Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Риелтор Ләйсән Гыйләҗиева: “Күчемсез милек белән алыш-бирешләр туктатылмаячак”

16 Апрель 2020 608
Күчемсез милек базары – шактый катлаулы өлкә. Бүгенге ситуациядә бу тармакта киләчәкне фаразлау кыен. Шулай да мин әлеге эштә тәҗрибәле һәм абруйлы риелтор, ТР риелторлар гильдиясе әгъзасы Ләйсән Гыйләҗиева белән очрашып, күпләрне борчыган сорауларга ачыклык кертү максатында, әңгәмә корырга булдым.
– Ләйсән Фәргатовна, бүгенге шартларда күчемсез милек өлкәсе ничек яши?

– Чынлыкта берничек тә яшәми! Барысы да катып калды. Без, риелторлар, хакимият органнарына яки тормышны тәэмин итү структураларына карамыйбыз, шунлыктан шәһәр буйлап ирекле йөрү һәм үз эшебезне башкару мөмкинлегенә ия түгел. Риелторлар бизнесы зур югалту кичерә. Офис биналарын арендалаган өчен һәм башка чыгымнарны түләргә кирәк, ә керем юк. Асылда, теләсә кайсы урта һәм кече бизнес кебек үк, без дә исән калу режимында бүген. 30 апрель – соңгы срок һәм мәҗбүри “каникуллар” режимы озынайтылмас дип өметләнәбез. Юкса бөлгенлек – котылгысыз...

***

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының бүгенге, 15 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Лилия Галиева

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1691
ӨСКӘ