Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Резедә СӘЛӘХОВА: “Кияүгә чыгасым килмәгән иде...”

10 Сентябрь 2020 869
– Резедә, яратып кияүгә чык­тыңмы?

– Әлбәттә!

– Ярату нәрсә ул?

– Хөрмәт итү һәм рәхмәтле булу. Моны әле генә аңладым. Кияүгә чыкканчы нәрсә икәнен белми идем. Кешенең фикерен, кызыксынуларын, хисләрен хөрмәт итәргә кирәк икән.

Бик акыллы сүзләр сөйлисең, күз тимәсен!

– Дөрес итеп һөнәр сайлый һәм дөрес итеп кияүгә чыгарга кирәк.

– Башта сиңа Артем Пискунов ошамаган да бугай...

– Булды инде андый хәлләр.

– Ник?

– Артем белән театр училищесында бергә укыдык. Миңа –14, аңа 15 яшь иде танышканда.

– 14???

– Әйе. 18 яшемдә эшкә кердем. Театрда стажым – 10 ел. Егет буларак Пискунов мине кызыксындырмый иде. Театр училищесын 2008дә тәмамладык. Пискунов белән бергә эшкә кердек. Ике ел эшләдек. Ул миңа һаман кызык түгел.

– Синең арттан чаптымы?

– Матур гына көтеп торды.

Ай-яй түзем егет икән!

– Бик сабыр, сөбханалла. Алты ел көтте. Көннәрдән бер көнне гашыйк булдым мин моңа. Башка күз белән карый башладым. Дүрт ел йөргәннән соң өйләнештек.

Ни өчен алты ел көткән?

– Кешедән ни өчен яратканын сорарга ярамый. Яратырлык бернәрсәсе дә юк икән бит моның, дип уйларга мөмкин. Артем: “Әнигә охшагансың син”, – ди. Кызлар – әтиләренә, егетләр әниләренә охшатып сайлыйлардыр. Күптән түгел каенанамның 60 яшьлек юбилеен үткәреп килдек Мөслимдә.

– Килен-каенана проблемасы юкмы?

– Без – Казанда, әниләр – Мөс­лимдә, еш күрешә алмыйбыз. Булдыра алганча кайтырга тырышабыз, әниләр дә авырсынып тормыйлар, киләләр. Әскәр тугач, бигрәк тә аралар якынайды. Тату булып яшәргә язсын. Артемнар бишәү. Артем – дүртенчесе. Иң олысы – апа, аннары дүрт малай. Яңа Усы авылыннан алар.

– Дин комачауламыймы?

– Без Ислам кануннары буенча яшибез. Никах укыттык. Улыбызга мулла исем кушты.

– Каенана, каената кем булып эшли?

– Әти Олег фермада эшләгән, әни Гөлсинә – башлангыч классларда укытучы.

Тормыш синең планың буенча барамы?

– Алай гына бармый. Дүрт ел элек минем әле кияүгә чыгасым килми иде. Әни: “Кияүгә чыга алмый калырсың, бар, сине аңлаган кеше булган чакта чыгып кал”, – дигәч, чыгарга булдым. Ярый әле шул вакытта чыкканмын дип уйлыйм. 24 яшьтә идем.

– Ник чыгасың килмәде?

– Белмим. Артем 2013 елда Петербургка алып барып, шунда тәкъдим ясады. 2014тә генә ризалашып кияүгә чыгарга булдым.

– Театрда артистны кол белән чагыштыручылар бар.

– Һәрвакыт ар­тист­ның әйтер сүзе булырга тиеш. Дә­лиллә­рең режиссерны ышандыра ала икән, ул синең белән килешә.

– Әле син декрет ялындамы?

– Әйе. Балага яшь тә өч ай. Ел ярым инде уйнамыйм.

– Тагын ничә ел утырырга тиешсең?

– Өч яшькә кадәр утырырга була. Әмма дәүләт яшь ярымга кадәр генә түли. Көзен бәлки эшкә чыгармын дип уйлап торам.

– Кайда торасыз?

– Киров районында.

– Һәр кеше кимчелекле. Кимчелек­ләреңне әйтә аласыңмы?

– Рус телен камилләштерергә кирәк. Казанның 4нче татар гимна­зия­сендә укыдым. Казан федераль университетында татар филологиясен тәмамладым, читтән торып.

– Бик ябыксың...

– Әле ярый – 48 кило. 44кә калган идем. Баллыны яратам. Әскәрне тапканнан соң бик авыр булды, балага аллергия булырга мөмкин, дип баллы, камыр ризыкларыннан тыелдым, гел файдалыны гына ашадым.

– Сине Ксения Собчакка охшатам. Ул президент булырга йөрде, син глава булырга хыял­ла­н­мыйсыңмы?

– Андый хыялларым юк. Театр училищесында укыганда идәнгә суга-суга елаганымны беләм: “Нигә генә кердем икән монда?” – дип. Чөнки бик авыр иде. Иртәнге 9дан кичке 6га хәтле укыйсың.

– “Ак чәчәкләр” фильмында Динар белән үбештегез. Син әле ул вакытта кияүгә чыккан гына идең...

– Эшебез шундый. Ул кеше симпатия уятырга тиеш. Ул күңелеңне болгата икән, аның белән мәхәббәт уйнавы авыр. Динар белән күптән дуслар без.

– Ничек йөрисең?

– Җәяү. Рульгә утыр­ганым юк әле. Права­ның срогы да чыкты – ун ел үтте. Яңа правага алыштырдым. Утыруны кирәк тә тапмыйм.

Машинаң бармы соң?

– Юк. Артем белән икебезгә бер машина.

– Син нинди әни? Кайбер әниләрне күзәтәм, гел балаларын орышып кына торалар: “Утырма, тимә, алма”... Бала туфракны да алсын, ул бит табигатьне өйрәнә.

– Әлегә рөхсәт бирәм. Лейкадан су сибә. “Капкадан чыккач, ике ягыңа кара, капкадан атылып чыгарга ярамый”, – дим. Чыныктыру юлларын да таптым: җәй көне яланаяк комда йөртергә, үлә-бетә кулын юдырмаска кирәк икән.

– Туганнарың бармы?

– Миләүшә апам белән икәү генә. Аның гаиләсе, ике баласы бар. Казанда яшиләр. Апам кечкенәдән мине карап үстерде, бөтен эшкә өйрәтте. Миннән дүрт яшькә зур ул. Өйне бүлеп юа идек, залның яртысын – ул, яртысын – мин. Син кечкенә, утырып тор, дигән сүз юк. Артык кылана башласаң, берне менеп тә төшә иде. Кыйнамый инде, билгеле. “Җитте сиңа, кыланма!” – гел шул сүзне әйтә иде. Актерлык сәләте ул вакытта ук күренә башлагандыр, маймылланганмындыр. Әнигә: “Бу бала шундый кылана, әйдә, театральныйга бирик әле шуны”, – дия иде.

– Режиссерның яраткан артисткасымы син?

– Яратмый дип әйтә алмыйм. Аның студенткасы, 14 яшьтән үстерде. Нәрсәне булдырганымны, нәрсәне булдыра алмаганымны белә. Рольсез тотты дип әйтә алмыйм.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,9 август 2018 № 31
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 2740
24 Август 2020 11:32 2504
3 Сентябрь 2020 10:07 1828
14 Сентябрь 2020 10:17 957
ӨСКӘ