Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рифат Сәлах: “Бүген үк чыгып китәр идем”

10 Январь 2019 1135
Яшь шагыйрь Рифат Сә­лахның “Ак фәрештә” исемле шигырь китабын укып чыккач, автор белән сөйләшергә үзен­нән-үзе җай чыкты.
– Рифат, ник юрист булып эш­лә­мисең, юридик факультетны тәмам­лагансың бит?

– Берара эшләп алдым. Пиар белән эшли белмәгәнбездер, клиентлар булмагач эшебез ябылды. Мөрәҗәгать итүчеләр аз булды. Дүрт ай буе актив рәвештә эшләдем.

– Юристлыктан киткәч, эшкә кая кердең?

– Татарстан китап нәшриятына. “Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге”нә. Балалар өчен китаплар чыгарабыз.

– “Казан утлары” журналында “Җәһәт тәнкыйть” рубрикасында синең иҗатны академик, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина эт итеп сүккән...

– Ул чиле-пешле генә тәнкыйть булып чыккан.

– Ник чиле-пешле?

– “Җәһәт” булгач ашыгыч була, ашыкканда ялгышырга мөмкин. КДУның татар филологиясе һәм тарих факультетын тәмамламаганга күрә аның укытучылары миңа бик әйбәт мөнәсәбәттә түгел иде. Ничек инде, юрфактан килде дә бу, шагыйрь булды, диләр.

* * *

– “Төрки кардәшләргә” шигырендә “Туган­быз без Алтайдагы ана бүре­дән” дисең. Нинди әкият сөйлисең син?

– Фольклорда шундый риваять бар.

– Ана бүредән чыктыңмыни син?

– Бу бит риваять.

– Бәлки маймылдан яралганбыздыр, шулай да?

* * *

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 2019 елгы беренче саныннан укырга була.
Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ