Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Римма Ратникова: “Мин райком секретаре кызы, дип мактанып үсмәдем” (ЭКСКЛЮЗИВ)

8 Октябрь 2015 1344
Татарстан Дәүләт Советы бинасы каршында Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратниковага тап булдым.
– Римма ханым, сез “Нечкәбил” конкурсында катнашмадыгызмы?

– “Нечкәбил”дә мин жюри рәисе.

– Жюрида гына утырасы түгел, катнашырга да кирәк сезгә.

– Анда яшьләр бит...

– Сез сөбханалла, күз тимәсен, сок­ланып туймаслык ханым.

– Кызартасыз...

– Римма ханым, күпхатынлыкка мөнәсәбәтегез?

– 1990 елларда “Молодежь Татарстана” газетасында редактор булып эшләгәндә бу проблемага җиңел карап: “Без мөселман дәүләте, әйдәгез, ирләргә шундый рөхсәт бирик!” – дигән фикерне алга сөргән идек. Ләкин, минемчә, бүгенге көндә аның бернинди перспективасы юк, моны дәүләт кешесе буларак әйтәм. Алай яшәүче кешеләр бар, әмма аларны хупламас идем.

– Бер җенесле гаиләләргә сезнең караш ничек?

– Соңгы вакытта ике хатын-кыз яисә ике ир-ат: “Без гаилә!” – дип яши башлады. Европада бу хәл көчле хәрәкәткә әверелде. Фәрит Мөхәммәтшин Европа конгрессында актуаль проблемалар буенча комитет җитәкли, кайткан саен безгә бик борчылып сөйли: “Европада башка проблема калмаган, утырыш саен: “Бер җенесле гаилә коруны рөхсәт итегез. Бу проблеманы үз илегездә күтәрегез”, – диләр”, – ди. Бу безнең башка сыймый, без традицион гаиләдә яшәгән кешеләр. Кызганыч, әлеге агымнар безнең илгә дә керә башлады. Андый гаиләдә яшәгән кешенең баласы булмый бит инде, алар балаларны Россиядән алырга өметләнәләр икән. Суррогат аналардан бала таптырып, үзләренә тәрбиягә алмакчылар. Ул гаилә баланы ник ала: уенчык итепме, ниндидер кабахәт фикерләре беләнме? Аны бит тикшерергә кирәк. Андый гаиләләр белән килешә алмыйм.

– Беренче сентябрь көнне улыгызны мәктәпкә илтә алдыгызмы соң?

– Әтисе илтте.

– Улыгызның исеме ничек?

– Алеша. Алихан дим безнеңчә. 3 сыйныфта укый, ун яшь.

– Улыгыз белән шөгыльләнергә вакыт каламы соң?

– Икенче сменада укый ул, иртән “продленка”га китә. Кичен 7дә кайта, мин 8ләрдә өйдә булам. Дәрес әзерли башлыйбыз, бер-ике сәгать утырабыз. Әйе, мәктәптә уку бик авыр, җаваплы эш. Ике-өч көнгә командировкага барып, балага игътибар бирмәсәң, бер атнадан аны танымый башлыйсың. Ул үз юлы белән китәргә маташа. Баланы һәрдаим үз яныңда тотып, үз тәҗрибәң белән уртаклашып, уртак тел табып тәрбияләргә кирәк.
  
– “Балаларыгызны тәрбияләмә­гез, үзегезне тәрбияләгез”, – дигән фикергә ничек карыйсыз?

– Килешәм дә, килешмим дә. Чөнки исерекләр гаиләсендә үскән менә дигән шәхесләрне беләм. Киресенчә, кайгы-хәсрәтсез гаиләдән дә наркоманнар, җинаять­челәр чыга. Ата-ана тәрбия­сез булса, бала каян тәрбия алсын, әмма ата-ананың якты үрнәге белән генә дә әллә кая ерак китеп булмый. Балага урам тәрбиясе дә тәэсир итә. Телевидение, анда атыш-үтереш, көчләү-урлау һ.б.

– Ник бер генә бала белән калдыгыз?

– Минем, сеңлемнең, энемнең дә берәр генә бала. Бу һич тә дөрес түгел, билгеле. Совет чорында булган сәясәтнең бер җимешедер бу.

Гаиләдә өч бала үстек. Әни – укытучы, әтием Кукмара һәм Мамадыш районнарында колхоз рәисе, райком секретаре булып эшләде. Тәрбияле, матур гаиләдә үсү зур бәхет. Әмма әти-әнием безне бик кырыс шартларда тәрбияләде. Башка балалардан аерылып тормадык. Райком секретаре баласы булу миңа бернинди өстенлек бирмәде. Әни: “Әтиегезнең йөзенә кызыллык китермәгез”, – дип үстерде. “Мин беренче секретарь баласы, мин менә кем!” – дип йөри башласак, бу хакта әти ишетсә, авызга суга иде.

Әнием Риза Фәхретдин нәсе­лен­нән. Үскәндә бу хакта белмәдек, әни әйтмәде. Соңыннан гына сөйләде. Әлмәт районы Кичүчат авылындагы музейда нәсел агачыбыз да бар.

ГАБДЕРӘХИМ
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 997
ӨСКӘ