Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ришат “Тыңлачы, сандугач”ны җырлый алмый

4 Ноябрь 2015 2992
Ришат Төхвәтуллин продюсерыннан киткәч, кайбер җырларын җырлый алмавы тамашачыларның да күңеленә тигән.
Шагыйрә Флера Гатинаның хатыннан бер өзек китерим әле: “Хәлләреннән килсә, имансызлар бар рухи дөньяны үзләренә буйсындырып, сатып алырлар иде. Шигырьләр, җырлар – халык өчен. Шагыйрь Илдар Юзеев “Тын калыйк, сөйләшмик” (“Тыңлачы, сандугач”) шигырен бар халык, бар татар дөньясы өчен язган һәм бу шигырь, җыр бернинди адәмнеке дә, бернинди продюсерныкы да була алмый. Күкләр бүләк иткән җыр-моңнарны ниндидер бәндәләрнең үзләштереп, сатып-алып йөрүләре – денсезлек, деградациянең соңгы чиге. Бу җырның көе дә бик матур, Ришат Төхвәтуллин аны искиткеч матур итеп башкара, ул аның тавышына да туры килеп тора. Җыр-моң яратучы кешеләргә гозерем шул – бу җырны Ришат Төхвәтуллин башкаруында җырлауны сорап тавыш бирегез”.

– Ришат, продюсерыңнан нишләп киттең?

– Мине продюсерым күреп алды, халыкка чыгарды. Быелның 1 июненнән җиде еллык контрактның вакыты чыкты.

– Хәзер авырмы?

– Иректә җиңелрәк.

– Кайбер җырларыңны җырлый алмыйсың икән...

– Ул җырларның барлык хокуклары продюсерда.

Ришатның элекке продюсеры Рифат Фәттахов фикере: 

– Ришат Төхвәтуллинны киң халыкка таныткан беренче җыр ул, әлбәттә, “Карамалы Гөбәй” булды. Дөресрәге, бу  җырга төшерелгән клип. Мин, зур чыгымнар тотып, аны Төркиягә барып төшерттердем. Баштарак Ришат аңа клип төшерергә риза да түгел иде. “Берәр җитдирәк җырга төшерик”, – диде. Әмма мин күңелем белән сиздем: бик җиңел, гадәти булмаган бу көйне халык кабул итәчәк һәм ул Ришатны танытачак. Һәм шулай килеп чыкты да. Шунысын да әйтим: радио-телевидение баштарак бу язманы үткәрергә теләмәде. “Татар җыры түгел бит”, - диделәр. (Чыннан да, соңыннан ачыкланды: “Карамалы Гөбәй” – бернинди мөстәкыйль әсәр түгел, ә ниндидер чит ил җырының калькасы гына).

ГАБДЕРӘХИМ

P.S.  Мәкаләнең тулы вариантын "Акчарлак" газетасының 5 ноябрь көнне чыгачак 45 нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ