Язмалар исемлегенә күчү
– Төс-кыяфәте белән Резидә апа сезгә охшаган икән...
– Холкы белән әтисенә охшаган ул. Кырыслыгын, максатчанлыгын аннан алган.
Балаларым әтиләренә охшаган минем. Бөтен тормышыбызны тигезләп, карап торучы кешебез – Резидә. Бөтенебезгә кулы җитә. Эне-сеңелләренә дә, аларның балаларына да, чит кешеләргә дә булыша...
– Резидә апага тормышта иң еш кабатлый торган киңәшегез нинди?
– “Кызым, акыллы бул, борыныңны күтәрмә, сәхнәдә биемә. Җырчы – җырчы, биюче биюче булырга тиеш”, – дим. Менә Рәшит Сабиров бервакытта да сәхнәдә биеми. Матур итеп шигырь генә сөйли. Үзебезнең якларда концерт куйганда, Резидә мине дә үзе белән ала. “Өйдә утырма”, – дип алып чыгып китә. Залда карап утырам, сәхнәгә дә чакырып чыгаралар. Халык бик хөрмәт итә кызымны. Үзе дә әйбәттер...
***
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының бүгенге, яңа санынна укый аласыз.
Резидә Шәрәфиеваның әнисе: “Кызым, борыныңны күтәрмә, дим...”
9 Апрель 2020 1948
“Әниегез белән әңгәмә эшлисем килә иде”, – дигәч: “Бер-ике атнадан Казанга алып киләм, өйгә килерсез. Берәр тәмле әйбер пешереп торыр, сөйләшергә бик ярата”, – дип сөендерде мине җырчы Резидә Шәрәфиева. Чыннан да, вак бәлешләрен пешереп каршы алды җырчының әнисе. Ишектән керү белән аш бүлмәсенә дәште. Резидә апа үзе концертлар белән Волгоградта иде. Әңгәмәбез рәхәт итеп, җайлы гына башланып китте.
– Холкы белән әтисенә охшаган ул. Кырыслыгын, максатчанлыгын аннан алган.
Балаларым әтиләренә охшаган минем. Бөтен тормышыбызны тигезләп, карап торучы кешебез – Резидә. Бөтенебезгә кулы җитә. Эне-сеңелләренә дә, аларның балаларына да, чит кешеләргә дә булыша...
– Резидә апага тормышта иң еш кабатлый торган киңәшегез нинди?
– “Кызым, акыллы бул, борыныңны күтәрмә, сәхнәдә биемә. Җырчы – җырчы, биюче биюче булырга тиеш”, – дим. Менә Рәшит Сабиров бервакытта да сәхнәдә биеми. Матур итеп шигырь генә сөйли. Үзебезнең якларда концерт куйганда, Резидә мине дә үзе белән ала. “Өйдә утырма”, – дип алып чыгып китә. Залда карап утырам, сәхнәгә дә чакырып чыгаралар. Халык бик хөрмәт итә кызымны. Үзе дә әйбәттер...
***
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының бүгенге, яңа санынна укый аласыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Нәзилә Хуҗина