Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ришат Төхвәтуллин:“Моңлы булу өчен күңелең чиста булу кирәк”

1 Август 2013 1546
Ришат Төхвәтуллин – татар-башкорт эстрадасында яңа йолдыз.
Лирик тенорга ия, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең беренче дәрәҗәле лауреаты булган бу егет тиз арада тамашачы күңелен яулап өлгерде. Аның Казанда куйган беренче концертына килгән тамашачы залга сыя алмады. Татар эстрадасы Ришат кебек җырчыларга сусаган, күрәсең...

Белешмә:
Туган көне: 3 март, 1989 ел;
Туган урыны: Башкортстан, Туймазы районы, Карамалы-Гобәй авылы;
Белеме: Октябрьск шәһәрен­дәге музыка училищесын, Уфаның сәнгать академиясен тәмамлаган;
Гаилә хәле: өйләнмәгән. Әнисе – Розалия, әтисе Айрат исемле. Хәзерге вакытта фермерлар, мал асрыйлар;
Яраткан шөгыле (хобби): көн дә спорт белән шөгыльләнә, волейбол, өстәл теннисы уйнарга ярата;
Тормыштагы иң зур хыялы: бик бәхетле озын гомер кичерү.

– Ришат, син быел югары уку йортын тәмамладың. Югары белемле булдым дип, алга таба сәнгать белән шөгыльлә­нергә исәплисеңме, әллә беле­меңне тагын да арттырырга уйлыйсыңмы?

– Минемчә, кеше һаман белемен арттырырга, камил­ләшүгә омтылырга тиеш. Югары белем алдым, җитте, дип туктап калырга, бер урында таптанырга ярамый. Әйтик, мин үземдә вокал ягыннан җитешсезлекләр сизәм, шулар өстендә эшлим дип быел аспирантурага керергә теләгем бик зур иде, әмма барып чыкмады. Киләсе елга укуны дәвам итәргә исәп. Бирешергә уйламыйм!

– Башкортстан егетенең Казанга килеп эләгүе ничегрәк булды?

– Училищеда Филүс Каһи­ровның җырлавын ишетеп, таң калдым. Аның кебек җыр­лыйсым, халык күңеленә керәсем килде. Татарстан башкаласына килүемдә Филүснең соңгы еллардагы уңышының өлеше зур дип әйтсәм дә, ялгыш булмас. Аннан үрнәк алу, аның кебек булырга омтылу канатландырды мине. Әмма үземне Башкортстаннан киттем дип санамыйм. Туган ягымда да, Татарстанда да иҗат итәм. Киләчәктә дә шушы ике төбәк арасында йөрермен дип уйлыйм, ике республикада да тамашачым булыр дип өметләнәм.

– Гадәттә, җырчылар Башкортстаннан Казанга китсә, туган якларында аларга үпкәләп калалар...

– “Казанга китте, югалды”, – дип әйтүчеләр бар. Әмма Татарстанда ныклап торып эшли башлавым туган җиремне ташлап киттем дигән сүз түгел бит әле! Иң беренче “сольный” концертым да Башкортстанда булды.

Ә Казан, Татарстан соңгы вакытта миңа нык ярдәм итә, мин моңа бик рәхмәтле! Ә мин эшләгән Ваһапов фестивале мине һәрьяклап үстерә, күтәрә.

– Бүгенге көндә җырчылар продюсерсыз әллә ни майтара алмый диләр. Шәп җырчы булу өчен шәп продюсер кирәк, имеш. Син бу фикер белән килешәсеңме?

– Заманасы шундый: ансыз булмый. Оештыру моментлары шактый четерек­ле бит! Продюсерым Рифат Фәттахов нык ярдәм итә.

– Татар җырчыларыннан кайсы­ның җырлавы күңелеңә якын, кемнәрдән үрнәк аласың?

– Өлкән буыннан Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева кебек җырчыларны тыңларга яратам, алардан нәрсәдер алырга, өйрәнергә тырышам. Яшь җырчылар арасында, алдан әйткәнемчә, Филүс Каһиров, Илһам Вәлиевның тавышы искитмәле.

– Филүс белән дуслыгыгыз дәвам итәме?

– Мине Рәшит Ваһапов фестива­ле­нә алып килүче дә Филүс бит! Без аның белән дус кына түгел, туганнар кебек. Бер-беребезгә ярдәм итешеп, аралашып яшибез. Андый дустым булу белән мин горурланам.

– Бүгенге көндә татар җырларын җиренә җиткереп башкаручы, моңлы, яхшы тавышлы яшьләр сирәк. Тамашачы сиңа шул җырларны ирештергәнең өчен рәхмәт әйтәме? Мактау сүзләре ишеттерәләрме?

– Әйе, яныма килеп аркамнан сөюче, рәхмәт әйтүчеләр дә шактый. Җырлавымны яраталар икән, мин бик бәхетле! Моң дигәннән, минемчә, моңлы булу өчен беренче чиратта күңелең чиста булу кирәк. Моң ул – күңелең көзгесе.

– Яшь булсаң да, инде “сольный” концертлар да куйдың, хәтта тамашачы соравы буенча өстәмәсе дә булды. Бу –тамашачының яхшы тавышлы, татар моңын ирештерә алырлык җырчыларга сусавы турында сөйли микән?

– Әле мин борын төртеп килүче, яңа җырчы. Бәлки тамашачы яшь җырчы белән кызыксынып килгәндер. Дөресен генә әйткәндә, беренче концертка халык килер микән, дип курыккан идек. Зал тутырып килделәр, хәтта билетсыз калучылар да булды. Шуңа да өстәмә концерт куярга уйладык. Икенче концертта да шул ук хәл кабатланды. Быел исә көзен зуррак залда – “Уникс”та чыгыш ясарга уйлыйм.

– Кайсы гына җыр­чыдан сорама, барысы да: “Җырлап кына тамак туйдырып булмый” – дип аптыраталар. Син дә шундый фикердәме, әллә моң белән дә баеп буламы?

– Сәхнәне, җырны үзенең хоббие санаган, эш арасында гына җыр яздырып кайткан кешеләр бәлки шулай әйтәдер. Әгәр сәнгать белән җитди шөгыльләнәсең, җаның-тәнең белән чын күңелеңне биреп эшлисең икән, ул сиңа матди канәгатьлек тә китерә. Сүз тамак туйдыру гына түгел, яхшы яшәү турында да бара ала. Сәхнә бит ул шулкадәр көнче әйбер: аңа аз гына артың белән борылсаң, йөз чөерә башласаң, ул да сиңа шулай ук җавап кайтара.

Эстрада исә бигрәк тә нәзберәк. Аз гына хыянәт иттеңме – гафу итми.

– Татар эстрадасын тыңлый­сыңмы? Халыкчан эстрада башкарган кеше заманча музыка, рок стилендәгеләрен тыңлый аламы?

– Әгәр музыка сыйфатлы булса, аның нинди стильдәгесен дә тыңлап була. Әмма мин төнге клублардагы каты тавышлы музыканы тыңлый алмыйм. 15-16 яшемдә төнге клубта ди-джей булып эшләп алдым. 1-2 елдан шул тавыштан башым авырта башлады, сәламәтлегемә зыян килде. Хәзер дә клубларга күңел ачарга барырга чакырсалар, бармаска тырышам. Мин анда ял итә алмыйм. Минем өчен иң яхшы ял – табигатькә чыгу, туйганчы йоклау.

– Җырчы кеше гел күз уңында була. Аңа тазарырга да, ямь­сезләнергә дә, картаерга да яра­мый. Син тышкы кыяфә­тең­не формада тоту өчен ниләр эшлисең?

– Спорт – минем юлдашым. Көн саен спорт белән шөгыльләнәм. Кибеттәге ризык тәмле, ә җыр­чылар матур булырга тиеш. Аннан үрнәк алырга, сокланырга тиешләр дип саныйм.

– Нәселегездә җырга-моңга сәлә­тлеләр бармы?

– Әйе, әнием бик матур җырлый, озак еллар мәдәният йорты мөдире булып эшләде. Абыем Ринат, сеңлем Айгөл дә җырга сәләтле.

– Яшь, чибәр, талантлы җырчы артыннан йөрүче кызлар да аз түгелдер. “Вконтакте”да язучылар да күп ахры сиңа? Барысына да игътибар күрсәтеп өлгерәсеңме?

– Өлгермим шул. Миңа килгән “хатлар” меңнән артты. Кызык сорауларга җавап бирергә тырышам.

– Сиңа нинди кызлар ошый соң? Кайсылары Ришат Төхвәтуллинны үзенә гашыйк итүгә өметләнмәсә дә була?

– Мактанчык, икейөзле кызларны өнә­мим. Әлегә очрашып йөргән кызым юк, димәк, чибәркәйләрнең шанслары бар.

Рәзилә РӘСИМ
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Рәзилә Рәсим

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
26 Июль 2019 16:42 969
ӨСКӘ