Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Резидә КАДЫЙРОВА: “Хатын-кыз киемендәге ир диләр мине”

21 Сентябрь 2020 1168
Җырчы Резидә Кадыйрова –
ике бала әнисе. Уллары бик тәүфыйклы. Олы улы Искәндәргә 32 яшь.
Полиция майоры.
Кече уллары Идрис былтыр мәктәпне тәмамлаган.
Ике улы да җомга намазларын калдырмыйлар.
– Резидә ханым, улларыгызны ничек шулай тәрбияли алдыгыз?

– Каты да, шул ук вакытта йомшак та була белдем. Эш белән тәрбияләдем.

– Казанда нинди эш булсын ди?

– Бакчада эшләттем. Үзем дә эш белән үстем. Биш кыз идек без. Печәнен дә чаптык, утын да кистек, җиләген дә җыйдык. Бик яшьли чиләк-чиләк җиләк җыйганымны хәтерлим. Кешене хезмәт кенә тәрбияли. Ата да, ана да була белдем улларыма.

– Ә аталары?

– Күп җирдә дилбегәне хатын-кыз тарта. Мин дә үзем тарттым.
Урын өсләрендә калырга язмасын. Улларым ташламас, ләкин кызларым булса, тагын да әйбәт булыр иде. Олы улым аерым тора. Лаеш районы Усад авылында йорт төзеде. Ике баласы бар.

– Сез нинди каенана?

– Бик әйбәт! Бик нык булышам. Катышканым юк. Сайлаган икән, торсыннар гына. Кеше көлдереп, балаларны ятим итеп, тегеләй-болай йөрисе түгел. “Үзең сайладың, яратып өйләндең, хәзер матур итеп торыгыз”, – дидем.

– Үзегезнең тормыш ничек булды?

– 14 яшьтән Лаеш техникумына чыгып киттем. Әни кулыма өч сум акча биреп чыгарды. Өч ел бухгалтерлыкка укыдым. Бик тә артист буласым килгән иде, әмма әни: “Артист кешенең тормышы да булмый. Бухгалтерлыкка барасың! Ирең агроном яки председатель булачак”, – диде. Әмма бухгалтер булып бер көн дә эшләмәдем, бөтенләй табигатемә бара торган һөнәр түгел иде. “4”, “5”кә генә укыдым. Техникумда укыганда да гел җырлап йөрдем, бер авыл калмады.
1978 ел. Резидәгә 17 яшь. Ул Лаеш техникумын тәмамлый. Шул елны аның әнисе үлә.

– Ничек кабул иттегез?

– Бик үзгәрдем. Бөтен дөнья сүнде. Яшәү юк кебек тоелды, кап-караңгы. Документларымны алып, Казанга чыгып киттем. Казан урамнары буйлап йөрим, бер танышым юк, күздән яшь ага. Университетка, деканга кердем: “Авылга кайта алмыйм, әнием үлде”, – дип еладым да җибәрдем. Ул аркамнан сөйде. Авылга кайткач: “Филология факультетының 1 курсына кердегез”, – дип хат килде. Декан хәлемне аңлаган, күрәсең.
Әти мәрхүм үзе турында уйлагандыр, дүрт айдан соң өйләнде. Ул бит әни тәрбиясендә яшәде. Ашарга пешкән, киеме чиста булган. Бер шәһәр хатынын алып кайтты. “Авылдагы Камилә апага (әнинең ахирәте) өйлән”, – дигән идек: “Яратмыйм аны”, – диде. 53 яшьтә дә мәхәббәт кирәк, күрәсең. Әтигә Пермь шәһәрендә бер мәҗлестә ике хатынны күрсәткәннәр. Берсе бер бокал шәраб эчеп куйган, икенчесе тәтиләнеп утырган. Шул тәтиләнеп утырганын “эчми торган хатын” дип алып кайтты. Ул хатын күрсәтте инде безгә күрмәгәнне! Ун ел бездә яшәде. Әти заготовитель булып эшләде. 1988 елда үлде. Әти үлгәч, алты аты калган булган. Икешәр-икешәр ат итеп рус авыллары көтүлекләренә кушып җибәргәнннәр. Авыл кешеләре көнләшкән. Атлары барлыгын үлгәч кенә белдек.

Теге хатынның мич артында гел “чия компоты” утырып торган. Шуның белән әтине бик әйбәтләп сыйлаган. Кисәк кенә әтинең баш миенә кан сауды.

– Әтиегез үлгәч, хатыны нишләде?

– Уразбахты авылына әтинең кырыгына кайтып киләм, күрше хатыны чыкты да: “Теге нәмәрсә бөтен әйберегезне “КамАЗ” белән төяп китеп барды бит!” – ди. Пермь хатыны иде. Паласлар, стенкаларны, бөтенесен... Казанның Химиклар сараенда концертта бер ханым: “Сез шул ханымны беләсезме? Сезнең әтидән соң безнең әтигә күченеп килде ул. Яшел Үзән районы, Сүнчәли авылына”, – ди. Мин ул хатынны гафу иттем. Аллаһы Тәгалә гафу итәргә кушкан. “Сүнчәли авылына, шул хатын янына кайтып киләсем килә”, – дигәч, апаларым “йөрисе түгел!” дип бик каты сүктеләр. Бармадым.

– Авылда нигезегез исәнме?

– Гел кайтып та йөреп булмый дип уйладык та, бик сорагач, бик юнь бәягә туган тиешле кешегә бирдек.

– Гармунчы Сания апа үлде бит, аны сез карагансыз икән...

– Әйе. 69 яшьтә иде. Ул миңа җырлар язды, 13 ел аралаштык. Ялгыз кеше. “Үлеп, өйдә бозылып ятмасам ярар иде”, – дия иде. Начар авыру таптылар анда...
Резидәнең дүрт апасы бар. Өчесе – Чаллыда, берсе Түбән Камада яши. Иң олы апасының биш-алты кибете булган, инсульт харап иткән үзен. Хәзер өйдә, эшли алмый. Бер ягы авыр хәрәкәтләнә, аягын өстерәп йөри. Ире белән яши. 57 яшендә шулай булган. Берничә кибетен саткан. Калган апалары пенсиягә чыгып яталар. Биш кызның дүртесе Лаеш техникумын тәмамлаган.

– Сезнеңчә булмаса, егетләрне ташлап китә торган булгансыз икән.

– Дөрес. Бик әшәке гадәтем бар иде. Каратам дигән егетне карата идем. Теге егет гашыйк булып йөри башлый һәм мин ул мескенне ташлый идем. Минем өчен барысына риза булалар иде, яраталар иде чөнки. Ә мин ташлый идем. Елап калучылар булды. Әле дә хәлемне белеп шалтыраткалыйлар.

– Ирең белән яшисеңме?

– Бывший полицай, полковник, пенсиядә хәзер. Әллә ничек үтте яшьлек, әйтер сүзем әйтә алмадым. Әз булды яшьлек. Тагын яшьлек 20-25 ел дәвам итсен иде, сизелмәде.

– Полиция хезмәткәре белән яшәве ничегрәк?

– Фикерләр бик туры килми инде, әлбәттә. Алар катырак була бит.

– Өйдә дә катымы?

– Юк. Минем янда каты була алмыйлар. “Властный” мин. Хатын-кыз киемендәге ир диләр мине.

– Күп хатыннар нигә ирләреннән зарлана?

– Рәхәтенә чыдый алмаганга.

– Бу дөньяда сезне ниләр борчый?

– Гармунчы Сания апаны күмгәндә мәчеттән 82 яшьлек бабай килде, “Акчаны әз бирдегез”, – дип тавыш кубарды. Күп биргән идек, югыйсә. Менә шундый бабай эләкте. Аларның акча-сәдака дип башлары әйләнгән. Казан муллаларынның күбесе азып бара, бөтенесендә джип машинасы. Кайсыберләре, тегендә-монда барасы бар дип, сәгатькә генә карап утыра. Таксалар куя башлаганнар. Кешенең бәлки мөмкинлеге юктыр? Бәлки ялгыз яшидер?..

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 18 январь 2018 № 2
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1930
28 Сентябрь 2020 13:16 1495
12 Октябрь 2020 09:36 1334
5 Октябрь 2020 10:16 1293
ӨСКӘ