Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ринат Гыйләҗев: “Милли көйләр ярдәмендә кешенең тәнен, күңелен дәвалап була”

11 Март 2019 559
"Авырмас өчен 101 киңәш" газетасыннан
“Сорнай” фольклор-этнографик ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев: “Милли көйләр ярдәмендә кешенең тәнен, күңелен дәвалап була” - ди.

– Ринат абый, ни өчен шушы фи­кер­гә килдегез, дәлилегез бармы әллә?

– 1993 елда Этномузыка һәм музыкатерапия симпозиумында катнаштык. Төп темасы – “Милли музыкаларның нигезендә пентатоника булган халыкларның көйләре аша кешеләрнең тәнен, күңелен дәвалау”. Девиз итеп Мәүләна сүзләре алынган: “Кулыңа, телеңә, билеңә хуҗа бул!” Ягъни “Кеше малына тимә, ни сөйләгәнеңне белеп сөйлә, кемгә бил бөккәнеңне бел!”

Симпозиумда үзем күр­­гән­­нәр­не, ишет­кән­нәрне кеше­ләргә дә җит­ке­рәсем килде.
Һәр кеше энергияне үз тирә­ле­геннән, табигатьтән ала. Энергия гәүдәгә, баш миенә турыдан-туры килми, ә уч төбе, иңбашы, муен аша килә. Энергия яхшырак килсен өчен учларга, беләзеккә, иңбашларына, муенга махсус күнегүләр кирәк. Сул кул чугына карасак, анда гарәп хәрефләре белән “Аллаһ” дип язылган. Кеше намаз укыганда учларын йөзенә китерә, чарасыз калганда кулларны күтәреп Аллаһтан ярдәм сорый. Бу юктан түгел.

Музыкатерапиянең макса­ты – үзең­не һәрвакыт сәламәт тоту. Гадәт­тә кеше авырый башлагач кына дәва­лана башлый. Ә монда кеше авыр­мас өчен алдан дәвалана. Авырган, температураң булган килеш син “транс”ка керә алмыйсың.
Сеанслар өч этапка бүленә.

Беренче этап: Галәмнән килгән энергия уч төбеннән баш миенә тизрәк үтеп керсен өчен буыннарга утырган тозларны тарату.

1. Кыйблага карап басасың, җанга ял бирерлек матур, салмак, тыныч көй яңгырый. Көйгә туры китереп кочу хәрәкәтләрен ясарга (галәмне, җанны, җилне, суны...). Әлеге хәрәкәтләр кул, терсәк, иңбаш­ларын йомшарта, салмаклата, кул хәрәкәтләрен тәрбияли. Уч төбенә карап кеше үзенең эчке халәтен күрергә тырыша.

2. “Каз канаты” көенә акрын гына башны як-якка чайкыйбыз, муен тирәли әйләндерәбез. Бу хәрәкәтләр муенга тупланган бизләрнең, баш миенең эшчәнлеген, кан йөрешен яхшырта.

3. “Иркәм” көенә кушылып иңбаш­ларын, җилкәне сикертеп төр­ле хә­рәкәтләр ясау җилкәгә, муенга утырган тозларны тарата. Шул ук вакытта көйнең матурлыгын, ритмын тоярга, музыкага үзеңнең гәүдәңне йөртә белергә өйрәтә. Матур, рәхәт көй йөрәкне, нервларны дәвалый, тынычландыра.

4. “Ачма тәрәзәңне” көенә бер үк вакытта муенны, җилкәне, кулларны кем ничек тели шулай боргалап, сикертеп хәрәкәтләр ясау. Шуннан соң уртача тизлектә бию көе уйнала. Һәркем үзе теләгәнчә, үзе белгән хәрәкәтләр белән бии. Бу күңелне сафландыру, бушану, тәнне җиңеләйтү өчен кирәк.

Икенче этап: Барысы да идәнгә сузылып, чалкан яталар. Салмак, тынычландыра торган көй уйнала. Күзләр йомык, берни уйламаска. Бушлыкка төшеп киткәндәй буласың. Бераздан күз, авыз, борын тирәләре җылына башлый. Бу күнегү ихтыяр көчен тәрбияли.

Өченче этап: Кешеләр бер-берсеннән икешәр адым ара калдырып басалар, мәшәкатьләреннән арынып, Аллаһка якынаялар. Куллар иңбашларын чалыштырып тотыла. Кеше “транс”ка әзерләнә.

– “Транс”ка керү мәҗбүриме?

– Әлбәттә! Бөтен хикмәт тә шунда бит! Кеше башта үз хәрәкәтләре белән идарә итә, шуннан соң ул хәрәкәтләргә үзе буйсына. Музыкага кушылып барысы да көйләп зекер әйтә, бер ритмда сулга әйләнә башлыйлар. Зекерләр: “Бисмилләәһир-рахмәнир-рахиим”, “Әстәгъфируллаһ!” Күпмедер кабатлаганнан соң куллар җәелә. Уң кулның учы өскә, ә сул кул учы аска карый. Бу “Аллаһ сиңа саулык, акыл, белем биргән, син дә шуларны хәлеңнән килгәнчә кешеләргә бир” дигәнне аңлата. “Һу,һу,һу Аллаһ!” дигән зекер белән сул якка әйләнә башлыйлар. Дөрес сулыш алу бик мөһим. Кеше акрын гына “транс”ка керә башлый. Бары тик музыканы гына ишетә. Акрынлап хәрәкәтләр, сулыш алу көчәя, кискенләшә. Кеше тулысы белән “транс” халәтенә күчә.

– Сезгә ошадымы?

– Мин шушы сеансны беренче тапкыр күргәч таң калдым. Иң гаҗәп­лән­дер­гәне: Европа халкы без игътибар да ит­мә­гән татар көйләрен уйнап үзләрен дә­валыйлар, файдасын күрәләр икән!

– Моңа өйрәтүче кирәкме? Җыелдың да ни теләсәң шуны эшлисең кебек гади тоелды.

– Беренче карашка шулай кебек. Бер кырыйда 4-5 кеше музыка коралларында тыныч кына уйнап, җырлап утыралар. Оештыручы ни эшләргә кирәклеген күрсәтеп тора. Тел белү мөһим түгел. Без, “Сорнай” егетләре-кызлары да катнаштык.
“Транс”ка да кердек, кушылып уйнап, җырладык та. Бер авырлыгы да юк кебек.

– Шулай булгач, нигә бездә дә куллан­маска моны? Тән генә түгел, җан авыруыннан күпме кеше интегә!

– Монда хәлиткеч мөһим нәрсә бар: җыелган халыкны “транс”ка кертә ала торган, сәләтле кеше кирәк.

Әгәр дә шундый кеше табыла икән, мин аңа өйрәтә, киңәшләремне бирә, музыкаль бизәлеш белән тәэмин итә алам. Бик рәхәтләнеп. Киләчәктә бәлки яшьләребез арасында шушы юнәлешкә игътибар итүчеләр, ке­шеләрне дәва­ларга теләүчеләр табылыр.

– Бездә кеше һәр яңалыкка шиклә­неп караучан...

– Моннан куркырга кирәкми. Халык медицинасының гасырлар буе формалашкан бик катлаулы һәм файдалы бер дәвалану ысулы бу.

– Сез бик яшь күренәсез, ни өчен икәне аңлашылды хәзер. Сәламәтлек ничек, Ринат абый?

– Аллага шөкер, үземне сәламәт хис итәм. Эшкә, тормышка, иҗатка дәрт бар. Иң мөһиме – саулык!

– Җитмеш яшегез тулган көннәрдә нинди шатлыклы мизгелләр кичердегез?

– Авылыма кайтып, концерт куярга, ахырдан авылдашлар белән чәй­ләр эчеп, үткәннәрне искә төшереп, сөй­ләшеп утырырга теләгән идем. Аллага шөкер, бу теләгем тормышка ашты. Моның кадәр җылы кабул итәрләр дип уйла­маган идем. Бик күңелем булды авылдашларның хөрмәтен күреп.

Ринат абый! Халкыбызның онытылган музыка уен коралларын яңадан кайтарырга ният кылгансыз. Шул уен кораллары аша күпме кешенең күңеленә үтеп кергәнсез, аларның зәвыгына тәэсир иткәнсез. Моның өчен сезгә әби-баба­ларыгыз да рәхмәтле булып ятадыр. Чөнки безнең әби-бабаларыбыз борын-борыннан ук уен кораллары ясарга, оста итеп уйнарга, җырларга омтылганнар. Булган йорт-җирләрен, бердәнбер атын, сыерын сатып музыка уен коралы алган кешеләр булган. Аларны беркем дә мәҗбүр итмәгән бит. Хәтта концлагерьда җәлилче тот­кыннарның консерв банкасыннан думбыра ясап уйнаганнары билгеле.

Аллага шөкер, бүген дә уйныйсыз. Фикердәшләрегез, талантлы яшь­ләрегез бар. Хатыныгыз Сания ханым белән улыгыз Сәйдәш тә шулар арасында. Аллаһ ташламасын сезне!
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Лилия Галиева

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1247
ӨСКӘ