Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ринат Гыйләҗев: “Кайда гына эшләсәм дә, күңелемә тынычлык таба алмадым”

8 Февраль 2019 467
Безнең ата-бабаларыбыз музыка уен коралларын табигатьнең үзеннән алган. Каз каурыен кыеклап кисеп сыбызгы ясаганнар, җәяне чиртеп көй чыгарганнар, кура үләне алар кулында курайга әйләнгән.
Берничә йөз елларга сузылган салкын, җансыз вакытларда да халкыбызның ачы язмышын курай, кубыз, гөслә, думбыра һәм тагын күп музыка уен кораллары уртаклашкан. Әмма җиткән шундый вакыт: халык белән елаган, чеңләгән, сындырылган, изелгән, шулай да үлмәгән уен кораллары, ачы язмышларына буйсынып, чорма-чоланнарга күчкән, халык хәтереннән җуелып торганнар...
“Сорнай” Дәүләт фольклор-этнографик ансамбле җитәкчесе, 1980 еллар ахырында аңа нигез салучы Ринат Гыйләҗев белән әнә шулар хакында сөйләштек.

– Ринат әфәнде, сез оста баянчы, сәнгатьтә сез эшли алмаган бер генә өлкә дә юк бугай. Халкыбызның онытылган уен коралларын, җырларын эзләп табып, эшкәртеп, интегеп йөрергә сезне нәрсә мәҗбүр итте?

– 1975 елда Мәдәният институтын тәмамлап, Арчага кайттым. Директор итеп куйдылар, әмма бу эш миңа ошамады. 90 кешелек халык музыка уен кораллары оркестры оештырып, җитәкчесе булып эшли башлагач, онытыла барган уен коралларын эзләп табарга тырыштым. Әмма кайда гына эшләсәм дә, кем генә булсам да, бер эштә дә күңелемә тынычлык тапмадым. Шундый уйлар мине эзләнүгә китерде. Максатым – борынгы мирасыбызны халыкка күрсәтү иде. Вакыт узган, күп нәрсә югалган, онытылган, материаллар аз. Моның белән беркем дә кызыксынмый бит, дәүләт тә, Мәдәният министрлыгы да. Үземнең исәпләвем буенча, 60ка якын борынгы уен коралларын эзләп тапканмын. Инде табылганнарын югалтмаска иде!

– Сезнең чыгышларны беренче тапкыр гына каравым түгел. Һәрвакыт зәвык белән тегелгән, затлы, элекке чорга караган искиткеч килешле матур киемнәрдән буласыз. Ул киемнәрне тегәргә, чулпыларны тезәргә ярдәм итүчеләр бармы?

– Матур кием, яшьлек, төс-кыяфәт – сәхнә күрке, һәр коллективның визит карточкасы. Шуңа да, сәхнә киемнәрен булдыра алганча затлы итеп тектерергә тырышабыз. Фольклор музыкасын уйнап кына акча эшләп булмый. Аллага шөкер, рәхмәт кызларыма, егетләремә, без моннан өстен.

Әмма фольклор ансамбльләре никадәр генә көчле, милли булсалар да, аларга тамашачы да, төрле дәрәҗәдәге коммерция концертларын оештыручылар да битараф. Алар җиңел эстраданы өстен күрә. Төптән уйлап карасаң, бу – милләтнең фаҗигасе. Әле ярый Татарстаныбызда рус, яһүд милләтеннән булган оешма җитәкчеләре бар, алар безне һәрвакыт чакыралар. Шулай булмаса, сигез ел дәвамында Казаныбызга килгән башка милләт кешеләренә, туристларга концертлар куя алмас идек. Килешле киемнәребез дә, кыйммәтле аппаратура да, сыйфатлы музыка уен коралларыбыз да булмас иде. Кытай, Иран кебек илләргә дә бара алмас идек. Менә шундый концертлар безне ашата, яшәтә. Эшләргә теләгебез бар, артистларыбыз да ашкынып тора. Нигә безне чакырмыйлар? Менә шуны аңламыйм. Башкалардан һич кенә дә ким түгел ансамблебез! Безне һәр җирдә көтеп алалар, Аллага шөкер! Чит илләрдә чыгыш ясагач: “Әле безнең татар бетми икән!” – дип, килеп елый-елый рәхмәтләрен әйтәләр. Татарстаныбыздагы халыкка да кирәк без. Туйларда, мәгънәле никах мәҗлесләрендә чыгыш ясаганда: “Нигә сезне концертларда күрсәтмиләр?” – дип аптырыйлар.

– Моннан биш ел элек сезнең белән әңгәмә корганда: “Америка белән Япониядә генә булган юк”, – дигән идегез. Ул якларга барып җитмәдегезме әле?

* * *

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 6 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ