Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ренат ГАЛИӘСКӘРОВ: “Кайбер авылдашлар мине читтәнрәк әйләнеп узу ягын карый”

25 Июнь 2020 1795
Инстаграм дөньясында шактый билгеле шәхес ул. Үзенә хас стиль белән шигырьләр яза. Кайбер җырчылар аның иҗат җимешләрен җырга сала. Телгә оста, төрле мәҗлесләр дә алып бара. Таныш булыгыз – Ренат Галиәскәров. Тумышы белән Балтач районы Борнак Иле авылыннан. Шәп егет!
– Ренат, инстаграмыңда: “Бу арада үземне начар хис итәм. Бик танылган хәзрәткә бардым. “Ике бозымың бар”, диде”, дип язгансың. Ир-атлар бозымга ышанамы ул?

– Башыңа төшкәч, ышанасың. Диндә бозым, күз тию бар икәне билгеле. Талашып, араларны бозып йөргән дошманнарым да юк кебек. Кемгә кирәк булды икән, билгесез...

– Песи, эт тотып төшкән фотоларың күп. Хайваннар яратасың бугай. Авылыңны да гел җылы итеп искә алып торасың...

– Әйе, йорт хайваннарын фотога төшереп, борчып бетерергә яратам. Гомумән, авылыбызны, кешеләрен яратам. Борнак Илен минем инстаграм язылучыларым да яхшы белә хәзер. Авылга кайткач, кем очрый, шуны авыл аккаунтына чәпим дә куям. Кәҗәләр, бозаулар да калмый. Хәзер инде кайбер авылдашлар мине читтәнрәк әйләнеп узу ягын карый. “Тагын интернетка эләсең”, – диләр.

***
Әңгәмәне тулысынча газетабызның бүгенге, яңа саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2619
30 Ноябрь 2020 10:35 1986
3 Ноябрь 2020 13:21 1888
16 Ноябрь 2020 09:59 1478
ӨСКӘ