Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Римма Ибраһимова: "Иремне югалткач, ..."

15 Июль 2019 1831
Бүген Римма Ибраһимованың туган көне! Шул уңайдан, "Акчарлак" газетасының архив саныннан (11 ноябрь, 2005 ел, № 45) әңгәмәдән өзек тәкъдим итәбез.
– Сезне күпләр Вафирә Гыйззәтуллина белән бутыйлар...

– Тышкы кыяфәттә охшашлык бар шул. Берсендә, Вафирә белән янәшә утырып, автобуста сөйләшеп барганда бер апа миңа Вафирә, ә аңа Римма дип эндәшкән иде. Ул да, минем кебек чәчен уртадан ачып, икегә аерып йөртергә ярата иде. Бәлки шуңа да безне охшатканнардыр.

– Чәчегезне озын йөртүнең берәр сере бармы?

– Яшь чактан ук озын толым минем хис-кичерешләремә, үз-үземне тотышыма туры килеп торды. Үзенә күрә – имидж. Тамашачы да яратып кабул итте чәчемне. Шуңа да кистерәсем килмәде. Дөрес, берничә ел элек иремне югалткач, кайгырып, чәчем бик коелды, юкарды. Байлык булудан туктады...
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ