Язмалар исемлегенә күчү
– Минем иң куркыныч дошманым – үзем, ди шагыйрь Ләбиб Лерон. Синең иң куркыныч дошманың кем?
– Иң якын дустым. Куркыныч кеше нинди ул? Менә без синең белән елга бер очрашабыз. Петербургтагы танышым белән дә елга бер-ике күрешәм. Ә дустың синең турында бөтен нәрсәне белә, шуңа күрә дошманга әйләнеп куярга да мөмкин. Исемнәрен әйтмим, минем белән шундый хәлләр булганы бар. Дошманны әллә каян эзлисе юк аны. Чөнки мин әллә кайдагы Мәскәүдәге кешегә кирәк түгел, ул мине белми дә. Шуннан нәтиҗә ясадым: бик ачылмаска кирәк. Мин үзем кирәгеннән артык ачылып китүчән. Зинира да “шулхәтле беркатлы булма” дип кисәтеп тора. Шулай да үч саклап йөри белмим, кичерәм.
– “Акчарлак”ны укыйсызмы?
– Алдырабыз, укыйбыз, почтага штрафлар белән бергә килә. Радио, телевидение, газета – алар артистлар белән халык арасындагы күпер, ул нык булсын!
***
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының пәнҗешәмбе көнне чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Ризат РАМАЗАНОВ: “Акчарлак” почта ящигына штрафлар белән бергә килә”
14 Сентябрь 2020 628

– Иң якын дустым. Куркыныч кеше нинди ул? Менә без синең белән елга бер очрашабыз. Петербургтагы танышым белән дә елга бер-ике күрешәм. Ә дустың синең турында бөтен нәрсәне белә, шуңа күрә дошманга әйләнеп куярга да мөмкин. Исемнәрен әйтмим, минем белән шундый хәлләр булганы бар. Дошманны әллә каян эзлисе юк аны. Чөнки мин әллә кайдагы Мәскәүдәге кешегә кирәк түгел, ул мине белми дә. Шуннан нәтиҗә ясадым: бик ачылмаска кирәк. Мин үзем кирәгеннән артык ачылып китүчән. Зинира да “шулхәтле беркатлы булма” дип кисәтеп тора. Шулай да үч саклап йөри белмим, кичерәм.
– “Акчарлак”ны укыйсызмы?
– Алдырабыз, укыйбыз, почтага штрафлар белән бергә килә. Радио, телевидение, газета – алар артистлар белән халык арасындагы күпер, ул нык булсын!
***
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының пәнҗешәмбе көнне чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: ГАБДЕРӘХИМ