 34
Минем гомеремдә дә Әрмән­станда булганым юк. Хәер, анда татарлар, булса да, бик аздыр. Ни югалткан безнең халык ул тау-таш илендә? Ә менә әрмәннәр безнең якларны бик якын итә. Күп алар монда. Безнең дүрт катлы йортта гына да өч әрмән гаиләсе яши. Бик чая, әрсез һәм бик тырыш халык. Ишек төбендә татар әбиләре, пышылдап-куркып кына, анда да якын-тирәдә урыс карчыклары булмаса гына, татарча сөйләшеп утырганда, болар күкрәк киереп үз телләрендә акыралар.

Балалары да рәхәтләнеп әрмәнчә сукалый. Чем-кара чәчле, мул йөзле чибәр, чая хатыннары бөтен урамны дер селкетеп әрмәнчә сиптерә. Тавышлары агач яфракларын коеп төшерерлек. Милли горурлык дигәндә безгә алардан үрнәк аласы бар әле. Болар хокук-фәлән дәгъвалап, әрмән мәктәпләре ачуны таләп итеп йөрми, үз туган телләрендә рәхәтләнеп сөйләшә, туган илләреннән әллә ничә йөз чакрым еракта яшәсә дә, балаларына телне дә өйрәтә, милли тәрбия дә бирә. Урыстан да, татардан да рөхсәт-фәлән сорап тормый.

Иң башта без Гамлет белән таныштык. Бу исемне ишеткәч, шаярадыр, кушаматы гынадыр дип уйлаган идем, чынлап та, Гамлет булып чыкты. Әрмәнгә дә охшамаган үзе, аксыл-кызыл йөзле, зәп-зәңгәр күзле, грекларныкыдай төз-туры борынлы, озын буйлы бик чибәр ир. Әйткән сүзенә ышансаң, нәсел тамырлары грекларга килеп тоташа икән. Гамлетның белмәгән эше юк. Суыткычлар, телевизор, тузан суырткыч дисеңме, барысын төзәтә, кирәк икән, ватык сәгатеңне дә йөртеп җибәрә. Итек ямарга да оста. Түләү хакын башкаларга караганда азрак алганга, халык аңа йөри башлады. Гамлет гаиләдә бердәнбер акча табучы. Әрмәннәр үз хатыннарын эшләтмиләр икән, саклыйлар. Гамлетның хәләл җефетен күргәч, шаккаттым: һич тау­шалмаган, картаймаган, әби димәссең, бүгеннән кияүгә бирерлек яшь, чибәр хатын. Әмма шулай да авыру. Нәфис тәне бездәге салкыннарга өйрәнмәгән, билдән түбән җиренә салкын тидереп, хатын-кыз чире белән җәфалана. Гамлет, хатыны авыру булгач, аны борчыйсы килмичә, бер ялгыз хатын янына йөри. Анда да әле бары үзенекенең рөхсәте белән. Вәт сиңа могҗиза! Кеше ышанырлык хәлме?!.
  
Әмма ни генә булмасын, яраттык без Гамлетны. Ачык йөзле, гел елмаеп кына тора. Әллә кайдан күреп исәнләшә. Җитмәсә, татарча “мин сине яратам” дип әйтергә өйрәнгән, барыбызны да шул сүз белән сыйлый.

Үзебезнең татар, урыс ирләре эчеп-исереп йөргәндә, бу ашыга-ашыга туп-туры өенә кайта. Аны исерек килеш күргән кеше булмады. Эше өчен түләүне дә гел акчалата гына алды. Гамлетның гаиләсе зур. Ике бүлмәле фатирда (анысы да кешенеке, вакытлыча гына торалар) үзе, хатыны, улы, килене һәм ике онык яшиләр. Бервакыт ишек төбендә менә шул Гамлет белән сөйләшеп утырырга туры килде. Ни өчендер Гамлет күбрәк гел хатын-кызлар белән генә аралаша иде. Безнең йорт ирләре, әллә көнләшеп, әллә үзләре белән эчмәгәнгә, сыйламаганга, аны үз итә алмадылар. Ә без исә, киресенчә, һәрвакыт айнык, ачык йөзле, мактау сүзләренә дә бик юмарт булган бу ир белән рәхәтләнеп сөйләшә идек. Гамлеттан һичкайчан начар сүз ишетмәдек. Бик итагатьле, хатын-кызга хөрмәт белән карый иде. Шулай кич утырганда Гамлет туган яклары турында сөйләп утырды. Бик сагына икән ул үзенең туган ягын. Алайса нигә монда килгән, аны кем чакырган, диярсез. Үзләрендә эш юктан, хәерчелектән качып килгән. Туган ягы турында сөйләгәндә Гамлетның күзләренә яшь тулды. “Бераз акча эшлим дә, кайтам үзебезгә. Чит җирдә ятып калып булмас. Бөтен туганнарым анда. Әни дә бик сагына,” – диде.

Килгән кара халыкны бик өнәп бетермибез, безнең өлешкә керәләр, болай да эшсезлек, дип уйлыйбыз. Әмма аларны гына гаепләп булмый. Рәхәткә чыдый алмыйча йөрүләре түгел, салкын Рәсәй буйлап аларны да нужа йөртә.
“Менә бер яхшы акчалы эш таптым әле, – дип шатланып сөйләде Гамлет. – Шуны башкарып, акчасын алсам, үз ягыма кайтып китәм. Бөтенләйгә, туйдым, арыдым чит җирләрдә йөреп”.

Шул сүзләрне соңрак ул күршем Зәмзәмия апага да әйткән. Тик бик куркыныч итеп: “Менделеевскига китәм, үземне җирләр өчен акча эшлим”, – дигән. “Юкны сөйләмә”, – дигән Зәмзәмия апа. Шулчак Гамлет аңа үзенең төшен сөйләп биргән. Төшендә моннан ун ел элек вафат булган яшь чакта сөеп йөргән кызын күргән икән. Тегесе әйткән: “Гамлет, әзерлән, 25 сентябрьдә синең туең, алырга киләм,” – дигән.
Менделеевскидан аның үле гәүдәсен генә алып кайттылар. Гамлет эше өчен тиешлесен алган, тик янында ул акчалар булмаган. Бәлки шул акчасы аркасында үтергәннәрдер дә әле аны. Бәлки үлгәч, урлаганнардыр. Моны беркем белә алмый инде хәзер.

Гамлет 5 сентябрьдә вафат булды. Бик эссе көннәр иде. Гәүдәсен башта Менделеевскидан алып кайттылар. Улы, әтисенең васыятен үтәп, аны туган якка алып кайтып җирләргә тели. Мәетне Самарага алып китәләр. Аннан самолет белән очарга тиеш булалар. Тик Әрманстан – чит ил. Анда очар өчен әллә күпме документ кирәк, мәшәкате күп. Бюрократиянең кирәкле-кирәксез таләп-кануннарын үтәп, тиешле кәгазьләрне әзерләп бетергәнче, Гамлетның үле гәүдәсе ике көн Самара аэропортында куна, бозыла башлый. Аны туган илгә кайтарып җиткергәнче туганнарына күп акча түгәргә туры килә. Менә шулай мең бәлаләр белән булса да, бичара Гамлет өзелеп сагынган туган ягына кайтып җитә, арыган башын туган җир туфрагына сала. Хатынын, бала-оныкларын, якыннарын кайгыртып өзгәләнгән җаны мәңгелеккә тынычлана.

Туган якны ташлап, чит җирләргә бәхет эзләп киткән безнең милләттәшләр арасында да Гамлет язмышына дучарлар юк дип кем әйтә ала?! Әй бу дөнья, әй кеше язмышлары...

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ