Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рината ТЕЙ: “Монысы кем инде тагын?” дигән сүзләрне күп ишетергә туры килде”

27 Август 2020 467
Өйдә көне буе “ТМТВ” каналы эшли бездә. Кечкенә кызыбыз үзенә ошаган җыр­ларга кушылып биергә ярата чөнки. Көн саен яңа артист, җырларын түгел, исем­нәрен генә истә калдырып өлгер. Ә менә Рината Тей дигәнен күргәч, күңелдә кы­зык­­сыну уянды. “Шоубез” тапшыруын алып баручы буларак та еш күренә ул экран­да. Бактың исә, “Кыю кызлар” төр­кемендә җырлаган Рузилә Сәми­гуллина икән ул.
– Рузилә, “Кыю кызлар” төркеме ниш­ләп таралды?

– Бер кечкенә генә аңлашыл­мау­чанлык килеп чыкты. Һәр нәрсә­нең үз вакыты, күрәсең, безнең дә вакыт килеп җиткәндер.

Линара белән аралашасызмы соң?

– Әйе. Минем яктан бернинди ачу дигән нәрсә юк.

– Ни өчен иҗатыңны “Рината Тей” ди­гән псевдоним астында дәвам итәр­гә булдың?

– Беренчедән, әтием Ринат исемле. Икенчедән, кечкенәдән Рината исеменә гашыйк идем. Әти белән әнигә: “Нигә миңа шундый исем кушмадыгыз?” – дип әйтә идем. Менә җай чыкты.

– Рината Тей булып җырлый башлагач, күпләр синең “Кыю кызлар” солисты икәнлегеңне белмәде дә бугай...

– Әйе. Күбесе яңа артист итеп кабул итте шул. Күрәсең, образ да, җырлар стиле дә башкача. “Монысы кем инде тагын?” дигән сүзләрне күп ишетергә туры килде. “Акча белән теләсә кем сәхнәгә чыга хәзер”, – дигән сүзләр йөрәккә тия иде башта. Хәзер игътибар итмим. Ни өчен дигәндә, мин инде 12 ел сәхнәдә. 2007 елда “Рәхәт Лукум” төркеме белән килеп кер­гән идем. Әйе, күп әйберне акчага сатып алып була. Ләкин халык­ның күңелен аның белән генә яулый алмыйсың. Шуңа да һәр артист иҗат ягыннан эзләнүдә.

– Җырларың яшьләр өчен. Образың да үзгә. Яшьләр өчен генә җырларга телисеңме?

– Аудиториямне яшь белән генә чиклисем килми. Хәзерге вакытта мин репертуар туплыйм. Вокал ягыннан да үсәргә, һәрвакыт камил­лә­шергә тырышам. Образга килгәндә, стилистлар белән күп фикер­ләшәм. Артист кеше җырлары, моңы белән генә түгел, тышкы кыяфәте белән дә матур, стильле булырга тиеш.

– Тормышта да клиптагы кебек нык бизәнеп йөри­сеңме?

– Һәр клипның үз образы, эчтәлеге. Анда без актерлар. Тормышта алай бизәнмим, әлбәттә. Әмма косметикасыз да йөрмим.

– Төркем белән эшләү җиңелрәкме, әллә үзең генәме?

– Төркем белән эшләүнең плюсы – бөтен эш икегә бүленә. Үзем генә җырлый башлагач, башта әллә ничек иде. Сәхнәдә гел кем беләндер басып торырга күнегелгән. Хәзер инде тәмен, рәхәтен белеп алдым. Канатланып эшлисе генә килә.

– Бүгенге иҗатың белән акча эшли аласыңмы?

– Акча килми түгел, килә. Бу әйбер бүген беренче урында түгел, төп игътибар эстрадада үз урынымны булдыруга юнәлтелгән.

– Холкыңны берничә сүз белән тасвирла әле?

– Бик йомшакмын, кеше сүзенә тиз ышанам, күңелемне төшерү җиңел. Күбесе мине горур дип уйлый. Ләкин бу алай түгел. Тышкы кыяфәтем шулай күрсәтсә дә, эчке дөньям бөтенләй башка.

– Гаиләң белән дә танышып китик...

– Кияүдә. Ирем Сагир исемле. Арсен исемле улыбыз бар, быел беренче класска бара.

– Татар исеме кушарга теләмә­де­гезме?

– Арсен исемен интернетта “заманча татар исемнәре” дигән бүлектә таптым. Бик ошады. Улыбыз татарча сөйләшә, аңлый. Иң мөһиме: таза, сау, озын гомерле бала булсын.

– Ирең кем булып эшли?

– Төзелеш өлкәсендә.
  
***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 12 сентябрь 2019 № 36
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 2742
24 Август 2020 11:32 2504
3 Сентябрь 2020 10:07 1830
14 Сентябрь 2020 10:17 957
ӨСКӘ