Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Римма ИБРАҺИМОВА: “Бу дөньяда һәр минутның кадерен белеп яшәргә язсын”

29 Декабрь 2020 751
Римма ханым белән күптән танышасым килеп йөри идем. Зур исемнәр, титуллар иясе булган өчен түгел, аның башкаруындагы җырлар дөньямны оныттырып, гади көнемә сихрилек өстәгәне өчен.
– Концертлар куюдан туктап, укыту эшенә кереп киткәнегезгә ничә ел була, Римма ханым?

– Егерме бер. Ирем үлгәннән соң аерым концертлар оештырып йөргәнем булмады. Берара Айдар Фәйзрахманов белән эшләп алдык, анысы да вакыт булган арада гына. Чакырган җиргә барып, чыгышлар ясап кайтудан баш тартмыйм хәзер дә.

– Ирегез вафатыннан соң яңа гаилә кормадыгыз. Лаек кеше очрамадымы, башка сәбәпләр булдымы?

– Андый уй башыма да килмәде. Әтиләре үлгәндә, Фәриткә 16 яшь иде, ә кызым кечкенә. Нинди кияү турында уйлау! Шул баланы укытасы, мәктәбенә илтәсе, алып кайтасы, концертларга киткәндә урнаштырасы бар.

– Хәзер үзе дә декрет ялында түгелме соң ул?

– Әйе, Аллага шөкер. Әле балага узгач, “декретта өч ай торам да, эшкә чыгам” дип йөргән иде. Карап торабыз: ярты ел үтте, бер ел, оныкка ике яшь тулып килә... Ләйсәнебез бала сөюнең тәмен белеп кенә, иркенләп йөри.

– Балаларыгыз тыйнак, ипле. Сез бик таләпчән булгансыздыр?

– Әтиләренең тәрбияседер ул. Никадәр таләпчән булсаң да, хатын-кыз барыбер йомшаграк. Әтиләре бер генә әйтә иде, тавышын да күтәрмәде үзе. Шуннан барын да аңлыйлар иде балалар. Фәритебез бик әйбәт укыды – ул химия буенча шәһәр олимпиадасында җиңеп, имтиханнарсыз гына химия-технология институтына керде. Аны кызыл дипломга тәмамлап, аспирантурага китте. Шоу-бизнес кына йотты менә үзен, укуын ташлады, эшенә чумды. Җырлавын әтисе бик хупламый иде, мин сүз әйтмәдем анысына.

– Кайчан карама, энергиягез ташып тора, һич үзгәрмисез кебек. Моның сере нәрсәдә?

– Моңаеп, төрле уйларга бирелеп утырырга вакытым юк. Ял көннәрендә, отпускларда да өйдә утырмыйм, гел берәр җиргә чыгып китәм. Элек иремә көн саен мич ашлары пешерә идем. Хәзер генә берүземә ашарга пешерми башладым. Иртән чыгып китәм, ярты көн институтта, кабат училищега йөгерәм, соң гына кайтам.

– Яңа елны көтеп аласызмы?

– Олыгайган саен вакыт тиз­рәк үтә кебек: уку елы башланырга өлгерми – яңа елы да килеп җитә! Элек гастрольләрдән бәйрәм алдыннан гына кайтып керә идек. Екатеринбургта чыгыш ясаганнан соң, андагы кибеттән табынга майонез, шампанский ише нәрсәләр җыеп йөргәнне хәтерлим. Бездә, кибетләрдә товарның юк чагы. Хәзер генә ул... Бер елны 31ендә концерт куйдык, Тукай-Кырлай авылында. Клублары салкын, батарейлары эшләми, кышы да салкын килгән иде. Куллар күшегеп, бармаклар сизмәс дәрәҗәгә җиткәне әле дә исемдә.

– Сезнең өчен иң зур, иң көтелгән бүләк нинди? Сюрпризлар яратасызмы, Римма ханым?

– Алай бик бүләк көтеп, кем, нәрсә бирер икән, дип утырганым юк. Сюрпризлар да әллә ни яратмыйм. Элегрәк, Равил исән чакта, туган көнемә мин яраткан “Татарстан” тортын алып кайта торган иде. Аны да хәзерге кебек кибеткә чыктың да алдың түгел. Фәрит белән иртән икесе чыгып китәләр, фабрикага барып, чират торып алып кайталар иде. Менә ул иң кадерле бүләк бул­гандыр. Хәзер дә, Аллага шөкер, бү­ләксез торган юк, балалар игътибарсыз калдырмыйлар.

Үзегез дә оныкларга күчтәнәчләр әзерләп куйгансыздыр инде?

– Ничек әзерләмисең! Алар күп тә бит әле минем, яңа ел күчтәнәчләренә туган көн бүләкләре дә иярә: ел башыннан бер-бер артлы туган көннәр китә. Берсенә биреп, икенчесен калдырсаң, үпкәлиләр, кәефләре кырыла, шуңа күрә килгән саен барысына да бүләк алам.

– Тамашачыларыгызга, безнең газетаны укучыларга яңа елга нинди теләкләрегез бар?

– Бу дөньяда һәр минутның кадерен белеп яшәргә язсын. “Күбрәк йөрергә кирәк”, дип әйтеп утырам, ләкин үзем дә менә ничә ел инде скандинав таяклары белән йөрергә чыгарга ниятләп, әле дә вакыт таба алмыйм (көлә).

– Үзегезгә нинди теләкләр телисез?

– Мәскәү филиалы буларак, бүген институтта бюджет урыннарының бик аз бирелүе борчый мине. Алдагы елда абитуриентларны түләүле урыннарга кабул итәчәкбез һәм анда бәяләр шактый зур. Талантлы яшьләргә авыр булыр инде, кемнәр килер?! Ничек эшләрбез, эшләтерләрме? Уйландыра... Хәзерге студентларымны исән-сау укытып чыгарырга, оныкларны үстерешеп, аларның уңышларына сөенеп яшәргә язсын. Мин хыялларга бирелеп, нидер көтеп утыр­мыйм. Аллага шөкер, дәүләт биргән исем­нәрем, бүләкләрем – барысы да бар.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 26 декабрь 2019 № 51

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2897
ӨСКӘ