Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Резедә СӘФӘРОВА: “Иң мөһиме: кызымның нинди икәнен беләм”

24 Ноябрь 2020 834
Матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне якынлашу уңаеннан, алып баручы Гөлназ Сәфәрованың әнисе – Резедә Сәфәрова белән әңгәмә кордык.
– Кайбер әти-әни баласын “ярамый” дип кенә тәрбияли. Миңа калса, Гөлназ демократик мохиттә үскәндер. Чөнки бүген үзен бик иркен тота, комплекслар белән интекми...

– “Ярамый” сүзен гел кулланырга ярамый. Ләкин вакытында әйтә белергә дә кирәк. Кызларга егетләр исе керә башлаган чак була бит инде. Ике кызыбызга да: “Егетегезне безнең янга алып кайтып күрсәтегез, танышыйк”, – дип әйтә идек. Билгеле, ул вакытта алар гаилә корабыз дип йөрми әле. Ләкин кыз баланың нинди кешене сайлаганын, кем белән аралашканын белеп тору мөһим. Аннан егетләрдә дә җаваплылык хисе булырга тиеш. Өйгә керсеннәр, кызыңны алып чыгып китсеннәр, кайтарып куйсыннар...

– Кызыгызга инстаграмда негатив язучылар да очрый. Әни кеше буларак
моны ничек кабул итәсез?

– Комментарийларны укыйм да, көләм. Алып баручыларга, җырчыларга
һәркемнең үз бәясе. Шуңа бик объектив карыйм. Позитивы да, негативы да булырга тиеш. Иң мөһиме – мин кызымның нинди икәнен беләм...

***

Әңгәмәне "Акчарлак" газетасының яңа санынынан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2631
21 Декабрь 2020 10:17 1939
ӨСКӘ