Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинга рәхмәт әйтә?

3 Март 2019 1370
Бүген Башкортстанның атказанган артисты, моңлы сандугач Ришат Төхвәтуллинның туган көне. Аңа 30 яшь тулды! Шул уңайдан аны Рәшит Ваһапов исемендәге фонд директоры, продюсер Рифат Фәттахов та котлаган. Белгәнегезчә, заманында Рифат Әхмәт улы Ришатның продюсеры иде.
“Бүген Ришат Төхвәтуллинның туган көне, аңа – 30 яшь! Ришат – Ваһапов фестиваленең горурлыгы, мактанычы. Без аның белән бик матур эшләдек, зур уңышларга ирештек. Ришат биографиясеннән Ваһапов фестивален сызып ташлап булмаган кебек, Ваһапов фестивале тарихында да Ришат Төхвәтуллинның кабатланмас үз урыны бар. Ул минем продюсерлык хезмәтемдә иң уңышлы проектларның берсе булды. Рәхмәт сиңа, Ришат! Хезмәтең, тырышлыгың, иҗатың, талантың өчен рәхмәт! Туган көнең, матур юбилеең котлый булсын, Ришат! Сиңа иң мөһиме исәнлек-саулык телим! Киләчәктә дә иҗади уңышларың күп булып, бик озак елларга халкыбызның яраткан җырчысы булып кал. Бәйрәм белән!

Бу котлау астына “Инстаграм” укучылары да үз фикерләрен белдергән һәм Ришатны гомер бәйрәме белән котлаган.

“Менә ничек күңелле! Бу 3 көнлек дөньяда шулай дус, матур яшәргә кирәк!”,

“Менә бу егетләрчә булган”,

“Без дә кушылабыз, исәнлек телибез. Рәхмәт Рифат Әхмәтовичка”,

“Мондый сүзләрне укуы рәхәт. Котлауга кушылабыз. Икегезгә дә эшләрегездә уңышлар телибез!” дип язганнар инстаграмчылар.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ